Офицер булачакбыз, диләр районыбыз кадетлары
Бер, ике, өч... Бер, ике, өч... Урында кал! Бер, ике, өч! Язмамны шулай маршировкадан башлап җибәрүем юкка түгел, әлбәттә! Бүгенге сүзем Яңа поселогы мәктәбендә инде алтынчы ел рәттән эшләп килүче кадетлар сыйныфы турында булачак.
Әлеге төркемдә 18 егет. Алар төрле-төрле сыйныфлардан: 5тән алып 7нче сыйныфларда укучылар. Кадетлар классын запастагы өлкән лейтенант, тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Павел Федотов җитәкли. Егетләр аның кулы астында төрледән-төрле күнегүләр белән шөгыльләнәләр.
Егетләрнең төп дәресләре тәмамланганнан соң, алар барысы да Павел Алексеевич янында җыелалар. - Без монда хәрби, гаскәри әзерлек үтәбез. Мин аларны урында ничек итеп дөрес ориентлашырга өйрәтәм. Балалар барысын да теләп башкаралар. Моннан тыш хәрби уставны ятлыйбыз. Егетләргә аеруча ошаганы - ул винтовка, мылтык, гранаталарның төзелешен өйрәнү. Мин аларга автоматны тиз арада ничек җыеп-сүтәргә була, шуларга өйрәтәм. Алар моны да бик теләп, кызыксынып башкаралар, - дип сөйли Павел Федотов. Ә автоматны кем иң тиз сүтеп-җыючы Равил Зарипов икән. VII сыйныфта укучы бу үсмер егет автоматны 22 секунд эчендә сүтеп-җыя. Үзенә күрә рекорд инде бу!
Шуны да әйтеп китү мөһим: мин поселокка килгәч, кадетлар мәктәптә түгел иделәр. Баксаң, алар Әфган җирендә батырларча һәлак булган сугышчы-интернационалистлар - Яңа поселогы мәктәбендә укыган Рәис Гайнуллин һәм Айрат Сабиров һәйкәлләре янына чәчәкләр куярга киткән булганнар. Якташларын шулай зурлап, хөрмәтләп торулары хәрби-патриотик тәрбиянең дөрес куелышына дәлил бит.
Укытучылары Павел Алексеевич егетләрне барабан сугарга да өйрәтә. Остазлары белән берлектә кадетлар яз-көз айларында, хәрби солдатлар кебек - марш-бросоклар, ә җәй айларында исә кадетлар өчен оештырылган махсус лагерьларда күнегүләр үтәләр.
Бер бәйрәм дә кадетларның катнашыннан башка үтми. Алар хәрби киемнән сафка тезелеп, барабаннар кагып узганда һәркем сокланып карап кала. Егетләр исә үзләре кадет сыйныфына бик теләп йөриләр. Армиядән бер дә курыкмыйлар, киләчәктә хәрби булырга исәпләре. Кечкенә яшьтән үк әлеге балалар чын ир-егетләрчә кыю, тәвәккәл булырга өйрәнәләр. Ә мондый яшьләребез булганда - барысы да өметле дигән сүз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:30«Яратмасаң, машина йөрми ул...» Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.1700
-
26 февраль 2021 - 13:10Ягез әле, егетләр! Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.2900
-
26 февраль 2021 - 12:45Хезмәт сөюче Роза Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе.2800
-
26 февраль 2021 - 12:20Шигырь яратучылар Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Князево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь укучылар бәйгесе үтте.2400
-
26 февраль 2021 - 11:40Куркыныч маневр Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.3700
-
26 февраль 2021 - 10:50Шахмат зонасы 25 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.4300
-
26 февраль 2021 - 10:10Кайсы участоклар газлаштырылыр? 2020 елда район территориясендә торак йортларны газлаштыру дәрәҗәсе 32,5 процентны тәшкил итте. Йортларга газ кертүгә региональ бюджеттан 133,981 млн сум акча җәлеп ителде. 2021 елга 35,790 млн сум акча бүленер дип көтелә. 2022 елга газлаштыру максатына 43,273 млн сум, 2023 елга 154,512 млн сум акча җәлеп итү көтелә, дип хәбәр итә район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгалиев.5000
-
26 февраль 2021 - 09:30Һәркем өчен уңайлы булсын Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчеләр белән күчмә киңәшмә уздырды.4400
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.15300
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.14300
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20100
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.23300
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.4100
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.15300
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.15200
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.14300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика