Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Рәсимә Барбашова: «Бар күңелем белән авылга береккән кеше мин»

Очрашкач та бу мөлаем ханымның нур сирпеп торган ачык төстәге күзләре, тыйнак елмаюы мине үзенә әсир итте. Сөйләшү барышында әйткән һәр сүзе аның никадәр тирән фикерләүче, сабыр табигатьле кеше икәнен ачып бирде. Моның һәммәсе дә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул бригадасында ферма мөдире булып эшләүче Рәсимә Барбашова хакында.

Рәсимә Баһау кызының тыйнаклыгына беренче минутлардан ук сокландым. Күрәсең моның сәбәбе әти-әнисенең тәрбиясе белән бергә холык үзенчәлегенә дә барып тоташа торгандыр.

- Тумышым белән мин шушы Иске Абдул авылыннан. Гади авыл кешеләре булган әтием Баһау, әнием Фәһимә гаиләсендә мин дүртенче кыз булып дөньяга килгәнмен. Ә гаиләдә без биш бала - биш кыз үстек. Кечкенәдән үк авылда бетмәс-төкәнмәс эшкә өйрәнеп, чыныгып үсәргә туры килде, - дип искә ала Рәсимә апа бала вакытын.

Мәктәпнең тугызынчы-унынчы сыйныфларын унике километр юл үтеп, Хуҗамәттә тәмамлап чыккач та, яшь кыз Чаллыга килеп төзелеш училищесына укырга керә. Аннан плитка ябыштыру, штукатур һөнәрен алып чыга. Шулай да Рәсимә ханымга туган авылына кайтып төпләнергә язган була. Балачактан ук бер авылда үсеп, берсен-берсе яхшы белгән авылдашы Назыйф белән биш ел очрашып йөргәннән соң, аңа тормышка чыга. Шул көннән алып аның авылдагы гаилә тормышы да, хезмәт юлы да башланып китә.

- Егерме ике яшемдә сыер савучы булып эшли башладым. Ул вакытларны искә төшерсәм, хәйран калам: мин яшь чакта авылда һәр хезмәт кул белән башкарыла иде. Фермадагы әллә ничә йөз баш сыерны кул белән савасы, аларның асларын җыештырып ашатасы - бихисап эш башкарасы иде бит. Анда эшләгән яшь савымчы, терлекче булган кызлар, апалар ничек чыдагандыр! Хәзер исә замана үзгәрешләре белән авылда да эш җиңеләйде, сөенеп туймаслык, - дип сөйли Рәсимә Барбашова.

Рәсимә ханымның шушы авылда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләвенә 34 ел була. Ферма мөдире вазыйфасында исә Рәсимә Барбашова 14 ел армый-талмый хезмәт куя. Үткән ел пенсиягә чыкса да, ул һаман хезмәттәшләре белән һәр иртә-кич фермага килеп, җәмгысы 1248 малның тамагы тук, һәрьяклап кайгыртылган булуын хәстәрли, барын оештырып йөри.

- Хәзер авылда тормыш итүе рәхәт кенә. Уты, суы, газы бар. Үз йортың белән табигать кочагында яшәүгә берни җитми. Хуҗалыгыңда мал-туар, кош-корт үстереп яшәүнең үз тәме бар. Мин инде кендегем белән авылга береккән кеше. Авыл хуҗалыгы да тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде. Биредә минем өчен һәрнәрсә таныш һәм якын, - диде ул хушлашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев