Күзкәйлеләр юбилярларны зурлады
Безнең, өлкән буынның күңеленә ноябрь башы Октябрь бәйрәме буларак кереп калды. Хәзер ул Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Авыл халкы, гадәт буенча, бу көннәрдә төрле бәйрәм чараларына җыела.
Күзкәй авылы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм чарасын да уйлап тапканнар - пенсия яшенә җиткәннәрне олылап, авылдашлары алдына сәхнәгә чакырып, балаларын, туган-тумачаларын җыеп, күркәм бер бәйрәм оештырдылар. Кичәне Иске Байлар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Шәйхетдинова белән Күзкәй авыл җирлеге хезмәткәре Гөлфинә Гәрәева алып бардылар.
- Быел Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулды, нәкъ менә бүген җиденче тапкыр Халыклар бердәмлеге көне дә билгеләп үтелә. Барыгызны да шушы мөһим вакыйгалар белән тәбриклибез, бәйрәм кичәбез күңелле үтсен, - дип башлады сүзен алып баручы Наилә Шәйхетдинова. Һәм сәхнәгә 38 ел "Ярыш" хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән Фәүзия Гали кызы Авзалованы чакырды.
Авылдашларының бу уңган ханымның гаиләсе турында сокланып сөйләгәнен ишетеп, күптән инде бу тыйнак, бал кортыдай тырыш ханым турында күбрәк белеп, язасым килеп йөри идем. Әнә ул җыйнак гәүдәле, салмак адымлы чын эш кешесе сәхнәдәге "хезмәт мөнбәренә" таба атлый. Әллә нишләп күңел ташып, тамакка төер утыра. Ярты гасырга якын редакциядә эшләү дәверендә мондый асыл затлар турында күп язылды. Аларның тырышлыгына, ихласлыгына сокланып, салкын кышларда сыер абзарында резин итекләрдән, вакыт белән исәпләшмичә, кайчакларда гаилә, йорт-җир мәшәкатьләрен дә артка куеп, булсынга, дип эшли белүләренә хәйран калып, хәтта шигырь язган чакларым да булды. Ни әйтсәң дә, дистәләгән еллар терлекчелекне үз иңнәрендә алып барган бу фидаиль җаннарга тиешле кадер-хөрмәт бик сирәк күрсәтелде. Ә бүген менә алдынгы сыер савучы, заманында районга танылган "дүрт меңче" Фәүзия ханым исеменә мактау, олылау, рәхмәт сүзләре ява, зал алкышлап каршылый.
Фәүзия Гали кызы алты балалы гаиләдә өченчесе булып дөньяга килә. Кече яшьтән үк әтиләре: "Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен", - дия торган була. Кыз эшләп үсә, ишле гаиләнең нигезе дә нәкъ менә хезмәттә. Буйга җиткән чибәр кызны авылның гаярь егете Нургали гомерлек пар итеп, урлап диярлек үзенең ишле гаиләсенә алып кайта. 16 яше яңа тулган кыз биредә 17нче гаилә әгъзасы була. Ике ел шылт та итмичә килен белән тату, матур яши Фәрвәҗетдин ага белән Сара апа гаиләсе. Аннары яшь пар башка чыга. Нургалие терлекчелектә эшләгәч, Фәүзия дә биредә сыер сава башлый. Һәм яраткан хезмәтенә 38 ел гомерен багышлый. Бөтен кеше изрәп йоклаганда, караңгы таңнан яңгыр, кар-буран дими фермага - малкайлары янына ашыга Фәүзия. Әле бит күпме еллар ул сыерларны кулдан сава. Чираттагы ялларын да алмый күп вакыт. "Сыерларымның сөте кимер, чит кулны яратмыйлар алар", - ди ул. Авырып киткән чакларында да даруын каба да, малкайлары янына ашыга. "Сыерның сөте - телендә, карамасаң, яратмасаң - сөт бирми, бик акыллы җан ул", - дия торган була ул яшь хезмәттәшләренә. Кемгә нәрсә кадерле, Фәүзия Гали кызының күңелендә калган иң зур истәлек - аңа ел йомгаклары буенча район бәйрәменә чакырып, "Дүртмеңче" дигән күкрәк билгесе тапшырулары. Төрле әһәмиятле вакыйгалар уңаеннан бирелгән Мактау кәгазьләре, Диплом һәм Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр - авыр, мактаулы, ихлас хезмәт юлының якты маяклары. "Малларны яраттым", диде ул. Нургалие белән бүген дә абзар тутырып маллар асрыйлар икән. Тырыш әти-әни янында өч кыз кечкенәдән эшләп үскән. Сәхнә түрен ямьләп басып торган җыйнак гәүдәле, ягымлы әниләрен алар гаиләләре, туганнары белән котлап чәчәкләргә күмделәр, кызлары, оныклары иң матур җырларын бүләк иттеләр. Фәүзия Авзалованы "Ярыш" хуҗалыгы исеменнән зоотехник Рәзинә Гыйлаҗетдинова, Иске Байлар бригадасы бригадиры Заһир Әшрәпов җылы котладылар. Ә иң җылы рәхмәт сүзләрен Наилә Шәйхетдинова йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткерде.
Икенче юбиляр үзе дә шушы сәхнәдә төрле елларда бик күп авылдашларын "хөрмәт мөнбәренә" утыртып, алар өчен истәлекле бәйрәмнәр уздырган китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова иде. Шушы авылга яшь белгеч булып килеп, 37 ел гомерен мәдәният эшенә багышлаган. Күпме күңелле, мәгънәле бәйрәмнәр оештырган, үзе үк аларны матур итеп алып барган. Заманында ындыр табагында, терлекчелек фермасында аның кулы белән эшләнгән, хезмәт кешесен зурлаган бюллетеньнәр көнаралаш диярлек яңартылып, эленеп торыр иде. Моннан ун ел элек оештырылган ветераннар клубы да нәкъ менә китапханәгә "елышкан" һәм гөрләп эшләп килә. Тәнзилә ханым бик күп район китапханәчеләренең остазы да. Күзкәйгә күп тапкырлар Туфан Миңнуллин кебек олуг язучылар килеп халык белән очрашты. Авылыбыз горурлыгы Фәннүр Сафинны искә алу, 12 китап авторы, авылдашыбыз Галимҗан абыйның, башка шәхесләрнең юбилей кичәләрен үткәреп килде Тәнзилә Ахуновна. Аның хезмәтен олылап, былтыр Россия мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Китапханәче Тәнзилә Шәйхнурованың хезмәт юлы турында Гөлфинә Гәрәева бик матур сөйләде. Юбилярны хезмәт ветераны, күп еллар авыл Советы, ветераннар советы рәисе булып эшләгән, "Әллүки" фольклор ансамблен оештырып, аны 25 ел буе җитәкләгән Флера Нуриева, Югары Байлар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Күзкәй амбулаториясе җитәкчесе Фәнис Шәйхеләхмәтов, туганнары, балалары җылы котлады.
Ни әйтсәң дә, авылыбыз талантларга бай. Күпме җырлар, шигырьләр яңгырады, күңелләрне җилкетеп, биеп тә алдылар. Ә әниле-кызлы Наилә һәм Айгөл Шәйхетдиновалар бу юлы юбилярларга багышлап, залдагы өлкәннәр күңеленә хуш килә торган таныш җырлары белән бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр.
Кыскасы, Халыклар бердәмлеге көне Күзкәйдә менә шулай хезмәт кешесен зурлаган, милләтебезнең талантларын барлаган якты бәйрәм буларак үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев