Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күпфункцияле үзәк халыкка нинди хезмәтләр күрсәтә?

Моннан ярты ел элек Башкарма комитет җитәкчесе карары белән районда күпфункцияле үзәк эшли башлаган иде. Үзәк халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү эшенең сыйфатын яхшырту һәм гадиләштерү максатын күздә тотып ачылды. Бу оешма аша бүген нинди хезмәтләр башкарырга мөмкин, алар чыннан да кәгазь эшен җиңеләйтергә ярдәм итәме, халык үзәккә нинди...

Күпфункцияле үзәк шәһәрнең ЗЯБ бистәсендә, Маршал Жуков урамы, 17/23 йортында - БТИ, Росреестр һәм Кадастр палатасы белән бер бинада урнашкан. Үзәкнең әлеге хезмәтләр белән бер урында булуы да очраклы гына түгел - бу документлар белән килгән халыкка шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрмәс өчен шулай эшләнгән. Монда эшчәнлек «бер тәрәзә» принцибы буенча башкарыла.
Күпфункцияле үзәк гражданнарны һәм юридик затларны башка дәүләт учреждениеләреннән белешмәләр алып йөрүдән азат итәргә тиеш, алар бары тик гариза язарга һәм соңыннан нәтиҗәне килеп алырга гына тиеш була.
Гаризаларны кабул итү секторында киләчәктә биш «тәрәзә»не эшләтү каралган. Хәзергә үзәк белгечләре ике «тәрәзә» аша кабул итә. Шулай ук дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә вәкаләтле органнардан - Пенсия фонды бүлегеннән, социаль иминиятләштерү фонды бүлегеннән, федераль салым хезмәтеннән белгечләр килеп график буенча кабул итәләр.
Дәүләт хезмәтләре
Белгечләр ЗАГС эшләре буенча сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итәләр. Алар гражданлык хәле актын теркәү турында кабаттан таныклык бирәләр, никахны теркәүне, балигъ булмаган яшьтәге балалары булмаган ир белән хатыннан үз ризалыклары белән аеруны сораган гаризалар кабул итәләр.
Пенсия фондына караган сораулар белән район халкы җомга көнне 9.00дән 13.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Бу юнәлештә биш төрле хезмәт тәкъдим ителә. Гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу, аннан баш тарту яки яңарту буенча бирегә килә алалар. Иминиятләштерелгән затлардан идарә компаниясен сайлау, дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау, акчаны берсеннән икенчесенә күчерү буенча гаризалар кабул ителә. Мәҗбүри пенсия иминиятенә ирекле рәвештә акча кертү өчен гаризаны да монда бирергә була. Шулай ук үзәктә ана капиталы сертификатын сорап гариза язарга, сертификатны шушында ук алырга, файдаланырга рөхсәт бирүне сорап гариза язарга мөмкин.
Социаль иминиятләштерү фонды буенча белгечләр сишәмбе көнне 9.00дан 12.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Бу юнәлештә 12 төр хезмәт күрсәтелә. Ана булу белән бәйле рәвештә вакытлыча эшләми торганда мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә отчет (расчет) (4аФСС РФ формасы) кабул ителә, теркәлә һәм исәптән төшерелә. Ана булу бәйле рәвештә һәм эштә күңелсез хәлләр чыгу аркасында вакытлыча эшләми торганда мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә түләнгән кертемнәр буенча расчет кабул ителә (4фсс). Гражданлык-хокукый килешү төзегән иминиятчеләрне теркәү һәм исәптән төшерү башкарыла. Хезмәт турындагы килешү төзегән физик зат иминиятчеләр теркәлә һәм исәптән төшерелә. Бүлекчә урнашкан җирлек буенча юридик затлар теркәлә һәм исәптән төшерелә. Иминиятләштерүче эшчәнлеген туктаткан вакытта яки иминиятләштерүченең исәбендә акча булмаганда йөклелек һәм бала тудыру буенча, шулай ук вакытлыча эшләмәүчеләргә пособие билгеләнә һәм түләнә. Иминият түләүләрен башкару, документлар тутыру буенча халыкка бушлай консультация бирелә, иминият түләүләрен исәпләү һәм түләү өчен документлар кабул ителә. Кертемнәрне түләүчеләрдән югарыдагы контроль органнарына һәм физик затларга бирелгән дәгъва хатлары карала.
Салым органы хезмәткәрләре чәршәмбе көнне 16.00дан 17.00 сәгатькә кадәр юридик һәм физик затларга крестьян-фермер хуҗалыгы шәхси эшмәкәрләре буларак дәүләт теркәве үткәрәләр.
Муниципаль хезмәтләр
Үзәктә объектны урнаштыру буенча килешү карарын кабул итү, авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җир участогын крестьян-фермер хуҗалыгына арендага бирү, капиталь төзелеш объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә рөхсәт бирү, торак булмаган бинадан торак бинага яки торак бинадан торак булмаган бинага күчерүгә рөхсәт бирү, торак бинаны үзгәртеп эшләүгә рөхсәт бирү, торакка мохтаҗ аерым гражданнарны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәтләр башкарыла.
Боларга өстәп, быел 12 авыл җирлегендә - Бәтке һәм Круглое Поледа икешәр, Әҗмәкәй, Биклән, Калмаш, Күзкәй, Кече Шилнә, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Шилнәбаш авыл җирлекләрендә берешәр «тәрәзә» эшли башлар дип көтелә.
Сораулар булганда 46-12-37, 46-12-47 телефоннарына һәм mfc.tukay@tatar.ru электрон адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев