Милләттәшләр җыелды
6-9 декабрьдә башкалабызның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае эшләде. Мәртәбәле җыенда Татарстан дәүләт җитәкчелеге, төрле илләрдән 300дән артык кунак, 800 делегат һәм 120 журналист катнашты. Газетаның алдагы санында хәбәр ителгәнчә, районыбыздан бу зур чарага муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев шәрәфле кунак итеп...
Корылтайны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты һәм котлады. Пленар утырышта Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров узган биш елда башкарылган эшләр турында сөйләде.
БТКның контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев Башкарма комитетның 5 еллык эшчәнлегенә хисап тотты.
Пленар утырыштан соң эш 3 секциягә бүленеп дәвам итте. Татарстан Фәннәр академиясе бинасында - "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны", "Казан" милли мәдәният үзәгендә - "Татар милләтенең үсеш юллары", IT-паркта - "Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге" темаларына фикер алышу һәм резолюцияләр кабул итү булды.
Шимбә көнне "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында пленар утырышның икенче өлеше үтте. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Шулай ук пленар утырышта секцияләрдә булган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны турындагы фикер алуга нәтиҗә ясап, Дәүләт шурасы комитеты рәисе, БТК БК әгъзасы Разил Вәлиев съезд исеменнән, Татарстан Президенты статусын һәм милли республиканы саклап калу турында ил башлыгына мөрәҗәгатъ итәргә тәкъдим итте. Шулай ук утырышта татар халкының этник үзенчәлекләрен саклау концепциясе проекты каралды. Корылтай резолюциясе өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән кабул ителде, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертелде.
"Конгрессның V корылтаенда төпле һәм конструктив чыгышлар ясалды, милләт өчен кызыклы мәсьәләләр күтәрелде, җитди идеяләр яңгырады. Зур эшләребезне барладык, киләсе бишьеллыкта алда торган бурычларны билгеләдек", - дип ассызыклады Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңрак БТК җитәкче органнарын сайлау узды. Иң элек делегатлар тәкъдиме белән, Башкарма комитетка 77 әгъза сайланды. Яңа әгъзалар беренче утырышларын үткәреп, рәис сайлады. Нәтиҗәдә, алдагы 5 елда да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Ринат Закиров җитәкчелек итәчәк. Аның беренче урынбасары булып янә Ренат Вәлиуллин сайланды, калган урынбасарлар исә бюро утырышларында билгеләнәчәк. Башкарма комитет президиумына исә 28, бюросына 13 кеше сайланды.
Р. Закиров, үз чиратында, зур ышаныч күрсәткән өчен барысына да рәхмәт белдерде, кайда гына яшәсәк тә, без - бер милләт балалары, ә безнең эшлисе эшләр күп, диде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 17:10Туган телдә җырлый чишмә... Иштирәк авылы мәдәният йортында «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган үзешчән сәнгать смотр концерты үтте. Концерт программасы Иштирәк авыл җирлеге турындагы видеосюжет белән башланып китте. Шуннан соң тамашачылар корабльдә сәяхәт итү мохитенә чумдылар. Иҗат корабы безне җырлар, биюләр һәм кызыклы легендалар станцияләре буйлап алып барды.5700
-
26 февраль 2021 - 15:30«Яратмасаң, машина йөрми ул...» Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.5800
-
26 февраль 2021 - 13:10Ягез әле, егетләр! Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.4700
-
26 февраль 2021 - 12:45Хезмәт сөюче Роза Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе.3900
-
26 февраль 2021 - 12:20Шигырь яратучылар Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Князево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь укучылар бәйгесе үтте.3600
-
26 февраль 2021 - 11:40Куркыныч маневр Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.7300
-
26 февраль 2021 - 10:50Шахмат зонасы 25 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.5200
-
26 февраль 2021 - 10:10Кайсы участоклар газлаштырылыр? 2020 елда район территориясендә торак йортларны газлаштыру дәрәҗәсе 32,5 процентны тәшкил итте. Йортларга газ кертүгә региональ бюджеттан 133,981 млн сум акча җәлеп ителде. 2021 елга 35,790 млн сум акча бүленер дип көтелә. 2022 елга газлаштыру максатына 43,273 млн сум, 2023 елга 154,512 млн сум акча җәлеп итү көтелә, дип хәбәр итә район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгалиев.6100
-
26 февраль 2021 - 09:30Һәркем өчен уңайлы булсын Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчеләр белән күчмә киңәшмә уздырды.5700
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.15200
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.24400
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.8100
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.16200
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.15200
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтихан Семеновлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.14400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика