Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре яңа бинада эшли һәм яши башлады

Һөнәри бәйрәмнәрен быел Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре яңа эш урынында һәм гаиләләре белән бергәләп яңа йортта каршы алдылар. Узган җомгада алар өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча 2013-2016 елларга исәпләнгән комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды. Круглое Поле участок...

Бүген район полициясенең участок вәкаләтлеләре бүлегендә 21 кеше хезмәт куя. Аларның 19ы - авыл җирлекләрендә эшләүчеләр. Райондагы участок вәкаләтлеләренең хезмәт күрсәтү территориясенә 23 авыл җирлеге, 65 ял базасы, 74 бакчачылык ширкәте, М-7 федераль трассасының райондагы өлеше, "Түбән Кама" милли паркы керә. Быел ел башыннан районда кылынган җинаятьләрнең 134е участок вәкаләтлеләре тарафыннан ачылган.
Авылдагы участок вәкаләтлесенең эш кыры шактый киң. Аларга урлаулар, гаилә низагларын чишү, көнкүреш мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук иректән азат ителгәннәрнең тәртибен контрольдә тоту кебек эшләр дә участковыйлар вазифасында. Авыл халкыннан тыш, бакча йортларында яшәүчеләрдән дә гаризалар күп керә икән. Мондый тәртип бозуларны җайга салу халыкның үзе арасында яшәгәндә җиңелрәк, әлбәттә. Яңа йортларны һәм эш урыннарын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгыннан килгән полиция башлыгы урынбасары Марат Айдаров та нәкъ менә шушы фикерне ассызыклады. Республикада әле быел гына старт алган әлеге проектның халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүне, сәламәтлеген, гомерен саклауны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрүне күздә тотуын билгеләп үтте. Министрлыктан килгән вәкил быел республикада шушындый 84 йорт тапшырылуын, 2014-2015 елларда тагын 106 йорт төзеләчәген әйтте. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, киләсе елга безнең районда да тагын ике шундый бина төзү планлаштырыла. Участковыйларның бүгенге хезмәт һәм яшәү шартларына килгәндә исә, районда әле бу өлкәдә башкарасы эшләр шактый. Бүген бездә башка авыллардан, шәһәрдән килеп эшләүче участок вәкаләтлеләре бар.
Новотроицкоеда яңа эш урыны һәм өч бүлмәле йорт ачкычларын участок вәкаләтлесе, полиция лейтенанты Илнар Әхмәтханов район буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов кулыннан алды. Роберт Шәрипҗанович аны иң яшь һәм өметле хезмәткәрләрнең берсе буларак билгеләп үтте. Илнардан җитәкчелекнең һәм авыл халкының ышанычын аклавын сорады, шул ук вакытта новотроицкоелылардан да участковыйга ярдәм итүләрен үтенде. 25 яшьлек Илнар Әхмәтхановның хокук саклау органнарында эшли башлавына җиденче ел икән. Новотроицкоега эшкә килгәненә әле ел ярым гына. Моңа кадәр хатыны һәм кечкенә кызы белән Чаллыда әниләрендә яшәгәннәр. Эшкә дә көн саен шуннан килеп йөргән. Илнар Новотроицкое авылының үзенә, бу җирлеккә кергән Шөкрәле, Суровка, Күперле авылларына һәм "Мечта", "Здоровье", "Соцветие", "Бумажник", "Ассорти" бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтә.
Бер бинада урнашса да, терәк пунктның һәм участковыйның яшәү урынының керү ишекләре икесе ике башта. Эш бүлмәсе дә барлык шартларына туры китереп җиһазланган, фатирда да гаилә белән яшәү өчен бар уңайлыклар тудырылган, өр-яңа җиһазлар куелган. Гигиена бүлмәләре дә үзендә, кухняда һәм ваннада кайнар суы килеп тора. Шәһәр фатирыннан бер ягы белән дә аерылмый. Шулай ук яшелчә үстерү, йорт эшләре белән шөгыльләнү өчен участогы бар.
Круглое Поле поселогында исә яңа йорт һәм эш урыны ачкычларын участок вәкаләтлесе, полиция майоры Спартак Иванов алды. Аның әле Круглое Поледа эшли башлавына өч ай гына, моңа кадәр ун ел дәвамында Кече Шилнә авыл җирлегендә хокук тәртибен саклаган. Ә эчке эшләр органнарындагы хезмәт стажы 15 ел. Круглое Поле участок вәкаләтлесе поселокның үзендәге тәртипне контрольдә тота. Әйтергә кирәк, бу чагыштырмача катлаулы участок. Поселокта чит авыл-шәһәрләрдән, башка төбәкләрдән килеп төпләнүчеләр шактый. Кыскасы, җыелган халык яши монда. Сүз дә юк, алар белән эшләү тәҗрибә сорый.
Спартак Семенович һәм тантанага килгән кунаклар кызыл тасма кисеп, башта терәк пунктка үттеләр, аннары яңа өйгә аяк бастылар. Йортта Спартак Семенович хатыны Лилия һәм өч улы белән яшәячәк. Монда да эшләү һәм яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылган.
Ике авылда да биналарны төзү эшләре әле җәй көне башланган иде, подрядчылар аны ике-өч ай эчендә башкарып чыктылар. Новотроицкоедагы йортны төзү чыгымнарын район үз өстенә алды, Круглое Поледагы бина республика бюджеты исәбеннән салынды. Генераль подрядчылар - районда эшләүче "Автостройинком" һәм "Евростиль" төзелеш оешмалары. Круглое Поледагы тантанада катнашкан район башлыгы Васил Хаҗиев аларга олы рәхмәтен белдерде. Шулай ук газ, су үткәрү, электр кертү кебек эшләрне башкарган "Татарстан" һәм "Бәтке" коммуналь челтәрләренә, Тукай җылылык һәм газ оешмасына, райондагы электр челтәрләре предприятиесенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанада әлеге оешмаларның җитәкчеләренә, Круглое Поле һәм Новотроицкое авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт хатлары да бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев