Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күзкәй мәктәбендә көтеп алынган ремонт

Күзкәй урта мәктәбендә гыйнвар аеннан бирле бер туктамый төзекләндерү эшләре бара. Бу - районыбызда капиталь ремонт программасы буенча яңартыла торган 4 белем йортының берсе. Биредә яңа пластик тәрәзәләр куелды, эчке һәм керү ишекләре алмаштырылды, канализация челтәрләре яңартыла. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпнең 1393 квадрат метр мәйданны биләгән түбәсен ябалар, эшнең яртысы...

Күзкәй урта мәктәбе 1978 елда төзелгән. Бинага 35 ел дәвамында бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Уку йортының тәрәзәләре иске, ярыкларыннан җил өрә, керү ишекләре шундый ук хәлдә.

- Ремонтка кадәр салкын көнне кабинетларда 15-18 градус кына җылылык була иде. Әлбәттә, без тәрәзәләрне җылыта идек, ләкин барыбер искергән агач тәрәзәләрдән салкын кереп торды. Укучыларга дәресләрдә өс киемнәреннән утырырга туры килә иде, - дип искә төшерә мәктәп директоры Мирзаян Шәйхаттаров. Агач тәрәзәләрнең пыялалары чатнаган, бүлмәне җилләтергә уйласаң җимерелеп төшәр дип куркасың. Бәдрәф һәм гигиена бүлмәләрендә дә торбалар инде череп беткән. Моннан тыш, мәктәптә иске лампалар булганлык белән, бүлмәләрдә яктылык та җитәрлек түгел. Хәзер инде барысы да киресенчә булачак.

Без мәктәпкә килгәндә ремонт эшләренең иң кызган чагы иде. Яңа ишек, тәрәзәләр ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Укучыларның да, укытучыларның да белем йортында барган яңарту эшләренә сөенгәнлекләре сизелә. Өс-башлары тузанга баткан төзүчеләр ашыга-ашыга эшлиләр. "АвтоСтройИнком" оешмасы хезмәткәрләре ремонт эшләрен 2 гыйнвардан ук башлаган. Укучыларның каникул вакытында, салкыннар булуга карамастан, "Пластик" җәмгыяте эшчеләре бер атна эчендә тәрәзәләрне яңарткан.

- Сыйныф бүлмәләре яктырып китте. Тәрәзәләрне алмаштыргач, кышкы салкыннарда да сыйныфларда җылы булды. 100дән артык яңа пластик тәрәзә куелды, - ди Мирзаян Мансурович. - 50гә якын ишек яңартылды, хәзер мәктәпнең яңа керү ишеге янгыннан саклану таләпләренә тулысынча җавап бирә, - дип аңлатты безгә Күзкәй мәктәбе директоры Мирзаян Шәйхаттаров.

Реклама

Мәктәптәге барлык гигиена бүлмәләрен дә тулысынча җимереп, өр-яңадан ясыйлар. Идән һәм стеналарны кафель белән бик матур итеп эшләгәннәр, хәзерге вакытта җиһазларны монтажлау эшләре бара.

- Мәктәпнең идәннәре янгыннан саклау таләпләренә җавап бирми иде. Аның өчен янгын сүндерү инспекциясеннән килгән саен кисәтү яздылар. Ремонт барышында беренче һәм икенче катлардагы агач идәннәрне плитәгә алмаштырачакбыз, - дип дәвам итә Мирзаян Мансурович. Укучылар каникулга чыккач, эшчеләр җылыту, су торбаларын яңартачаклар. Әгәр дә ремонт эшләреннән соң бюджетта акча калса, яктырткычларны да алмаштырачаклар әле.

Мәктәпне төзекләндерү эшләренә барлыгы 10 миллион сумнан артык акча каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф мђктђп мђктђплђрдђ ремонт

2
X