Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы Кнәз авылында хәрби дан музее ачылды

14 февральдә Кнәз авылында Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан, «Ватанның лаеклы уллары» дип исемләнгән митинг үтте. Ул «Патриот» - хәрби дан музее ачылу белән дә үзенчәлекле булды.

Митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев ачып җибәрде.

- Әфган җирләреннән совет гаскәрләрен чыгаруга да 26 ел вакыт үтеп киткән. Шуңа багышланган митингны Кнәз авыл җирлегендә оештыруыбыз традициягә әйләнеп китте. Күпме райондашларыбыз Әфган, Чечня сугышларында катнашты, кайберләре әйләнеп кайтмады. Аларның якты истәлекләрен саклау, батырлыкларын зурлау, үсмер буынга үрнәк итеп кую - бурычыбыз. Хәрби дан музее Иске Абдул авылында да уңышлы эшләп килә. Бу музейларның бүгенге һәм килер буыннар өчен тарихи истәлеге зур, - диде Рәсим Вәсимович.

Аннары Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, полковник Рәис Юнысов хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны котлады һәм юбилей медальләре тапшырды.

Чечняда ятып калган райондашыбыз, өлкән лейтенант Валерий Пучининның сыйныфташы, бүгенге көндә «Кама-Бекон» җәмгыяте генераль директоры Равил Сәфиуллин да митингта чыгыш ясады. Ул барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен әйтте, Валерий Пучининның әнисе - Елена Алексеевна белән һәрвакыт элемтәдә торуы, ярдәмләшеп яшәүләре хакында сөйләде. Россия берлеге исеменнән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның җәмәгать оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов Әфган хәрәкәте активистларына «Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен» истәлек медальләре тапшырды.

Кнәз урта мәктәбенең барлык укучылары исеменнән рәхмәт сүзләре белән X сыйныф укучысы Дмитрий Овчинников чыгыш ясады. Соңыннан исә һәлак булган райондашларыбызны бер минут тын калып искә алдылар. Балалар хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган егетләрнең әниләренә, туганнарына чәчәкләр бүләк иттеләр.

Авыл мәдәният йорты каршына бик күп халык җыелган иде. Әфганчылар сугышчан дусларын искә алып, тын гына басып торды, газиз улларын югалткан әниләр күз яшьләрен яшерә алмады митингта. Күпме газап, күпме сагыш иде ул күзләрдә...

Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева митингтан соң бөтен кешене музей ачу тантанасына чакырды.

- 2013 елда «РИТЭК» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, мин 500 мең сум грант откан идем. Хәрби дан музеен шул грант исәбенә җиткердек. Моннан тыш, иганәчеләрнең дә олы ярдәме тиде. Үткәнебезне саклап калу, үсеп килгән буынга патриотик тәрбия бирү максатына хезмәт итсен дигән ният белән эшләдек без бу музейны. Әлеге проект үсмер буынны тәрбияләүдә уңай ролен уйнар дип өметләнәбез, - диде миңа Тамара Егоровна.

Музей, чыннан да, бик матур итеп эшләнгән. Монда Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән райондашларыбызның фотолары да, тыл ветераннары - Кнәз авылы тракторчы кызларының фоторәсемнәре дә урнаштырылган. Әфган сугышында катнашкан кнәзлеләрнең фотосурәтләре аерым урын алып тора. Музей экспонатларына килгәндә, монда сугышчының хәрби киемнәре дә, гранаталар, хатлар, сугышчыларның шәхси әйберләре дә - гомумән, нәрсә генә юк. Музейга кергән һәрбер кеше аларны игътибар белән карады.

- Музейда Пучининнар гаиләсенә «Җиңүчеләр династиясе» дип аталган махсус экспозиция дә урнаштырдык. Авылдашыбыз, героебыз Валерий Пучинин батырлык күрсәтеп, сугыш кырында ятып калган. Аның әтисе дә, бабасы да, бабасының әтисе дә - төрле сугышлар кичкән ветераннар. Аларның батырлыгы - мәңге безнең йөрәктә, - дип сөйләде Тамара Тузеева.

Музей өчен материалларны табу, барлау эше бик озак барган. Мәгълүматны алар сугышчыларның хәрби билет һәм исәп карталарыннан туплаган. Фотоларны эзләү өчен еш кына зиратларга да барырга туры килгән. Каберлекләр аша кемнең кайчан туганы, кайчан үлгәне - шуларны белгәннәр.

- Музейга экспонатларны урнаштыру эшендә миңа запастагы подполковник Руслан Иванилов, Елена Пучинина, Михаил Жилиннар булышты. Моннан тыш, предприятие җитәкчеләренә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтләр әйтәсе килә. Музеебыз - истәлекләр йорты булып, сугышчы-интернационалистларның очрашып, яшьләр белән аралашу урыны булсын дибез. Үсеп килүче буыныбыз очрашуларга килеп, ветераннар белән аралашып, күңелләренә ватанпәрвәрлек хисе алса, безнең максатыбыз үтәлгән дип саналачак, - диде Тамара Тузеева.

P.S. Митингтан һәм музей ачылышыннан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби дан музее