Иске Җиреклегә – балалар бакчасы, Комсомолец, «Татарстан» совхозы поселокларына юл кирәк
Иске Җирекледә бүген 1200 дән артык кеше яши, кечкенә генә авыл соңгы елларда зур поселокка әверелде. Төзелеш һаман дәвам итә, халык саны арта. Поселокта балалар бакчасы юк, мәктәпкәчә яшьтәге 150 баланы әти-әниләре Чаллыга йөртә. 27 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна...
Ул әти-әниләр исеменнән Иске Җирекледә балалар бакчасы төзүне сорады. Түбән Суыксуда да балалар бакчасына ремонт кирәк. Комсомолец, «Татарстан» совхозы поселокларында яшәүчеләрне юл төзелеше борчый. «Кама-Бекон» яныннан әйләнгеч юл төзү 131 миллион сумга төшә. Ул кешеләр куркынычсызлыгы, дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау уңаеннан да бик мөһим. Суровкада яшәүчеләрне яңа урамнарга газ кертү, юллар салу, гомумән, коммуникацияләр булдыру мәсьәләсе борчый. «Электр белән җылытуга аена 15әр мең түләү килә, шартлар булмау аркасында төзегән йортыбызга күчә алмый торабыз», - диде кабул итүгә килгән гаилә башлыгы. Бу эшләр федераль программаларга керүне, зур финанс чыгымнар таләп итә. Эшне проекттан башлыйсы, анысы да шактый тора. «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Тукай районы җирле бүлеге җәмәгать кабул итү урынында үткән кабул итүендә күтәрелгән бу сораулар буенча муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев хәлнең торышы буенча аңлатып үтте. «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итү вакытында күтәрелгән сорауларны каләмгә алды. Ул очрашуга килүчеләргә узган ел республика күләмендә Татарстан җитәкчеләре катнашында үткәрелгән халык җыеннарында һәм мондый кабул итүләр вакытында күтәрелгән мәсьәләләргә аерым игътибар бирелүен әйтте. Татьяна Васильевна сорауларның бер өлеше быел хәл ителәчәк, кайберләре киләсе ел программаларына кертелде, диде, сайлаучылар наказларын тиешле урыннарга җиткерергә, аларны чишүдә булдыра алганны эшләргә вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев