Мөгезле эре терлекне лейкоздан сәламәтләндерү мәсьәләсе буенча ТР дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, ветеринар-эпизоотологлар катнашында республика семинары узды. Анда уйланырга этәрүче проблемалар, фактлар һәм саннар да китерелде.
- Лейкоз белән авыручы сөт малы саны буенча республика илдә лидерлар арасында, - дип башлады сүзен ТР Министрлар Кабинеты дәүләт баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов. - Моның төп сәбәбе гади. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, районнарның баш ветеринария табиблары лейкозны авыруга санамый. Ә чынында, лейкоз бик җитди һәм теләсә кайсы хуҗалыкның икътисади хәленә йогынты ясый торган чир. Моннан кала, ул кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч. Лейкоз - республиканың ветеринария өлкәсендә булган җитди проблемаларның берсе. Кичектергесез чара күрүне таләп итүче мәсьәләләр дә күп, әлбәттә. Аларның һәрберсенә дә бик җитди карарга кирәк, - диде Алмаз Гәптрәүф улы.
Семинарны уздыру урынын да республиканың дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчелеге озак эзләгән. Сөт малының сәламәтлеге, асрау шартлары һәм башка күрсәткечләр буенча яхшы саналган хуҗалыкны табу шактый авыр булган. Шуңа да әлеге семинар-киңәшмәнең нәкъ безнең районда, «Гигант» хуҗалыгында узуы - районда лейкозга каршы эшнең әйбәт оештырылуы турында сөйли. Моның шулай икәнен бөтен республикадан килгән ветеринария белгечләре үз күзләре белән күрде.
Хуҗалыкның 2 мең башка якын мөгезле эре терлеге, шул исәптән 660 савым сыеры бар. Биредә көненә 10 тонна сөт җитештерәләр. Семинар кунаклары терлекчелек комплексының бозаулату бүлегендә булдылар. Яшь бозаулар, савым сыерлар асрый торган ферма биналарын, сөт цехларын карадылар. Районның ветеринария берләшмәсе белгечләре һәм хуҗалыкның ветеринария табиблары семинарда катнашучыларга вакуумлы пробирка ярдәмендә анализга кан алу, УЗИ аппараты ярдәмендә ясалма орлыкландырганнан соң сыерның буазлыгын билгеләү, яралгыны беренчел тикшерү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
- Ясалма орлыкландырудан соң бер ай узгач, без УЗИ ярдәмендә сыерның буазмы-юкмы икәнен тикшерәбез. Орлыкландыруның нәтиҗәсе булмаганда, билгеле бер вакыттан соң, әлеге процедураны янә кабатлыйбыз, - дип сөйли «Гигант»та алты ел ветеринария табибы булып эшләүче Алмаз Габдрахманов.
- Хәзер караган сыер кайчан бозаулаячак, туасы бозауның җенесен билгеләп буламы? - дип семинарда катнашучылар яшь ветеринарга сорау арты сорау яудырдылар.
- Аппарат күрсәтүенчә, яралгыга әле ике ай гына. Сез аның йөрәк тибешен күрә аласыз. Бу вакытта әле аның җенесен билгеләп булмый. Моны яралгыга 3-4 ай булганда гына белеп булачак, - дигән сүзләр белән Алмаз Габдрахманов УЗИдан яралгының йөрәген күрсәтә.
Экскурсия вакытында сүз ашату, сөт җитештерүгә һәм, әлбәттә, көнүзәк темага - малны лейкоздан сәламәтләндерүгә дә барып тоташа.
Районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов районда лейкозга каршы эшнең нык алып барылуы, җиде ел эчендә әлеге чирне киметү буенча шактый эш эшләнгәнлеге турында сөйләде.
- 2001-2006 елларда лейкозлы мал районда шактый иде. Бүгенге көндә аларның саны 4 тапкырга кимеде, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән кала, шәхси хуҗалыкларда асралучы мал белән эшләү дә тыгыз алып барыла. Берничә ел элек кенә шәхси хуҗалыкларда лейкоз белән авыручы һәм инфекция йоктырган сөт малы 23 процент булган. Әлеге вакытта ул 2 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, районда лейкозга каршы алып барылган эш уңай дип табылды.
Кан авыруы буенча һәр районны аерым карап үттеләр. Лениногорск, Норлат, Мөслим, Кайбыч, Буа һәм тагын шактый гына районнарны лейкоз буенча хәлнең катлаулы булуы, авыру малларның артуы, профилактик эшнең сүлпән алып барылуы ягыннан телгә алдылар. Биш ел элек авыру маллары шактый булган Түбән Кама, Сарман ише районнарда исә хәл яхшырган. Сөйләшү вакытында авыру малларның һәм алардан алынган сөт продукциясенең икътисадка һәм кеше сәламәтлегенә булган зыяны турында да шактый сөйләделәр.
- Лейкоз аркасында без иттә, сөттә югалтуларга дучарбыз. Авыру маллар булганда нәселле хуҗалыкта эшне дә тиешенчә оештыру мөмкин түгел. Аннан кала лейкозлы сыерның сөте кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Анда канцерогеннар бар. Мондый сөтне яки сөт продукциясен кайнатылмаган сөт, сөт эшләнмәләрен азыкка кулланган очракта, вакыт узу белән, яман шеш авыруы килеп чыгарга мөмкин, - дип сөйләде чыгышында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчесе Александр Козлов. - Бу табиблар белән исбат ителгән фактларның берсе. Республикада сөт комбинатларына, балалар туклануына шундый авыру маллардан алынган сөтне тапшыручы хуҗалыклар бар. Комбинатларда сөт нинди дәрәҗәдә пастеризацияләнгән: җитәрлек дәрәҗәдәме, юкмы икәне - безгә билгесез. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре мал тотучылар да сыерның лейкоз белән авыруын белмичә, эшкәртелмәгән сөтне үзләре дә эчәләр, балаларына да бирәләр. Авыру белән көрәшүнең бердәнбер юлы - сатып алынган малны ветеринар ярдәме белән тикшерергә, авыру булган очракта аны ит комбинатына тапшырырга кирәк. Шушы юл белән генә авыл мал башын сәламәтләндерергә мөмкин, - диде ул.
Нет комментариев