Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Табиблар Тукай районында яшәүче сугыш ветераннарының сәламәтлеген тикшерде

Бу көннәрдә ил белән зур вакыйга - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерләнәбез. Мәдәният йортлары, китапханәләрдә әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрелә, сугыш ветераннарына багышлап стендлар эшләнә. Сугыштан җиңү яулап кайтып, төрле елларда вафат булган солдат-авылдашларның каберләрен барлау, карау бурычы да куелды.

Ә исән-сау сугыш ветераннары, тыл ветераннары һәм инде олыгаеп килүче сугыш чоры балаларының сәламәтлеген кайгырту максатыннан диспансеризация үткәрелә.

Әле узган атнада гына 14 авылга медицина хезмәте күрсәтә торган Күзкәй амбулаториясендә өлкәннәребезнең сәламәтлеген тикшерү, кирәк булган хәлдә дәвалау чаралары күрү максатында махсус комиссия эшләде. Барлыгы 97 сугыш һәм тыл ветераннарын колак, күз, хатын-кыз врачлары, невропатолог, терапевт кабул итте. Белгечләр кан анализларын алдылар, күзнең кан басымын үлчәү, кардиограмма ясау, кан басымын тикшерү кебек диагностик чаралар үткәрделәр. «Олыгайдылар инде сугыш чоры кешеләре, сәламәтлекләре какшаган, барысына да диярлек төрле дәвалау чаралары билгеләнде, аларны үзебезнең шәфкать туташлары дәвалый», - ди терапевт Рәфкать Юлаев. Билгеле инде, җитдирәк чирләргә дәвалану өчен төрле больницаларга юлламалар да бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап