Атна буе диярлек явып торган яңгырлар кыр эшләрен туктатты. Шулай да «Чаллы яшелчәсе» хезмәтчәннәре һава аязган арада кәбестә басуында эшләүләрен дәвам итәләр. 50 гектар басудагы бу яшелчә уңышы зарланырлык түгел.
- Эшебез җиңелләрдән түгел. Яңгырда да кәбестәне алып, машинага төяп җибәрәбез. Үзегез күрәсез, яңгырдан соң җир нык юеш, басуга керерлек түгел. Өлгергән уңышны җыеп алмыйча да булмый - вакыты җитте. Резин итекләр киеп, бата-чума булса да, кәбестә алабыз, - ди хуҗалыкта егерме җиде елдан артык эшләүче Халидә Вәлиуллина.
Чыннан да, басуга аяк басу белән, резин итекләр йомшак, юеш җиргә «сеңеп» керәләр - тартып ал гына! Монда эшләү түгел, атлап йөрүе дә кыен. Шуңа күрә, биредәге хатын-кызларның тырышлыкларына сокланмый мөмкин түгел. Яңгырда да саз ерып, юешләнеп йөрүләрен күз алдына китерсәң - өстәлдәге яшелчәнең нинди зур хезмәт бәрабәренә безгә килеп җитүе дә хәйран калырлык.
- Кәбестә ризык булып өстәлгә килгәнче, байтак мәшәкатьләнергә туры килә. Февраль аенда ук орлык әзерлибез, - дип сөйли «Чаллы яшелчәсе»нең баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов. - Орлыгын чәчү өчен җирен, кассеталарын әзерлибез, аннары теплицада тишелеп, ныгыган үсентеләрне ачык грунтка күчерәбез, - ди ул.
Әйе, яшелчәчелекнең тырышлык, үҗәтлек таләп итүче тагын бер тармак икәненә янә бер инанасың. Шөкер, быел кәбестә өчен көне уңай: мул итеп яуган яңгыры, аның артыннан килгән эсселек аңа яхшылап үсәргә ирек биргән. Менә бит җәйнең уртасында өлгерүче «тобиа», «бузоний» сортларыннан гектарыннан уртача 400 центнер чыга. Без килгәндә хуҗалык эшчеләре нәкъ менә шушы сортны җыю белән мәшгуль иде.
- Иртә өлгерүче «чамп», «бурбон» сортлы кәбестәне җыеп бетердек инде. Соң өлгерүче «аман», «экстра», «арривист» сортлы кәбестәләрдән дә яхшы уңыш алырбыз дип өмет итәбез - гектарыннан уртача 600-800 центнер кәбестә чыгар дибез. Кәбестә һәм башка төр яшелчә белән балалар бакчаларын, мәктәпләрне, Чаллы, Алабуга шәһәре, район халкын тәэмин итәбез. Аллага шөкер, сатып алучыларыбыз юк түгел. Кәбестәне ваклап, күмәртәләп алучылар да бар. Бәясенә килгәндә, килограммы якынча 6-8 сум тора, - ди Илдус Фидүс улы.
Кәбестә алуда барлыгы 15 кеше эшли. Пәнҗешәмбе көнне исә без килгән участокта машина йөртүче белән бергә 8 кеше иде. Алар - егерме елдан артык «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында эшләүче Надежда Колбасова, Халидә Вәлиуллина, аларның хезмәттәшләре Румия Наҗметдинова, Гөлназ Лесникова, Лидия Феоктистова, Елена Косачева, Гөлзидә Таһирова. Басудан көн саен 20 тоннага якын кәбестә җыеп алына.
Биредә шулай ук 40 гектардагы мәйданда «бордо» сортлы аш чөгендере дә үстергәннәр. Аның да уңышын җыя башлаганнар инде. Илдус Фидусович сүзләренә караганда, бер-ике атнадан хуҗалыкта кишер, бәрәңге алуга да керешергә уйлыйлар.
Хезмәт хакына килгәндә, «Чаллы яшелчәсе»ндә аны айдан-айга түләп баралар. Аралашу вакытында бүгенге көндә бик актуаль мәсьәләләрнең берсе - чит ил продукциясенә булган тыюлар турында да сөйләшеп алдык.
- Чикләүләр кертелгәч, җитештергән продукциягезгә карата сорау арткандыр. Яңа сатып алучылар да барлыкка килгәндер, - дим хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйповка.
- Юк, чикләүләр кертелгәнче үк продукциябезнең сатылмый ятканы булмады. Моңарчы җитештерелгән продукцияне кемнәр сатып алган, әле дә алар белән эшли киләбез. Хөкүмәтнең бәяләрне бәйдә тоту сәясәтенә теләктәшлек күрсәтеп, яшелчәгә бәяләрне үзгәртмәскә тырышабыз, - диде ул.
Нет комментариев