Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәп еллары мәңгегә хәтердә сакланып калачак

24 майда районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Әле кайчан гына ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр иде. Бүген исә чыгарылыш сыйныф укучылары сайлау юлында: укырга кайда барырга, нинди һөнәрне үзләштерергә. Мусабай-Завод урта...

Мусабай-Завод урта мәктәбенең IX сыйныфында 7 укучы, XIда исә 3 укучы белем ала. Аларның сыйныф җитәкчеләре - рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Гөлшат Марсалова.
- Чыгарып та җибәресе килми инде үзләрен. Шундый якыннар, шундый акыллы балалар бит. Үземнең укытучы булып эшләү тәҗрибәм 20 елдан артык инде. Бу гомер эчендә, төрле балалар белән эшләргә туры килде. Ул бердәм республика тесты, бердәм дәүләт имтиханнары дисеңме, балалар белән бергәләшеп әзерләнеп утырулар... Әле бүген дә (21 май) унберенчеләр татар теленнән имтихан тотты. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң укучыларның авыр вакытлары - имтихан чоры башлана. Ел әйләнәсендә алар белән шул имтиханнарга әзерләндек, дәресләрдән соң калып, консультацияләр үткәрдек, контроль-үлчәү материалларындагы (КИМ) биремнәрне чиштек. Хәзер исә зур сынаулары алдында каушап калмыйча, белгәннәрен язасы, белемнәрен ныгытып куясы гына кала, - дип сөйләде миңа Гөлшат Мөдәррисовна.
Мин мәктәпкә килгән вакытта чыгарылыш сыйныф укучылары янына Чаллыдан фотограф та чакырулы иде, сыйныфташлары белән фотога төшкән вакытларына туры килдем. Яшүсмерләр барысы да матурлар, бер-берсе белән ягымлы итеп, дусларча сөйләшәләр. Мин баштан тугызынчылар белән әңгәмә кордым.
- IX сыйныфны тәмамлагач, Чаллының педагогия көллиятенә керергә дип ниятләп торам. Әле июнь башында үзем сайлап алган фәннән - биологиядән имтихан тотасым бар. Анысын булдырырмын дим, - дип сөйләде оялып кына Румия Минһаҗева.
- Мин укуымны дәвам итәргә булдым. XI сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына укырга керергә исәпләп торам. Әле нинди һөнәр үзләштерергә, кайда укырга барырга икәнлеге турында уйламадым, ләкин шуны әйтә алам: миңа тел фәннәре җиңел бирелә, җәмгыять белеме фәнен яратам. Алга таба күз күрер әле, - дип җавап кайтарды минем сорауларыма ягымлы кыз Әдилә Ситдыйкова.
- Мәктәптән китмим әле, укыйм, аннары исә тагын укыйм, - дип шаярып башлады сүзен бик чая, чибәр кыз Айсылу Әхмәтҗанова. - Әле кайда укырга барырга белмим. Ләкин нинди һөнәрләр ошаганын әйтә алам. Журналист, укытучы, табиб һөнәрләрен хөрмәт итәм, кайсысын сайлармын инде... Мәктәптә үзем яхшы укыйм. Төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алганым да, призер булганым да бар.
Дөресен әйтәм, район мәктәпләренең күбесендә булганым бар, ләкин журналист һөнәре ошый, журналист буласым килә дигән яшүсмерләрне очратканым булмады. Айсылуның сүзләре йөрәгемә сары май булып ятты. Айсылу үзе дә бик шаян, күренеп тора, аралаша белә, уртак телне дә тиз таба алдык. Аннан журналист чыгачак, дип уйлап куйдым.
- Без IX сыйныфны тәмамлыйбыз да төзелеш һәм автомеханик көллиятләренә укырга керергә ниятләп торабыз. Хәзер мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны уңышлы гына тапшырасы инде, - дип сөйләделәр Рәүф Фарходов белән Артур Тягин.
Яшүсмерләр белән сөйләшеп торган арада яныма мәктәп директоры Николай Марсалов килде.
- 29 апрельдә IX сыйныф укучыларыбыз татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырды. Аларның барысы да сынауларны бик яхшы үтте. Ә менә Румия Минһаҗева белән Айсылу Әхмәтҗанова татар теленнән 100 балл җыеп кайттылар. Барлыгы 61 укучы укыган мәктәпкә дәүләт имтиханнарыннан мондый югары баллар җыю - зур сөенеч инде, - диде Николай Васильевич.
- Бүген татар теленнән имтихан тоттык. Татар теле үз телем бит, шуңа авыр булды, эшли алмаслык булды дип әйтмим. Мондый тест формасындагы биремнәреннән кала, без сыйныфташларым белән бергә инша элементлары белән изложение яздык. Темасы икмәк турында булды. Кайда укырга бараммы? Казан федераль университетына. Эколог һөнәрен үзләштерергә телим. Мин VII сыйныфтан ук эколог булырга хыялланам инде. Әтием урманчы минем, аның да үгет-нәсихәтләре тимичә калмагандыр. Аннары үзем дә табигатьне, урманны, су-кырларны яратам. Алга таба эш табырга да уңайлы булыр дип саныйм, - диде миңа XI сыйныфны тәмамлаучы Айгөл Шәйхиева.
- Мин дә КФУга барам, төзелеш юнәлеше буенча белгечлек алачакмын. Мәҗбүри фәннәрдән тыш, физикадан имтихан тапшырачакмын. Чаллыга репетиторга йөрим, - диде шулай ук XI сыйныфны тәмамлаучы Руслан Марсалов. Русланның сыйныфташы Абдулла Ахунов әле сайлау юлында гына, аның якыннары, укытучылары төпле киңәшләр бирерләр дигән теләктә калам.
Мәктәпләрдә - соңгы кыңгырау, ләкин бүгенге укучыларның, ә иртәгесе булачак студентларның тормышында ул соңгысы булмасын иде. Алган белемнәре аларга тормышта ярдәм итсен. Үземнән чыгып, шуны әйтәм: яңадан-яңа мәгълүмат алырга тырышыгыз, кешеләр белән күбрәк аралашыгыз, үзегезне һәр җирдә дә танып-белеп каршы алырлык булсын!
(Абитуриент көндәлеге белән түбәндә бирелгән ссылкадан карап таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф