Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте

Тукай районы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырды. Күптән түгел генә ун меңгә якын халыкны җыйган район Сабан туе аланына узган җомга көнне үзәк дәваханә, амбулатория һәм фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләр җыелды. Район сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәк дәваханә, биш амбулатория һәм 56 фельдшер-акушерлык пункты исәпләнә. Ак халатлы һөнәр ияләренә бик күп котлау, мактау сүзләре яңгырады, мактау кәгазьләре тапшырылды. Алар бергәләп уеннарда катнашты, җырлады, биеде, күңел ачты.

Бәйрәм тантанасын район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров ачып җибәрде. «Сезнең өлкәдә очраклы кешеләр юк. Һөнәрегезне генә түгел, ә тормыш рәвешегезне халыкка, кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган кешеләр сез! Медицинадан, югары технологияләрдән, табибларыбызның, шәфкать туташларыбызның киңәшләреннән башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Хезмәтегездә уңышлар, сезнең үзегезгә корычтай сәламәтлек телим», – диде Рөстәм Илдусович. Хезмәттәшләрен районның баш табибы Галим Сабирҗанов та тәбрикләде. «Җир йөзендә һәр һөнәр үз урынында кирәкле, үз урынында мөһим. Ләкин, ничек кенә булса да, медицина – ул аеруча үзенчәлекле хезмәт, – диде Галим Габбасович. – Санитарлардан алып бүлек мөдирләренә, урынбасарларга кадәр – һәрберегезне ихлас күңелемнән медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Турыдан-туры акча ясамасак та, нефть чыгармасак та, товар җитештермәсәк тә, без кеше ресурслары, район, республика өчен җитештерү көче белән эш итәбез», – дип, баш табиб Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау кәгазьләрен тапшырды.
Табиб акушер-гинеколог Әлфирә Әхмәтшина министрлыкның мактау грамотасы, поликлиника табиб-хирургы Зоя Антропова белән хирургия бүлеге палата шәфкать туташы Илсөяр Хәмәтҗанова рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тукай муниципаль районы башлыгы мактау грамотасы белән шәфкать туташлары Лилия Исламова, Галина Гыйматдинова, Әнисә Маликова, Сәбилә Рамазанова, нурланыш диагностикасы рентгенолаборанты Роза Гарипова, Кызыл Байрак авылы ФАП мөдире Әнзилә Ризванова бүләкләнде. Гомуми практика табибы Наил Мансуров, гинекология бүлеге палата шәфкать туташы Екатерина Салтыкова, Ташкичү авылы ФАП мөдире Юлия Фәтхуллина, Түбән Суыксу авылы ФАП мөдире Хәлимә Насыйбуллина, Сәет авылы ФАП мөдире Рәзилә Фәрдиева, клиника-диагностика лабораториясе мөдире Гүзәл Фадеева, терапия бүлеге хезмәткәрләре Халидә Мөхәммәтдинова белән Венера Мәгәдиева, Теләнче Тамак авылы амбулаториясе гомуми практика табибы Илгизәр Сафин, Югары Суыксу авылы ФАП мөдире Людмила Ханова, кабул итү бүлеге шәфкать туташы Рузалия Шәйдуллиналарга Тукай районы үзәк дәваханәсе мактау грамоталары тапшырылды.
Эштә генә түгел, ә спорт ярышларында да актив булган хезмәткәрләрне дә билгеләп үттеләр. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең зона спартакиадасында Тукай районы быел беренче урынга лаек булды. Шушы уңайдан район командасында булганнарга акчалата премия дә бирелде. Бәйрәм чаралары исә Сабан туе уеннары белән узды. Хәтта көрәш тә булды – махсус киемнәр киеп, татами келәмендә сумо буенча көч сынаштылар.
Ләкин, бәйрәм көне диеп, медицина учреждениеләрендә эш туктап тормады. Һәр хезмәт үз урынында булды, халык гадәттәгечә табибларга килде, гадәттәгечә зарларын сөйләде. Медицина ярдәменә кеше үзенең иң авыр минутларында мөрәҗәгать итә. Авырмыйча йөргәндә шәфкать туташларын, табибларны күрмисең дә, бәла килгәндә исә аларның бусагасын еш таптарга туры килә. Шунда гына синең кебек авыруларның бик күп булуын аңлыйсың. Һәрберсенең үз язмышы, һәрберсенең үз зары. Һәрберсе табибтан яхшы киңәш, шифа көтә. Халыкка ярдәм итү, сихәт эзләү, пациентларының тормышын мөмкин кадәр сәламәт итүне һөнәрләре итеп сайлаган ак халатлы шәфкать ияләренең үзләренә дә кайчак бер елмаю, бер рәхмәт сүзе җитә, канатлар үсеп, алар тагын да дәртләнебрәк эшли башлый. Рәхмәт сезгә, медицина хезмәткәрләре! Кулыгызның шифасы булсын, күңелегез һәрчак көр, шат булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев