Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәктәп тә, бакча да җылы булыр дип ышаналар

    Бәткедә фатирлар белән бергә социаль объектлар да газ белән җылытуга күчте Күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаннары куеп җылытуга күчерү буенча республика программасы кысаларында быел Бәткедә күпфатирлы барлык йортлар, шуның белән бергә социаль объектлар да аерым газ казаннары аша җылытыла башлады. Күптән түгел авыл җирлеге бинасы, мәдәният йорты, участок амбулаториясе,...

    Төзелеш, реконструкция эшләре биредә җәй көне башланган иде. Аларны «ГазАкваСтрой» подрядчы оешмасы башкарды. Мәдәният йорты һәм авыл җирлеге бинасына газ казаннары эчкә куелган. Аларга аерым оператор техник хезмәт күрсәтә. Ә амбулатория, мәктәп һәм балалар бакчасы биналарының һәрберсе өчен аерым котельныйлар төзелгән. Алар бүгенге көндә «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы карамагына тапшырылган. Шулай ук ТР Газлаштыру фонды тарафыннан булдырылган «Татрегионсервис» хезмәте яңа системаның эшләвенә күзәтчелек итә һәм ике ел дәвамында гарантияле техник хезмәт күрсәтә.
    Мәктәп узган елларда республика күләмендәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына кергән иде. Аның кысаларында биредә җылылык трассасы, бина эчендәге радиаторлар яңартылды. Шуңа күрә бинаны яңача җылыту системасына әзерләү барышында аларга кул тидерәсе булмаган. Ә балалар бакчасында исә берничә төркемдә, спортзалда, музыка залында, коридорда җылылык торбаларын алыштырырга туры килгән.
    Без барганда «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» операторлары һәм предприятиенең җитәкчесе Вахит Насыйбуллин котельныйларның эшләвен карап йөри иде иде. «Амбулаториягә җылылыкны - октябрь башында, берничә көн элек мәктәпкә һәм балалар бакчасына тоташтырдык. Аңа кадәр, әлбәттә, бу объектлар җылысыз утырмадылар, ул «Тукай су каналы»ның үзәк котельные аша бирелде. Башлаган мәлендә эш беркайда да майлаган кебек бармый инде. Проблемалар бар. Ләкин аларны вакытында төзәтергә тырышабыз. Өч объектка дүрт оператор хезмәт күрсәтә. Алар бүген газ казаннары яныннан китмиләр. Нәрсәдер төзәтәсе бар икән, әлеге биналарда эшләүчеләр бу турыда үзләре дә безнең белгечләргә җиткерәләр, - дип аңлатып үтә хезмәт күрсәтүче оешма директоры. - Шунысы сөендерә: амбулаторияме, мәктәпме, бакчамы - бу коллективларның җитәкчелеге белән аңлашып эшлибез. Безнең хәлгә керәләр», - ди ул.
    Бакча эченә керәбез. «Соңгы вакытта бина эче сизелерлек җылынды. Монда, әлбәттә, җылыту системасын үзгәртү генә түгел, тәрәзәләрне пластикка алыштыруның, түбә яңартуның роле зур булды», - диләр хезмәткәрләр. Төркемнәргә үтәбез. Сәгать унике тулган - нәниләрнең йокы вакыты. Артык калын булмаган юрганнар ябынып, майкалардан гына яталар балалар. Төркем бүлмәләрендәге һава температурасы якынча 20-23 градус тирәсе. Туңдык, салкын дип әйтүче булмады.
    Мәктәпкә дә кагылабыз. Монда кабинетлар бакча белән чагыштырганда бераз салкынчарак, ләкин зыянлы түгел. Балаларның өстендә гадәти мәктәп формасы. Өченче этаждагы рус теле кабинеты гына бүген иртән салкын иде, дип әйтеп алдылар өлкән сыйныф укучылары. Анда да мендек. Иртән чыннан да монда салкынча булган, көн уртасына температура нормаль хәлгә килгән. Шулай ук спортзалда салкынчарак һава тора икән. Монда радиаторларның җылылыгы төрлечә: кайда көчлерәк, кайда бөтенләй сизелми.
    Мәктәпнең мәйданы да зур - 5,5 мең квадрат метрны тәшкил итә. Шуңа күрә газ казанының да иң куәтлесе монда. «Котельныйны көчлерәк режимга куеп эшләтеп карыйбыз әле, тикшерәбез, сыныйбыз. Әнә бит көне дә кинәт суытты. Ләкин безгә көчле салкыннарга әзер булып торырга кирәк. Булган кимчелекләр әкренләп барысы да җайга салыныр дип уйлыйм», - дип вәгъдә итә Вахит Насыйбуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: