Иске Гәрдәле буасы ремонтлана
567
0
0
Узган атнада редакциягә Иске Гәрдәле авылыннан Рәфикъ Шәрипов керде. "Мин авылның инеш артындагы Заречная урамында яшим. Көн саен Чаллыга йөреп эшлим. Язгы ташу вакытында да, көзге пычракларда да урам халкы күпер аша чыкканда бик нык интегә иде. Ә кинәт ташу киткән 2012 елның язында бөтенләй юлсыз калдык. Ниһаять, узган яз...
Иске Гәрдәленең Үзәк урамы белән Заречная урамын зур булмаган күл аерып тора. Бер урамнан икенчесенә авыл уртасындагы һәм авыл башындагы ике күпер аша йөриләр. Чыннан да, язгы ташу чорында биредә ел саен проблемалар булмый калмый. Уртадагы күпер бер генә машина сыярлык, бик тар. Аны авыл халкы запастагы чыгу урыны кебек кенә тота. Ә төп юл югары очтагы күпер аша. Менә шушы күперне узган елның язында агып китүдән чак кына саклап кала алганнар иде инде. Ул вакытта, аптырагач, су шуннан аксын өчен, "Татарстан коммуналь челтәрләре"нә күпер өстеннән шактый зур ерым ачарга туры килгән иде. Буага капиталь ремонт ясарга кирәклеге шул вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып каршыга килеп басты да инде. Быел аны төзекләндерү буаларны һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән республика программасына кертелде. Проект буенча, биредә 4 млн 900 мең сумлык эш башкарылырга тиеш. Подрядчы оешма итеп "Татмелиоводстрой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте билгеләнде. Оешманың җитәкчесе Вахит Гыйздәтуллинның әйтүенчә, быелга ул акчаның 300 мең сумы бүлеп бирелгән. Эш язгы ташулар үткәннән соң, агымдагы елның апрель аенда башланган. Иң беренче эш итеп буа төбендәге су торбасына яңа ачу-ябу җайланмалары куелган, коелар эшләнгән, авария булганда кулланыла торган махсус зур торба автомат режимга көйләнгән. Ягъни буадагы суның күләме тиешледән арта икән, су юлы автомат рәвештә ачыла, аннары үзе ябыла. Шулай ук күпер якынча алты метрга киңәйтелгән, хәзер юлның киңлеге 10 метрдан артык. Шулай ук ул биегәйтелгән. Вахит Вагыйзовичның әйтүенчә, күпер әле тагын 1 метр тирәсе күтәртеләчәк. Аннары вак таш җәеләчәк. Шулай ук биредә янгын сүндерү машиналарына төшеп су алу өчен махсус юл ясау, су тутыру җайланмалары көйләү планлаштырыла. Җайланмалар сатып алынган инде, урнаштырасы гына кала.
Узган яз, күперне ташу алып китмәсен өчен, суны көздән үк агызып калдырганнар иде. Авыл халкы ул вакытта янгын куркынычсызлыгы ягыннан да, каз-үрдәкләргә дә су кирәк, авылда бер буасыз булмый бит инде дип бик борчылды. Вахит Гыйздәтуллинның әйтүенчә, буа төзекләнеп беткәч, су елына ике мәртәбә кыска гына вакытка агызып алыначак, аннары ел дәвамында күл тулы торачак. 2012 ел язы кабатланган очракта да су күпер өстеннән чыкмаячак дип ышандыра подрядчы оешма җитәкчесе.
Эш башланган икән, ахырына кадәр җитәр, күп еллар кабатланып килгән проблема артта калыр дип ышана Заречная урамы халкы. Ниһаять, без дә язгы-көзге пычракларда яхшы юлдан йөрербез дип өметләнәләр алар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.3200
-
10 апрель 2021 - 12:40Шәфкать ияләре турында язуыгызга рәхмәт «Якты юл» газетасының 19 март санында Тәнзилә Шәйхнурованың «Аның күңеле изгелектән тукылган» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Рәхмәт редакциягә, кешенең күңелен җылытырлык, өметен уятырлык андый язмалар әледән-әле басылып тора.3200
-
10 апрель 2021 - 11:25Боерган – эшкә уңганнар авылы Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук нәсел, ыруг, җирлек шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга ядкарь итеп тапшыра килгәннәр. Буыннар чылбырын тоташтыручы шәҗәрә бәйрәме Боерган авыл җирлегендә узды.3000
-
10 апрель 2021 - 09:55Фотосурәтләрдә – район тарихы Районга Тукай исеме бирелүнең 45 еллыгы кысаларында без «Якты юл» газетасының 19 март санында (№19) танылган фотограф Николай Тугановның тарихи фотоларын бастырган идек. Әлеге сәхифә укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Алар бу фотоларның үзләрендә матур хатирәләрне яңартуын, танышларын, дусларын, туганнарын тануларын әйттеләр. Мөмкин булса, тарихи сурәтләрне бастыруны дәвам итүне сорадылар. Фотолар параллель рәвештә газетаның Инстаграм битендә дә урын алды. «Якты юл» битендә (instagram.com/yakti_ul) чыккан фотолар астында, әйтик, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова үз авылдашларын танып, «Безнекеләр Көлтә бәйрәмендә» дип язды. Мерәслеләр ат арбасында гармуннар уйнап җырлаучылардан үз авылдашларын таныды. Рус аккаунтында (instagram.com/svetlyj_put) аларның «Рәйхан» ансамбле үзешчәннәре икәнен билгеләп үттеләр. Савымчылар бәйгесендә төшкән фото астына «Мәгариф» колхозының алдынгы сыер савучысы Разия апа Мотыйгуллина» дип яздылар. Фәйрүзә Гыйльфанова исемле язылучыбыз «Калмия авылы апалары, егетләре. Күпчелеге инде бакыйлыкка күчте, урыннары оҗмахта булсын!» дигән комментарий калдырды.4300
-
9 апрель 2021 - 15:20Кикбоксинг осталары Бәтке авылы спортчылары Чаллыда 2008-2010 елгы балалар арасында кикбоксинг буенча Ачык Чемпионат һәм Беренчелектә катнаштылар.10500
-
9 апрель 2021 - 14:20Гаилә тарихында – гасырлар авазы Бу көннәрдә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы бәйгеләре үтә.9500
-
9 апрель 2021 - 12:10Язгы эшләргә – сәйдәшлеләр үрнәгендә Районда язгы кыр эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»нә җыелып киңәшләштеләр. Сәйдәшлеләрнең эш оештыру үрнәге белән таныштылар. Россельхозцентр белгечләренең киңәшләрен тыңладылар.7900
-
9 апрель 2021 - 10:45Роксана – беренче! Тукай районы спортчылары бадминтон буенча Кама аръягы лигасы ТР шәхси кубогының икенче сайлап алу этабында катнашты.10100
-
9 апрель 2021 - 09:40«Миңнехуҗина» фермер хуҗалыгында үләннәрне тукландыралар Бакчасарай авылындагы «Миңнехуҗина М.Н.» фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә кереште.11200
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.3200
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.36000
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.35900
-
9 апрель 2021 - 10:20
-
9 апрель 2021 - 09:20Фаил Камаев «Якты юл»га язылды. Ә сез?..Тукай районы башлыгы 2021 елның икенче яртысына «Якты юл» газетасына язылды.10600
-
7 апрель 2021 - 11:10Аралашу кыйммәт Газетабызның узган санында районга илебезнең төрле төбәкләреннән фермерлык һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре килүе турында хәбәр иткән идек инде. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар районыбызның төрле юнәлешләрдә эшләүче уңышка ирешкән хуҗалыклары һәм предприятиеләре белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчеләре очрашуларда үзләренең хезмәтләре, планнары турында сөйләделәр, җыенга мөнәсәбәтле фикерләре белән уртаклаштылар. Читтән килгән эшмәкәрләр дә газета журналистларына үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, Тукай районы турында үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан, «Энергетик» мәдәният йортына җыелып, очрашуга йомгак ясалды.17200
-
7 апрель 2021 - 14:10Түбән Суыксу мәктәбенә Дума депутаты килде РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Түбән Суыксу мәктәбендә парламент дәресе уздырды.17100
-
8 апрель 2021 - 13:38Автобусларны тикшерәләр Автобус йөртүчеләрнең гаебе аркасында чыккан юл-транстпорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, районда 8 апрельдән 15енә кадәр «Автобус» профилактик чарасы игълан ителде.17100
© 2011 - 2021. Якты юл ("Светлый путь"). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Электронная почта:
yakti.ul76@gmail.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+