Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Новотроицкоедагы яңа шугалак тантаналы төстә ачылды

Бу атнада дүшәмбе көнне Новотроицкое авылында тантаналы рәвештә яңа хоккей корты ачылды. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, кортны булдыруда ярдәм иткән иганәчеләр, төзүче оешмалар җитәкчеләре килгән иде. Новотроицкое мәктәбе балалары кунакларга рәхмәт йөзеннән үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне кич белән авылның Яңа ел чыршысы да утларын кабызды.

Урта мәктәп бинасыннан ерак түгел урнашкан әлеге корт чыннан да башка авыллар көнләшерлек булып, бик матур килеп чыккан. Яңалыгы күзгә бәрелеп торган сап-сары такталардан корылган коймасы гына да ерактан ук үзенә тарта. Бозы да шома, тигез, рәхәтләнеп шу гына. Корт янында киемнәр алмаштыру өчен кечерәк вагон кую җаен да тапканнар. Новотроицкое балаларына һәм яшьләренә тимераяк спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруда шәхси эшмәкәрләр Михаил Кулиш, аның улы Сергей Кулиш, Альберт Никитин, Айгөл Петренко җитәкчелегендә район күпфункцияле милек үзәге коллективы иганәчелек иткән. «Татарстан коммуналь челтәрләре» , электр челтәрләренең райондагы бүлеге төзелеш, яктырту эшләрен башкарган.
15-20 еллар элек авылда хоккей корты төзелгән булган. Анда укучылар һәм яшьләр үз вакытында актив шөгыльләнгәннәр. Ә соңгы берничә елда инде ул нык искергән, файдаланырлык хәлдә булмаган.
Яңа кортны ачу тантанасында новотроицкоелыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Васил Хаҗиев ирештерде. «Иң мөһиме - шугалак тик тормасын. Анда һәрвакыт яшь спортчыларның шат авазы гөрләсен. Ә киләчәктә сезне танылган хоккейчылар рәтендә күрергә язсын», - диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп. Аннары район башлыгы төзелешкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Җирлек башлыгы Римма Волкова да аларга авылдашлары исеменнән рәхмәтен җиткерде. Аннары символик лента киселде һәм шугалакның капкасы ачылды. Чараның тантаналы өлеше тәмамлануын түземсезләнеп көткән балалар бердәм булып боз өстенә сибелделәр. Моңа кадәр авылда шугалак булмаган димәссең - барысы да шундый оста һәм җиңел хәрәкәт итәләр. Кайберсе кечкенәдән үк шәһәргә йөргән, кайберсе авылдагы әлеге шугалак ясалганнан соң гына беренче мәртәбә бозга басып, бер атна эчендә шулай оста итеп шуарга өйрәнгән. Мәктәп директоры Әдип Низамовның әйтүенчә, шушы кыска гына вакыт эчендә укучылардан хоккей командасы да төзелгән. Иганәчеләр аларга хоккей киемнәре комплектын да бүләк иткәннәр. Шулай ук мәктәптә тагын берничә тимераяк та булдырылган. Ә болай, нигездә, балалар үз тимераяклары белән шуалар икән. Авылда корт төзелгән шушы атна-ун көн эчендә ата-аналарга тимераяк сатылучы кибет юлларын шактый таптарга туры килгән.
Шугалакны ачудан соң новотроицкоелылар һәм килгән кунаклар авылның икенче бәйрәменә - мәдәният йорты каршындагы мәйданга Яңа ел чыршысын ачу тантанасына юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шугалак