Тукай районының икътисад кризисына каршы тору комиссиясе:әлегә кыскартулар юк, бюджетка керемнәр кими
«Безнең предприятиеләрдә бүгенге хәл тотрыклы, хезмәт хакын арттырмасак та, хәзергә вакытында түләп бара алабыз, әлегә кыскартулар юк», - дип белдерделәр узган атнада район территориясендә 2015 елга социаль тотрыклылык һәм икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча комиссия утырышына килгән оешма вәкилләре. Әйтергә кирәк, утырышка ул көнне чакырылган предприятиеләр тотрыклы эшләүчеләр, аякларында...
Икътисад кризисына каршы тору комиссияләре республика Президенты кушуы буенча һәр районда эшли башлады. Аңа бездә район башлыгы Васил Хаҗиев рәислек итә. Комиссия сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, икътисад секторының башка тармакларында тотрыклылыкны тәэмин итү, район халкына экономик һәм социаль ярдәм күрсәтү чараларын үз эченә алган махсус программа кысаларында эшли.
Предприятие һәм оешмаларда эш урыннары кыскармаганмы, җирле бюджетка салымнар һәм Пенсия фондына түләүләр вакытында башкарыламы - әлеге һәм башка сорауларны комиссия көндәлек режимда тикшереп торачак. Бу юлы утырышка район бюджетын формалаштыручы урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары чакырылса, киләсе очрашулар авыл хуҗалыгы оешмалары, транспорт предприятиеләре һәм башка тармаклар катнашында узачак, дип белдерде комиссия рәисе урынбасары, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев утырышта. Шулай ук ул комиссия әгъзаларын 2015 елга район бюджеты белән таныштырып үтте. Бюджетның керем өлеше 640,8 млн сумны тәшкил итә. Аның 294,6 млн сумы (46 проценты) үзкеремнәр өлеше, ягъни хуҗалык субъектларыннан кергән салымнар исәбеннән җыелырга тиеш. Чыгымнар да 640,8 млн дип билгеләнгән. Гыйнвар аенда район бюджетына кергән салымнар билгеләнгән сумманың 6 процентын тәшкил иткән. Бу 2014 елга караганда 3 процентка кимрәк. Салымның вакытында түләнми калган өлеше - 6,7 млн сум. Якынча исәпләүләр буенча, беренче кварталда керемнәр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка кимер дип фаразлана. Керемнәрнең кими баруы мәктәп, балалар бакчалары кебек социаль тармакларны тулы күләмдә финанслый алмау, аларны тоту өчен билгеләнгән чыгымнарның 45,3 млн сумы җитмәү куркынычын тудыра.
Утырышта катнашкан предприятиеләрдә әлеге кыскартулар күзәтелмәсә дә, район оешмаларында киләчәктә бу хәлнең котылгысызлыгы көн кебек ачык. «Кадрларны кыскарту ягын түгел, аларны башка һөнәргә өйрәтеп, коллективта калдырырга тырышу, гел дә булмаса, мәшгульлек үзәгенә җибәрү, урамга чыгармау ягын карарга кирәк», - дип мөрәҗәгать итте предприятие вәкилләренә комиссия утырышын алып баручы Рәсим Асылгәрәев. - Чөнки бер эш урыны - тулы бер гаилә язмышы, диде ул.
Хезмәт базарында хәл бүген ничегрәк соң? Кыен хәлдә калучыларга өметле фаразлар бармы? Бу турыда район мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сиврюк мәгълүмат бирде. Бүген эшсезләр исәбендә районнан 173 кеше тора. Мәгълүматлар базасында район предприятиеләрендә 70 вакансия ачык. Шәһәр буенча исә мәшгульлек үзәгендә 3000гә якын буш эш урыны теркәлгән. Ләкин шунысы бар, кайбер оешмалар үзләрендәге вакансияләр турында үзәккә хәбәр итүне кирәк санамый. Яшьләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, декрет ялында утыручылар, инвалидлар, күп балалы ата-аналар, инвалид балаларны тәрбияләүчеләр, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан чыккан гражданнар өчен эшләүче махсус проектлар белән беррәттән, предприятиеләрдә җитештерүдәге үзгәрешләр белән бәйле рәвештә аларның хезмәткәрләрен башка һөнәргә укыту программасы да эшләвен билгеләп үтте Татьяна Сиврюк. Ул район оешмаларына көтелә торган кыскартулар, ябылулар, тулы булмаган эш көненә күчү, хезмәт хакы түләмичә ялга җибәрү кебек фактлар турында хәбәр бирүләрен сорап предприятиеләргә хатлар юллауларын, тик әлегә кадәр берсеннән дә җавап булмавын әйтте. Җитәкчеләрне моңа җитди карарга чакырды.
Утырышта катнашкан аерым предприятиеләргә килгәндә исә, металл эшкәртү белән шөгыльләнүче «Металист Плюс» җәмгыяте директоры 2015 елга заказлары булуын, июньгә кадәр җитештерү планы төзелүен белдерде. Хезмәт хакын вакытында биреп барабыз, ул уртача 40 мең сум тәшкил итә, шулай да кадрлар алышынып тора, халык соры хезмәт хакына китә, диде ул. Оешмада бүген 100гә якын кеше эшли. Алар, нигездә, тукайлылар. Тәрәзәләр ясаучы «Пластик» предприятиесе җитештерү күләмен узган елдан киметмәүне, кадрларны саклауны күздә тота. Киңәю, яңа җиһазлар алу планлаштырылмавын белдерә. «Челны-мясо» җәмгыяте шулай ук җитештерү күләмен киметмәскә уйлый. Директорның икътисад буенча урынбасары предприятиедә 200ләп кеше эшләвен, специфик һөнәр ияләренең җитмәвен әйтеп үтте. Тагын бер проблема: чималның дефицит була баруын, аны сатып алу бәясенең ике мәртәбә күтәрелүен, шуның белән бәйле рәвештә сату бәясенең дә артуын, әлегә үзләрен чимал белән «Кама-Бекон» тәэмин итеп торуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев