Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район больницасында чиратлар бетәрме?

Һәркемнең табибка керү өчен чиратта торып караганы бар. Су буе халыкны уздырып, ак халатлы шәфкать иясенә эләккәндә гади пациентның сәламәтлегенә кагылышлы зарын сөйләр хәле, анализлар бирү, белгечләр тикшерүе узу теләге дә калмый. Чөнки биредә дә аңа тәмуг газапларына әйләнүче янә бер «кешеләр чылбыры» - чиратлар аша үтәсе була.

Халыкның үзәгенә үтеп кергән әлеге проблема безнең район өчен дә көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Ничәмә-ничә еллар буена район үзәк больницасына йөрүчеләр бертуктаусыз чират зур булудан зарлана, больница, район башлыгына шул проблеманы чишү юлын табуларын үтенеп (күп очракта таләп итеп), мөрәҗәгать итәләр.
Күптән түгел район хакимиятендә үткән утырышларның берсендә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелде. Без дә бу темага битараф кала алмадык.
Ни өчен чиратлар бетми? Нигә алар елдан-ел арта гына бара? Чиратларның хасил булуына кем яки нәрсә сәбәпче? Менә шундый өч төп соравыбызны әзерләп, район дәваханәсенә юл тоттык. Безнең ике якны: табибларның һәм дәваханә пациентларының фикерен ишетәсе килде.

Нигә чиратта озак утырабыз?

Район больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов белән без дәвалау учреждениесенә бергә килеп кердек. Бусагадан да узарга өлгермәдек - регистратура яныннан ук ике-өч рәттән торган чират каршы алды. Кемнәр генә юк анда: яшь кенә егетләр-кызлар, күкрәк баласын тоткан әниләр, өлкән буын кешеләре - һәммәсе сабырлыгын учына җыеп, үз чиратын көтә. Флюрография, хирург, терапевт кабинетларына да халык хәйран җыелган.
Әлфия Сәламовага 59 яшь. Больницага иртәнге сигездән үк килсә дә, хирург янына ул чират буенча сәгатъ унике тулыр алдыннан гына керергә әзерләнә иде.
- Мин үзем бу район кешесе түгел. Түбән Кама шәһәрендә яшим. Безнең шәһәрдә хирург булмау сәбәпле, бирегә килергә мәҗбүрмен. Дәвалану өчен район хирургына икенче тапкыр килүем. Яхшы карыйлар, ләкин чиратларга түзәр хәл юк. Югыйсә биредә медицина хезмәтен мин түләүле нигездә алам. Гадәттә, түләүле пациентларны чиратсыз кабул итәләр. Алай да канәгатьсезләнеп тавыш чыгармыйм. Чөнки минем белән беррәттән биредә яңа туган сабыйлары белән яшь әти-әниләр да чират тора, - диде Әлфия ханым.
Мин исә алга таба киттем. Иртәнге сәгать сигездән-унга кадәр кырмыска урынына шау-гөр килгән кеше шаукымы төшке уникеләргә бераз кимегән иде. Шулай да кабинетлар алдында ким дигәндә җиде-ун кешедән торган чиратлар очрап торды. Терапевт бүлмәсе янында да биш-алты кеше утыра. Шуларның берсе - мөлаем, ачык йөзле ханым белән сүз башлыйм. Ул үзен Резеда Шакирҗанова дип таныштырды.
- Мусабай-Завод авылында яшибез. Әниемне табибка күрсәтәсе бар иде. Алдан кабул итү вакытына язылып тормадык. Буш вакыт килеп чыккач кына больницага килдек. Иртәнге тугыздан ук чиратта утырабыз. Озак, ялыктыргыч инде көтүләре, - диде.
- Ничек уйлыйсыз, чиратларның хасил булуы нинди сәбәпләргә бәйле? Бу хакта үз фикерегезне әйтә аласызмы? - дип сорау биргәч, Резеда ханым ничектер югалып калды. Хәтта аптырады дисәм дә була. Шулай да соравымны җавапсыз калдырмады: «Табиблар җитми дип уйлыйм инде үзем. Менә хәзер керәсе терапевтыбыз яңа кеше бугай. Яхшы табибтыр, авыруларны җентекләп карый, шуңа озак көтәбездер әле, дип фараз кылып та алдым. Аннары, мәгънәсезләнеп табиб бүлмәсенә бәреп керүчеләр дә байтак. Шундыйлар аркасында чират туктап кала», - диде ул.
«Татарстан» совхозы поселогыннан Илиза Шакирова да шундый ук фикердә булды. Балалар бакчасында эшләүче урта яшьләрдәге бу ханым хезмәттәшләре белән бергә эштән медицина тикшерүен үтәр өчен килгән. Ул барлык коллективтан минем белән сөйләшергә теләгән бердәнбер кеше иде. Гомумән, сорауларыма җавап бирергә атлыгып торучылар бик аз булды. Әллә нәрсәдән шикләнделәр-курыктылар сыман, кирәк дип тапмадылармы - аңламассың. Югыйсә, табибка килүче булып кыланып, бераз чират торган арада кешеләрнең: «Бигрәк озак кабул итәләр», «Гади бер авыл кешесе турында артык уйлап тормыйлар инде» кебек сүзләрне шактый ишетергә туры килде.

«Бер авыруны кабул итү өчен табибка 20 минут вакыт кирәк», -

диде миңа сөйләшү барышында Галим Габбас улы. Шул егерме минут эчендә табиб авыруның зарын тыңлый, сораулар бирә, авыруны карап-тикшереп чыга, дәвалау билгели яисә төгәл диагноз куяр өчен өстәмә тикшерүләр узарга җибәрә. Беренче кеше табиб янына кереп киткәннән соң, аның артыннан торган икенче авыруның чираты егерме минуттан соң, ә өченче кеше - кырык минуттан, дүртенче булып торучы табиб янына бер сәгать узгач керә дигән сүз бу. Әлбәттә, шул як та бар: сырхауга карап (әйтик салкын тию булса) кабул итү вакыты кыскарырга да мөмкин. Ләкин бу табиб ягыннан авыруга тиешле игътибар, профессиональ ярдәм күрсәтелми дигән сүз түгел.
Чиратларның барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе - кадрларга булган кытлык. Бүгенге көндә район больницасының табиблар белән тәэмин ителеше - 62, урта медицина белгечләре - 80 процент. Райондагы 37 мең 581 кешегә бүгенге көндә 54 табиб хезмәт күрсәтә. Аларның уртача яше - 48. Иң яшь табибка - 24, иң өлкәненә - 76 яшь. Һәр табиб көненә уртача 20, бер айга 420 кеше кабул итәргә тиеш.
Ләкин әлеге вакытта дәваханәгә табиблар җитеп бетми. Шул сәбәпле медицина хезмәткәрләренең эше арта.
- Безгә ике терапевт, невролог, онколог, хирург, офтальмолог, эпидемиолог һәм дерматовенеролог кирәк. Соңгы араларда урта медицина хезмәткәрләренә дә кытлык бар, - диде Галим Сабирҗанов. - Өстәлдә эштән китү турында гариза күрсәм йөрәгем «жу» итеп китә. Менә тагын бер шәфкатъ туташы эштән җибәрүләрен сорап гариза язган, - дип баш табиб кәгазь битен кулына алып, көрсенеп куйды.
Кадрлар мәсьәләсенең республикакүләм проблема икәнен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының март аенда узган коллегия утырышында да әйтеп үттеләр. Анда сәламәтлек саклау министры Адель Вафин кызыклы гына саннар китерде. Хәзерге көндә республикада 50 мең медицина хезмәткәре эшли. Шуларның 14 меңнән артыгы - табиблар. Алар арасында пенсия яшендәге табиблар саны 22 процент тәшкил итә.
Муниципаль берәмлекләрнең табиблар белән тәэмин ителешенә килгәндә, яхшы күрсәткечләр Чистай, Яшел Үзән, Алабуга районнарында. Минзәлә, Актаныш, Аксубай, Спас, Чүпрәле районнарында тәэмин ителеш түбән.
Чиратларның икенче сәбәбе - кешеләрнең табиб янына үз ирке белән, алдан язылусыз килүе. Ни өчен бу шулай соң дигән сорау туа. Табибларның һәм пацентларның сүзләренчә, бу авыллардан шәһәргә йөрүче транспортка бәйле. Автобуслар иртәнге сәгатьләрдә шәһәргә килеп, төш вакыты җитү белән кире авыл ягына юл тота. Үз машинасы булмаганнар шул җәмәгать транспортына өлгерим дип иртән-иртүк больница бусагасын таптый башлый.

Чаралар күрелә

Шулай да чиратларның хасил булуның төп сәбәбе - халыкның табибка алдан язылмавында. Югыйсә, авыруларны кабул итү вакытына больницага шалтыратып, авылдагы фельдшерлар һәм интернет аша язылырга мөмкин. Бу табибларның эшен җиңеләйтә, авыруларны чиратлардан азат итә. Чират тору вакытын киметү өчен больницада эш алып барылмый дип әйтеп булмый.
- Кеше күп килгән иртәнге сәгатьләрдә авыруларны дәвалау өчен авыл амбулаториясе табибларын җәлеп итәбез. Төшке аш вакытына кадәр алар больницада эшлиләр, төштән соң авылга кайтып үз авыруларын кабул итәләр. Табиб янына икенче мәртәбә килергә тиешле пациентларны приемга төштән соң чакырабыз. Диспансеризация, даими медицина тикшерүе узарга тиешле кешеләрне, анализлар бирү, УЗИ, ЭКГ ише тикшерүләр өчен дә авыруларны көндезге сәгать бердән соң кабул итәбез. Моннан кала, шимбә көнендә участок табибларының (терапевтлар һәм педиатрлар), физиотерапия, диагностика бүлекләренең кизү торуы оештырылган, - диде Галим Габбас улы.
Аның сүзләренә караганда, больницаның участок һәм гомумпрактика табиблары алдан төзелгән план буенча даими рәвештә авыл җирлекләренә чыгып, халыкны ФАПларда, урын өстендә ятучы авыруларны йортларга йөреп карыйлар. ФАПлар һәм амбулатория хезмәткәрләре көче белән даруханәләрдән ташламалы дарулар кайтарту оештырылган. Шулай ук дәваханәдә тәүлек буе ашыгыч ярдәм бүлеге эшли. Ял көннәрендә авыл халкына медицина ярдәмен җирле амбулаторияләр, ФАПлар күрсәтә.
- Чиратларны үз көчебез белән хәл итәргә тырышсак та, әлеге мәсьәләне чишү өчен муниципаль органнар белән бергә эш итәргә кирәк. Алар да медицина проблемаларына битараф калмасыннар иде. Бу мөһим. Шунсыз булмый, - диде дәваханәнең баш табибы. - Бер-береңне аңлау кирәк.
Дәваханәләрдәге очы-кырые күренмәгән кеше агымын киметү өчен нинди генә чаралар күрелмәсен, кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтен үзгәртүе авыр. Табибларның дорфалыгы, авыруларның вакыты белән табибларга, үзе кебек үк кешеләргә усал сүз ату очраклары инде беркем өчен дә сер түгел. Моны булдырмау һәм хәтта чират тору вакытын кыскарту да күп очракта үзебездән генә тора ич. Авыруларга иң беренче адымны үзләренә ясарга - табибка алдан язылып килергә, моны гадәткә әйләндерергә кирәк. Табиблар исә шул язылу буенча гына авыруларны кабул итсә, кешеләр арасында тавыш купмас.
Әлбәттә, моның өчен авырулар ягыннан үзаңлылык, ә больница администрациясенең пациентларга билгеле бер мөмкинлекләрне тудыруы кирәк. Әйтик, Галим Сабирҗанов әңгәмәбез вакытында сөйләп узган инфоматларны гына алыйк. Әлеге автоматлар ярдәмендә пациентлар ансат кына табибка языла алыр иде. Ләкин әлеге вакытта бу автоматлар больницада юк. Шулай да алар якын арада урнаштырылыр, табибларның эшен, авыруларның хәлен җиңеләйтәчәк дип ышанасы килә. Һәрхәлдә больницаның баш табибы автоматларны кую эшенең планда булуы, эшләнәчәге турында әйтеп үтте.
Күпләр больницадагы чиратларның бетәчәгенә ышанмый. Ләкин больница җитәкчелеге тарафыннан күрелүче чаралар бераз гына булса да кешеләр агымын киметер, медицина ярдәмен күрсәтүне тизләтер дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район больницасы