Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәс мәдәният йортында кызыклы бәйрәм кичәләре үтте

Мәләкәс мәдәният йортында "Пар канатлар" коллективы катнашында Яңа елны каршылау бәйрәме үтте. Кунаклар биеделәр дә, җырладылар да, кызыклы уеннар да уйнадылар, соңыннан исә бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Шулай ук Мәләкәс мәдәният йортында "Яңе ел сынамышлары" дип аталган бал-маскарад та үтте. Сцена белән фойены бәйрәмчә бизәүдә китапханәче Л. Фартдинова актив катнашты. Хореографик номерлар Т. Солдатова җитәкчелегендә әзерләнде. Бәйрәмнең концерт программасы да бик эчтәлекле булды. "Кэмит компания" коллективы талантлары В. Анисимов, А. Әсәнов, И. Карамзин, К. Евдокимов, А. Хөсәенов, Э. Гаврилов, А. Асылгәрәева, Э. Фартдинова, А Илларионова hәм диджей А. Афанасьев тамашачылар игътибарына 8 миниатюра тәкъдим иттеләр. "Яшьлек" коллективы үзенең иң яхшы биюләрен башкарды. Нәни йолдызчыклар А. Шәйхразыева hәм И. Шагалиева яңа җырлары белән сөендерделәр. Авыл җирлеге башлыгы М. Мифодеев мәләкәслеләрне бәйрәм белән котлады. Соңыннан бәйрәм лотереясы уйнатылды, дип хәбәр итте Мәләкәс мәдәният йорты директоры Л. Адамова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X