Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Коронавирус бирешергә уйламый

2020 елда районда коронавирус белән чирләүнең 113 очрагы теркәлгән булса, пандемия башланган чордан бүгенгә кадәр инфекцияне барысы 429 кеше йоктырган.

Авыручыларның саны арта бару торган саен хафага сала. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов коронавирусның дүртенче дулкыны килергә мөмкин дип саный. Баш табиб бу сүзләрне районда вакцинация барышыннан чыгып та әйтә. Соңгы вакытларда авыллардан COVID-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар саны кимегән.

Хәзерге вакытта районда 33 кеше коронавирус белән авырый. Чирләүчеләрнең иң күбе Бәткедә – 6 кеше, Круглое Поледа – 6 кеше, Новотроицкоеда – 4 кеше, Бордыбашта – 3 кеше. Күпчелек авылларда бер-ике авыру барлыгы ачыкланган.

Коронавирустан саклануның төп чарасы – вакцина ясату, дип ассызыклый Галим Сабирҗанов.

Район үзәк больницасында, фельдшер-акушерлык пунктларында прививка куйдыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар, вакцина да җитәрлек. Районга грипптан да вакцина кайткан. COVID-19га прививка ясатканнан соң бер ай үткәч, гриппка каршы да вакцина кадатырга ярый.

Район башлыгы Фаил Камаев коронавирустан вакцина ясату буенча махсус комиссия төзеп, авыл халкына аңлатулар алып барырга чакырды. Хуҗалыкларда йөрергә, өйләргә чыгарга тәкъдим итте. График төзеп, вакцина ясау өчен үзәк больницадан медицина хезмәткәрләрен чакырырга кирәк, диде.

Коронавирус торган саен мутацияләнә, хәзер аның «Дельта» штаммы көчәйгән. Бу штамм бик көчле һәм куркыныч, диләр белгечләр. Шуңа күрә прививка ясату – үзегезне, якыннарыгызны саклау ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек коронавирус