Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район басмасына декабрьдә дә ташламалы бәядән язылырга була

Әле күптән түгел генә район басмасына ташламалы бәядән язылырга дип почта бүлекчәләренә чакырган идек. Ул вакытта газетага очсызрак бәядән язылырга өлгермәгән укучыларыбызга янә сөенечле хәбәребез бар: 3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Якты юл» («Светлый путь») басмасына тагын бер тапкыр 10 процент ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге бар. Әлеге акция башланырга 12...

Түбән Суыксу авылының почта бүлегенә кергәндә үк анда бер төркем халык чиратта тора иде. Кемдер түләүләрен түләргә, кемдер башка эш белән килгән. Шулай да, араларында вакытлы матбугатка язылу теләге белән басып торучылар күбрәк.

Бусагадан узу белән безне почта бүлекчәсе башлыгы Гөлия Сагманова каршы алды. Әлеге вакытта ул ялда булса да, үзенең хезмәттәшләренең хәлен белешергә, кирәк булса, ярдәм күрсәтергә дип бүген дә почтага килгән. Аның вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Гайфетдинова исә Югары Суыксу авылы халкына хезмәт күрсәтә икән. Без килгәндә ул газета-журналларга яздыру эше белән мәшгуль иде.

- Бездә күп итеп басма матбугатны яздырып алучылар бар. Үзебезнең Түбән Суыксуда яшәүче Рәсимә апа Гыймадиева гына да кичә 23 газета-журналга язылды. Иң күбе безнең авылда газета алдыручы ул инде. Аннары биредә менә Оркыя, Фаимә, Зөлфирә апалар да язылырга дип көтеп тора. Алар төрле республика басмаларын алу белән бергә, бер генә елны да «Якты юл»га язылмый калмыйлар, - диде Гөлия Сагманова, бер читтәрәк утыручы мөлаем апаларга ишарәләп.

Аның сүзләрен ишетү белән авыл апалары елмаешып, бераз каушап та калдылар.

- Менә Фаимә апа һәрвакыт 6-7 газетага языла. Без ул кадәресен үк алмыйбыз. Шулай да район басмасына ел саен язылабыз. Шәхсән үзем «Якты юл»ны сиксәненче елдан бирле алдырам, утыз биш ел укыйм, - ди яшь пенсионер Оркыя Арсланова.

Реклама

Оркыя апага кушылып, җитмеш дүрт яшьлек Фаимә Хөснетдинова да, пенсионер укытучы Зөлфирә Ситдыйкова да үзләренең нинди газета-журналлар яздырулары турында бәйнә-бәйнә сөйли башлыйлар. «Якты юл»ны да телгә алырга онытмыйлар.

- Район газетасын элек-электән алып килдек. Бар рубрикаларын да яратып, үз итеп укыйбыз. Безнеңчә, анда бар әйбер дә бар. Шулай да законнардагы үзгәрешләр, яңалыклар турында күбрәк язсалар, аларны халык аңлар телдә җиткерсәләр тагын да яхшырак булыр иде, - диде алар.

Авыл апаларыннан: «Ташламалы бәядән язылу турында беләсезме соң?» - дип сорадым, алар:

- Беләбез, ләкин «Якты юл»га бүген үк язылып куябыз. Ташламалы бәядән язылу бик яхшы, кирәкле нәрсә. Шулай да газетага тизрәк язылып каласы килә бит, - дип елмаешып калдылар.

Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, акция вакытында форсатны кулдан ычкындырмагыз, ташламалы бәядән район басмасына язылырга ашыгыгыз, киләсе елда да бергә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X