Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Көз озакка сузылды. Аяк асты саз – терлекчеләргә бу тагын бер сынау

Көзге көннәр терлекчелектә эшне шактый катлауландыра. Ә быел ул бигрәк тә озакка сузылды. Шуңа да карамастан терлекчеләребез югалтуларга - терлекчелек продукциясен җитештерүне киметмәскә тырышып эшли. Һава шартлары катлаулы килсә дә, сөт җитештерүне киметмичә эшләүче хуҗалыклар да бар. Алар арасында «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар. Терлекчелеккә, сөтчелеккә багышланган район, республика...

Иртәнге һәм кичке савым вакытында ферма җанланып китә: эш халатларын киеп, берсен-берсе уздырып сыер савучы ханымнар малкайларның имчәкләрен юа, сөт саву аппаратларын көйләп йөри. Аларның эше авыр да, мактаулы да.
Ферма мөдире Вера Пискунова безне комплекс буйлап озатып бара, бер үк вакытта үзенең кул астында эшләүчеләр турында да сөйли.
- Биредә барлыгы 12 сыер савучы эшли. Аларның уртача яше 38-45. Һәркайсы үз эшен җиренә җиткереп, зур җаваплылык хисе белән башкара. Шулай да алар арасынннан лаеклы ялда булып та, әле һаман хуҗалыкта эшләүче сыер савучыларыбызны телгә аласым килә. Алар - Рокыя Йосыпова, Әлфия Якупова. Менә күп еллар инде «Чаллы яшелчәсе»ндә эшләп, зур тәҗрибәгә ия булган кешеләр. Янәшәләрендә эшләүче яшьрәк хезмәттәшләре - Людмила Хөсәенова, Фиразия Фазлыәхмәтова, Сәрия Хөрмәтуллина да алардан калышмый, - ди Вера Аркадьевна.
Шулай сөйләшә-сөйләшә аның белән фермалардан, сөтне суытып саклау, савым аппаратларын юу, эшчеләрнең ял бүлмәләре аша узабыз. Сүз арты сүз кызыксындырган соравымны да биреп куям:
- Савым ничегрәк соң? Үсеш бармы? - дим.
- Бар, ничек булмасын ди, - дип, сүзгә хуҗалыкның терлекчелек цехы җитәкчесе Наил Нуртдинов кушыла. - Бу елның ун ае эчендә хуҗалыкта җәмгысы 24 мең 851 центнер сөт савып алынды. Узган елның ун ае белән чагыштырганда, бу 1 мең 767 центнерга күбрәк. Агымдагы елның ун аенда бер сыерга 4 мең 141 центнер сөт туры килә, - дип сөйли Наил Фидаил улы.
Бу уңышка, билгеле, үзеннән-үзе ирешеп булмый. Көзге-кышкы сезонда иң мөһиме - малның рационын баланслап төзү, малны вакытында ашату. Коллектив эшчәнлеге шушы максатка юнәлдерелә.
Наил абый сөт җитештерүдән кала, хуҗалыктагы терлек саны, артым турында да әйтеп үтәргә онытмый. Аның сүзләренә караганда, «Чаллы яшелчәсе»ндә бүгенге көндә барлыгы 1 мең 475 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 600е - савым сыерлары, 276сы симертүгә куелган мал, 431 баш бозау, таналар. Быелның ун аенда биредә 100 сыерга 63 баш бозау туган, хуҗалык нәселле 40 баш мал саткан. Савып алынган сөтне исә «Чаллы яшелчәсе» «Алабуга сөте»нә тапшыра.
- Сөтнең бер литрын төп бәядән - 18 сумнан тапшырабыз. Әгәр дә майлылыгы, аксым күләме югары булса, сөтнең литрын 20 сум 80 тиеннән дә кабул итәләр, - ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Әлбәттә, сөтнең күләме ашатуга турыдан-туры бәйле. Шөкер, биредә азыкка кытлык юк. Җитәрлек печәне, силос-сенажы, катнаш азыгы бар. Аннан кала, яфраказыгы да, шифалы үләннәрдән әзерләнгән азык себеркесе дә шактый.
- Малларны карап, тәрбияләп торучы терлекчеләребез дә әйбәт безнең, - ди Вера Пискунова. - Араларында шулай ук күп еллар хуҗалыктан аерылмыйча эшләүчеләр бар. Бозау караучыларыбыз Фәрит Газдалиев, Гөлчәчәк Гайнатуллина, Клавдия Юнысова, Нәфисә Хәбибуллина тырышып эшлиләр. Бер көнлек бозауларны бер айга кадәр карап үстерүче Анна Степанованың эше аеруча катлаулы һәм зур җаваплылык таләп итә. Симертүгә дигән үгезләрне ашатучы Миңнеәхмәт Әхмәтҗанов, көндезге терлекче Рәсимә Хәмитованың хезмәтеннән башка да ферма эшли алмый. Биредә һәр кеше үз урынында, - дип ферма мөдире эшчеләрен мактый.
Менә ачык утарда йөрүче терлекләргә берәү азык салып йөри. «Бу безнең Рәис абый Минхәйдәров. Бик уңган кеше ул», - дип әйтеп куя Вера Пискунова.
Рәис абый 38 ел терлекчелектә эшли. Көзен-кышын фермада мал арасында йөреп, аларны ашата, язын, җәй айларында көтү көтә.
- Хезмәт хакы ниндирәк соң? - дип кызыксынам мин.
- Аена 15-17 мең сум тирәсе. Башкарган эшләренә карап һәркем тиешлесен ала, - дип җавап бирде Вера ханым.
Саубуллашып, кайтыр юлга чыкканда биредә бертуктаусыз эш бара иде. Берәүләр мал астын чистарта, икенчеләр ашату белән мәшгуль. Әйе, халыкны сөт, ит белән тәэмин иткән хуҗалыкта бер генә минут та эш туктап тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек