Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кануннарның үтәлеше – прокуратура күзәтчелегендә

Район прокуратурасы үзенең эшчәнлеген 2012 елның 17 гыйнварында кабул ителгән "Россия Федерациясе прокуратурасы турында"гы 2002-1 Федераль законга (барлык үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) таянып, кануннарны бозуга чик куюда эш формалары, ысуллары һәм хәл итү чаралары төрле булган юнәлешләрдә алып бара.

Әлеге юнәлешләрнең иң мөһимнәренә тукталыйк:

- предприятиеләр, учреждениеләр, барлык төр милек формаларындагы оешмалар, җирле үзидарә, башкарма власть органнарының райондагы подразделениеләре, аларның вазыйфаи затлары тарафыннан Конституциянең, Федераль һәм Татарстан Республикасы кануннарының төгәл һәм бердәй үтәлешенә, шулай ук субъектлар төзегән хокукый актларның гамәлдәге кануннарга нигезләнгән булуына күзәтчелек;

- норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү;

- кеше һәм гражданинның хокуклары һәм иреге тәэмин ителүгә күзәтчелек;

- оператив-эзләү, сорау алу, башлангыч тикшерү эшчәнлеген алып баручы органнарның кануннарны үтәвенә күзәтчелек;

- хокук саклау органнарының җинаятьчелек белән көрәшү эшчәнлеген координацияләү;

- судлар караган эшләрдә катнашу;

- суд тарафыннан билгеләнгән җинаять җәзаларының үтәлешенә күзәтчелек.

Россиядә, нигездә, барлык сфералардагы эшчәнлекләр һәм мөнәсәбәтләр прокуратура күзәтчелегендә. Беренче карашка, бүгенге демократия һәм суд системасы алга киткән шартларда мондый күзәтүгә ихтыяҗ да юк сыман. Ләкин агымдагы елда Парламент Ассамблеясы һәм Европа Союзы Министрлар Комитеты күпьеллык фикер алышулардан соң җинаять юстициясе системасыннан тыш прокурор күзәтүенең Россия тәҗрибәсен, аеруча кеше хокукларын һәм халык мәнфәгатьләрен ачыктан-ачык яклауга кагылышлысын башка илләргә дә тәкъдим иттеләр. Элек Европа юристлары, прокуратура ул судларда җинаять эшләре каралганда гаепләү функциясен башкаручы буларак кына кирәк, дип исәпли иделәр. Ә бүгенге Европа прокуратураның Россия моделен таный. Һәм әгәр прокуратурага миллионлаган гражданнарның мәнфәгатьләрен, шул исәптән, социаль тәэминат, гражданлык, хезмәт, гаилә, торак һәм сайлау хокукларын яклауны тапшырсак, граҗданнарның бик күп вакытын ала, шулай ук пошлиналар һәм адвокат хезмәте өчен түләүләр белән бәйле матди чыгымнар таләп итә торган суд системасының эше шактый кимиячәк дигән фикердә. Иң мөһиме, прокуратура гражданнарның хокукларын яклауны тиз вакытта һәм түләүсез башкара. Моның өчен аның арсеналында кирәкле чаралар һәм ысуллар җитәрлек, шул исәптән, прокуратура ахыргы чиктә пошлинасыз гына аерым кеше мәнфәгатен яклап судка мөрәҗәгать итү, аннан соң әлеге дәгъваны яклап судта чыгыш ясау хокукына да ия.

Сүз дә юк, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерүгә прокуратура хезмәткәрләре бик күп вакыт һәм көч сарыф итә. Әйтик, 2012 елның 9 аенда район прокуратурасына 462 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән, 356сы турыдан-туры прокуратура тарафыннан каралды шуның 88е прокурор катнашы белән канәгатьләндерелде һәм әлеге күрсәткеч 25 процент тәшкил итте. Гражданнарның хезмәткә хокукларын бозуга кагылышлы 61 мөрәҗәгать килде һәм барлык мөрәҗәгатьләрнең 17 процентын тәшкил итте. 30 мөрәҗәгать, ягъни яртысы канәгатьләндерелде. Күпчелеге хезмәт хакын түләмәү белән бәйле.

Тикшерүчеләр һәм сорау алучылар эшчәнлегенә кагылышлы 61 шикаять кабул ителде, шуның 23е канәгатьләндерелде. Суд приставларының эшчәнлегенә бәйле 12 мөрәҗәгать булды, 1се канәгатьләндерелде. Җир канунын бозуга карата 56 мөрәҗәгать кабул ителде, 8е канәгатьләндерелде. Мәрәҗәгатьләр, нигездә, җир мәсьәләләре буенча: узган елдагы кебек үк "Хәйруллин Ф. Ш." КФХ, "Тимерхан" агрофирмасы һәм Хәйруллина А.К физик затыннан кабул ителде.

Моннан тыш, прокуратура хокуклары бозылган очракта дәүләт һәм муниципалитет мәнфәгатьләрен яклый. Әйтик, кануннарны бозу дәүләт һәм муниципалитет милкенә, әйләнә-тирә мохитка, җиргә зыян салу, шулай ук мобиль әзерлек һәм гражданлык оборонасы белән бәйле булганда. Андый очракларда прокуратура гаеплеләрне җаваплылыкка тарту, салынган зыян суммасын мәҗбүри түләтү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү, кылынган гамәлләрне законлы яки законсыз дип тану һәм аерым бурычлар йөкләү хокукына ия.

Район прокуратурасына йөкләнгән функцияләрне 6 оператив һәм 2 техник хезмәткәр башкара. Барысының да белгечлеге буенча эш стажы 5 елдан артык, тәҗрибәсе җитәрлек. Прокуратура шулай ук эш өчен кирәкле чаралар һәм транспорт белән тәэмин ителгән.

Район территориясендә гражданнарның хокукларын, эшмәкәрлекнең үсешен тәэмин итүче дәүләт һәм муниципаль механизмнар, структуралар гамәлдәге кануннарга таянып эшлиләр.

2012 елның 9 аенда прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә, район җирлегендә барлыгы 1667 канун бозу факты теркәлде (узган елгыдан 749га күбрәк), шуның 363е икътисад өлкәсендә, шул исәптән, 56сы - бюджет канунын, 55е салым кануны, 120се табигатьне саклау канунын бозган өчен, 918е хезмәт канунын бозу, шул исәптән, 862се хезмәткә түләү һәм 16сы хезмәтне саклау белән бәйле. 137 очракта яшүсмерләр һәм яшьләр турындагы канун бозылган.

Чыннан да, статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, хезмәт канунын бозу очраклары арта, аеруча хезмәт хакын түләмәү фактлары җәмгыятьтә социаль киеренкелек артуга китерә. Әлеге сферада иң җитди хокук бозулар "Тукай азык-төлек корпорациясе" Агрофирмасы" ҖЧҖ, "Кама" Агрофирмасы" ҖЧҖ, "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖ, Бәткедәге суднолар төзү предприятиеләре җитәкчеләре тарафыннан кылынды.

Әлеге җитәкчеләргә карата прокуратура арсеналындагы барлык тәэсир итү чаралары да кулланылды: гаеплеләр законда каралган җаваплылыкка тартылды, эшчеләргә түләнмәгән хезмәт хакы прокурорның судка мөрәҗәгате нәтиҗәсендә кайтарылды. Судка барлыгы 834 дәгъва юлланды һәм барысы да канәгатьләндерелде. Прокурор карары белән 8 җитәкче - административ җаваплылыкка, 15 дәгъва-гариза нигезендә 8 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Җирле үзидарә органнары төзегән хокукый актларның законлылыгы коррупциягә каршы экспертиза белән тикшерелә.

Прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнары төзегән 162 норматив-хокукый актның гамәлдәге кануннарга җавап бирмәве ачыкланды. 127 прокурор протесты авыл җирлекләренең вәкиллекле һәм башкарма органнары һәм район башкарма комитеты тарафыннан каралды һәм канәгатьләндерелде.

Әйтик, Калмаш авыл җирлеге тарафыннан 21 март, 2012 ел "Зияратта урын өчен түләү турында"гы 2/4 нче карар кабул ителгән. Әлеге карар нигезендә, шушы җирлектә туган, ләкин вафат булган вакытына бу җирлектә теркәлмәгән мәрхүмнәрне күмү өчен зияратта урын - 5000 сум, биредә тумаган һәм теркәлмәгән очракта 7000 сум күләмендә билгеләнгән.
Ләкин "Җирләү һәм күмү эшләре турында"гы( 12.11.1996) 8нче Федераль Законның 9нчы маддәсе нигезендә, Россия Федерациясе территориясендәге һәр кешегә үлгәннән соң (алдан әйтелгән теләген искә алып) җирләү өчен түләүсез урын бирелергә тиеш. Әлеге хокук бозуны исәпкә алып, Калмаш җирле үзидарә карарына протест бирелде һәм канәгатьләндерелде.

Дәүләт һәм муниципаль милек һәм аренда законнары сферасында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, муниципаль милек белән законсыз эш итү очраклары теркәлде. Әйтик, Мәләкәс авылындагы "Тамчыкай" балалар бакчасының бүлмәләренең килешү нигезендә "Таттелеком" ҖЧҖенә элемтә бүлеген урнаштыру өчен 2014 елга кадәр арендага бирелү факты ачыкланды. Прокурор тикшерүе нәтиҗәсендә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе боерыгы белән балалар бакчасы бинасының беренче катындагы куллануда булмаган муниципаль милек әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең оператив идарәсеннән алынды, чөнки "Тамчыкай" балалар бакчасының әлеге милек белән эш итү хокукы юк.

Җир һәм экология кануннары, табигатьне саклау органнары белән берлектә үткәрелгән тикшерүләрдә җир участокларын каты көнкүреш һәм производство калдыклары пычрату сыйфатында җир кануннарын бозу фактлары ачыкланды.

Җир мөнәсәбәтләре сферасында гржданнардан, фермерлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җирләрне законсыз биләү турында шикаятьләр алынды һәм канәгатьләндерелде. Әйтик, "Көньяк Суровка" предприятиесе "Тукай азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖ аредасында булган авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җир участогы аша дачаларга транспорт йөрерлек итеп юл күтәрткән. Прокуратура әлеге предприятиегә кисәтү җибәрде.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан 2012 ел һәм планлы 2013, 2014 елларга бюджет турында карарлар кабул иткәндә бюджет кануннарын бозу фактлары ачыкланды. Әйтик, 23 җирле үзидарәнең бюджет турындагы карарларында финанс елына муниципаль гарантия бирелү программасы күрсәтелмәгән. Протест бирү юлы белән әлеге хокук бозуларга чик куелды.

Сәламәтлек саклау сферасында да хокук бозулар шактый. Район фельдшер-акушерлык пунктларында медицина препаратларын һәм вакциналарны саклау шартлары бозыла. Прокурор тикшерүләре вакытында Әҗмәкәй авылы медпунктында дарулар өчен махсус суыткычның булмавы, су, канализация проблемалары ачыкланды.

Яшүсмерләр һәм яшьләр турындагы кануннарны бозуның 137 факты теркәлде. Күзәтүсезлек һәм яшүсмерләрнең хокук бозуларын профилактикалау системасына караган барлык органнар һәм учреждениеләрнең эшчәнлеге тикшерелде, кайбер затларның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве ачыкланды. Әлеге хокук бозуларга чик кую максатында 14 кисәтү җибәрелде, аларны тикшерү нәтиҗәсендә 63 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Балигъ булмаганнарны яклап, судка 33 дәгъва җибәрелде, шуларның 4се ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында. Шулай ук мәктәп автобусларының балаларны имин йөртү таләпләренә җавап бирүенә ирешү өчен прокуратурага "үз сүзен" әйтергә туры килде.

Гомумтикшерү нәтиҗәләре буенча яшүсмерләрнең мәнфәгатьләрен яклап прокурор тәкъдиме белән 7 җинаять эше кузгатылды. Агымдагы елда яшүсмерләр тарафыннан 1 җинаять кылынган (узган елгыдан 4кә ким).

Коррупция белән бәйле җинаятьләргә килгәндә, узган чорда 12 очрак ачылды, ләкин 6сы буенча гына җинаять эше кузгатылды. Чөнки кайбер эшләр буенча җинаять эшчәнлегенең берничә эпизоды тикшерелә. Коррупция белән бәйле 2 очрак - юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта административ протокол төзетмәс өчен ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирергә теләү белән бәйле. Нәтиҗәдә, транспорт йөртүчеләр җәзага тартылды.

Чын мәгънәсендә коррупция очраклары да бар. Әйтик, элеккеге авыл җирлеге башлыгы һәм аның урынбасарына карата 2 җинаять эше кузгатылды. Хуҗалык кенәгәсеннән ялган документ белән үзләренә һәм якыннарына җир участоклары алганнар. Вазыйфаи вәкаләтләреннән явыз рәвештә файдаланган өчен икесенә дә җинаять җәзасы яный.

Хокук саклау органнары эшчәнлегендә дә җитешсезлекләр бар. Әйтик, узган чорда прокуратура тарафыннан җинаять турында хәбәр итү буенча "кире кагылган" 746 материал тикшерелде. Шуларның 157се җинаять эше кузгатуны кире кагу турындагы карарны юкка чыгару өчен өстәмә тикшерүгә җибәрелде. Шулай ук тикшерүне туктату турында 20 карар юкка чыгарылды. Сорау алучыларга тикшерелә торган эшләр буенча 73 язма күрсәтмә җибәрелде.

2012 елдан прокуратура органнарына җинаятьчелекнең дәүләт статистик исәбен алып бару һәм җинаятьләрне тикшерү буенча өстәмә функцияләр йөкләнде. Моннан тыш, Федерациянең 4 субъекты арасында прокуратура линиясе буенча электрон исәп һәм җинаятьләр турындагы хәбәрләрне туплау, карау һәм тикшерү базасын төзү буенча Татарстан 2013 елга пилот проектына кертелде. Димәк, безнең алда тагын да колачлырак һәм җаваплырак эшләр тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун прокуратура