Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Өйләр якты һәм җылы булсын өчен үз һөнәренең осталары булган энергетиклар кирәк

Декабрьнең 22сендә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә бу тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләрне район башлыгы Васил Хаҗиев котлады. Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күзаллау мөмкин түгеллеген, бер генә сәгатькә электрсыз калуның да никадәр зур күңелсезлекләргә китерүен ассызыклап үтте. һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без дә энергетикларның эшчәнлегенә бераз...

Өйләребезнең, мәктәп-бакчаларның, больницаларның һәм, ниһаять, эш урыннарыбызның якты һәм җылы булуы энергетикларның ару-талусыз хезмәт нәтиҗәсе. Гадәттә, бары да уңай гына барганда, йортларыбызга яктылык килеп торганда, энергетикларның эшенә артык игътибар да биреп тормыйбыз. Соңгы вакытта табигать сынаулары аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгып, утсыз калган очраклар да еш кабатлана. Менә шундый вакытларда энергетиклар хезмәтенең, чыннан да, бәяләп бетергесез икәнлеген аңлыйбыз.
«Эшебездә елның иң җаваплы вакыты - җәйдән көзгә кергән чор. Шул вакытта кышка тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп куябыз, табигатьнең көтелмәгән сынаулары алдында югалып калмыйбыз, электр энергиясе бирүдә өзеклекләр чыкканда аларны тиз арада бетерә алабыз икән, димәк, ул җаваплы чорны нәтиҗәле үткәнбез, - ди Күзкәй участок электр челтәрләре мастеры Рәсим Саматов. - Хезмәтебез, әлбәттә, җаваплы. Биредә урамнан кергән кеше эшли алмый. Монтерларыбыз барысы да үз һөнәрләренең осталары, бу өлкәдә озак еллар эшлиләр», - ди ул. Зөлфәт Нуриевның тармактагы стажы 14 ел. Әтисе Дөфәр дә гомер буе шушы участокта эшләгән, башта электрик, аннары мастер булган.
Илнур Галиев 7 ел биредә хезмәт куя, Фидаил Асылмәрдәновның эш стажы 3 ел. Мастер һәм өч монтердан торган бригада Күзкәй, Калмия, Калмаш, Боерган, Әҗмәкәй авыл җирлекләренә, Ильбухтино һәм Игенче авылларына хезмәт күрсәтә. Территориягә 10 мең киловатт булган 170 километрлы югары көчәнешле линия һәм 0,4 киловаттлы 300 километр линия керә. Электр линияләрен төзек хәлдә тоту, аларга техник хезмәт күрсәтү, вакытында ремонт ясау, аварияләр булганда аларны тиз арада бетерү участок электр челтәрләре егетләре җаваплылыгында. «Йортка керүче электр чыбыкларында төзексезлекләр килеп чыкканда авыл халкы безгә шалтырата. Ашыгыч рәвештә төзәтергә кирәк булганда, көнме ул, төнме, үзебез чыгабыз. Калган очракларда Яр Чаллыга диспетчерга хәбәр итәбез. Аварияләр гадәттә сәгать-сәгать ярым эчендә төзәтелә», - ди участок мастеры. Тик аларның вазифасына йортка кадәр сузылган линияләрне төзек тоту гына керә, йорт эчендәгесе өчен исә хуҗалар үзләре җаваплы. «Менә шул бераз кыенлыклар тудыра. Әлбәттә, кешенең хәленә керергә тырышабыз. Мәсәлән, ялгыз әби яшәгән йорт эчендәге электр чыбыкларын ничек төзексез хәлдә калдырып китәсең инде?!» - диләр егетләр.
Линияләрне ремонтлау буенча да ел саен шактый эш башкарылуын билгеләп үтә участок мастеры. Быел җәй, мәсәлән, Күзкәй авылының Яшьләр урамында километрдан артык арага, Ильбухтинода бер урамда яңа баганалар утыртылып, куркынычсызлык ягыннан ышанычлырак саналган сип кабельләр сузылган. «Ярыш» һәм «Гигант» хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында, Игенче авылында яңа трансформаторлар куелган. Подстанциянең үзендә дә изоляторлар, пробкалар алыштырылган.
Авыл урамнарын яктырту буенча үз хезмәт күрсәтү территорияләренә кергән җирлекләрдән Ильбухтинода шактый эшлисе бар әле, Күзкәйдә, Боерганда ул яхшы хәлдә, калган авылларда канәгатьләнерлек дип билгеләп үтә участок мастеры. Бу максаттан республика күләмендә эшләп килүче программаның булуы бик уңай, авылларны яктырту бик кирәк һәм бу эшне тизрәк башкару мөһим, дип үз фикерен белдерә Рәсим Мәгъфурҗан улы.
Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда киләсе елга да урамнарны яктырту буенча эш дәвам итәчәк. 23 авылда барлыгы 285 яктырткыч куелачак, 21 щит алыштырылачак, 5,8 километрда сип кабельләр сузылачак. Бу максатка республика бюджетыннан 5 млн сумга якын акча бүленәчәк. Әлеге эшләрнең барысын да район энергетиклары башкарачак.
Бу тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәм көннәрендә, әлбәттә, сәламәтлек, ашыгыч чакырулар вакытында гаиләләренең аңлавын телисе килә. Иң мөһиме, һәр йортта, һәр гаиләдә һәрвакыт яктылык һәм җылылык булсын, энергетиклар шул хакта онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 декабрь – Энергетиклар көне