Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Равил Илдарханов: «Рапс – табышлы культура»

«Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов белән еш кына басу киңлекләрендә күрешәбез. Менә бу юлы да аның «Нива»сына утырып, бүлекчә кырларын иңләп, эш барышы белән танышып йөрдек. - Рапс шикәр чөгендере кебек үк бик отышлы, акчалы культура. Бөртеклеләр белән чагыштырганда аның бәясе югарырак. Белгәнегезчә, рапстан май ясыйлар, аның сыгынтысын...

Көннең эсселеге кара җир өстендә аеруча нык сизелә. Басуда биш кенә минут басып торсаң да, маңгайдан тир бәреп чыгып, тизрәк күләгәгә качу теләге уяна. Ә «Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсе механизаторы Фәнис Харисов «Нью Холланд 285» тракторында ТН-9 агрегаты белән кара җир өстеннән җил-җил йөри, «эх» тә дими. Хуҗалыкның оешкан мәленнән бирле шушында эшләп, хөрмәт казанган кеше ул.

- Фәнисебез хуҗалыгыбызда булган төпле механизаторларның берсе, - ди аның турында Равил Фәйзыхан улы.

- Әле менә рапс чәчүдә икенче көн эшли. Һава торышы яхшы булса, ялларда чәчеп бетерергә уйлыйбыз, - диде ул.

Бүлекчәдә җәмгысы рапс 607 гектар («Кама» агрофирмасы буенча 2261 гектар) мәйданда игелә. Ике көн эчендә 228 гектарын чәчеп чыкканнар. Шулай ук биредә СЗР дигән 3 агрегат белән 1268 гектардагы чөгендерне чүп үләннәренә каршы эшкәртү бара.

- Чөгендер җирен чүп үләненә каршы без өч тапкыр эшкәртәбез. Икенче катка чыгып 360 гектар җирне эшләдек инде. Аннары 1553 гектар уҗымнарны да чүп үләннәренә каршы эшкәрттек. Хәзер 1500 гектардагы арпа басуы кырыйларын корткычлардан саклау чарасын үткәрәбез. Бу эшне механизаторларыбыз Самат Хәмидуллин, Рәфыйк Габдрахманов башкара. Чөгендерне эшкәртүдә Рәис Гайнетдинов эшли. Чәчүлекләрне эшкәртү өчен суын Белорус тракторлары белән Петр Пятибратов, Александр Евстигнеев ташый, - дип сөйли бүлекчә җитәкчесе.

Шулай ук бүлекчәдә яфрактан тукландыру турында да онытмыйлар. Равил Фәйзыхан улы әйтүенчә, әлеге максатка агрофирмага 77 тонна, «Новтороицкое» бүлекчәсенә 10 тонна карбамид алып кайтылган.

- Үткән елда яфрактан тукландыруның файдасы зур булды. Корылык вакытында үсемлекләр яхшы үсте. Шуңа күрә быел да әлеге мәсьәләгә игътибар зур, - диде хушлашканда Равил Илдарханов.

Дүшәмбе иртәсенә «Новотроицкое» бүлекчәсендә көзге бодайның 170 гектарын яфрактан тукландырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев