Якты юл
  • Рус Тат
  • Хуҗалык кенәгәсеннән җиргә хокук турында ялган өземтә бирү белән бәйле җинаятьләр күп

    Агымдагы елның тугыз аенда районда коррупция гамәлләре белән бәйле 11 хокук бозу буенча җинаять эше ачылган. Шуларның 5есе РФ Җинаять Кодексының 285 маддәсе, 2 өлеше, ягъни җир участоклары бүлгәндә авыл җирлекләре башлыкларының вазифаларыннан файдаланып закон бозу очраклары буенча. Әлеге һәм башка фактларга дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район прокуроры...

    Моннан тыш, ТР буенча тикшерү идарәсенең районара бүлеге авыл җирлекләре башлыкларының вазифаларыннан законсыз файдаланган 23 очрагы буенча, җинаять җаваплылыгына тарту вакыты үтү белән бәйле рәвештә, җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 3 карар чыгарган.
    Шулай итеп, быел теркәлгән коррупцион характердагы җинаятьләрнең күпчелек өлеше авыл җирлеге башлыкларының хуҗалык кенәгәсеннән халыкка җир участогына хокукы турында ялган өземтәләр бирүе белән бәйле дип ассызыклады киңәшмәдә район прокуроры.
    Хуҗалык кенәгәсеннән бирелгән ялган документлар белән законсыз рәвештә милек итеп рәсмиләштерелгән җирләрне кире кайтаруны сорап прокуратура район судына 11 дәгъва гаризасы җибәргән. Бүгенге көндә тагын шундый 50 гариза әзерләнә.
    Тагын өч җинаять эше РФ Җинаять Кодексының 291 маддәсе 3 өлеше һәм 30 маддәсе 3 өлеше буенча, ягъни ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт биргән өчен ачылган. Ике очрак «Возрождение» бакчачылык ширкәте рәисенең, бер очрак район бүлегендә эшләүче суд приставының вазифаларыннан законсыз файдалану гамәлләренә кагыла.
    Коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау юнәлешендә иң төп проблема - мондый төр кырын эшләрнең күренми һәм беленми калуы, дип билгеләп үтте прокурор.
    Шулай ук федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү өлкәсендә дә район прокуратурасы коррупция гамәлләрен ачыклап тора. Статистик мәгълүматларга караганда, узган тугыз ай эчендә закон бозуның 81 очрагы ачыкланган, шуларның 47се законсыз төзелгән хокукый актлар буенча. 47 факт каралып, закон таләпләренә китерелгән, 14 очрак буенча закон бозуны төзәтергә кушылган, 11 очрак буенча судка дәгъва гаризасы җибәрелгән, хокук бозучыларның 6сы дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 2 очракта җинаять эше ачуга материаллар җыелган, 2 очракта ул ачылган.
    Прокуратураның тагын бер вазифасы - коррупциягә каршы экспертиза үткәрү. Җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән хокукый актларның һәрберсе прокуратура күзлегеннән үтә. Алар федераль һәм республика законнары кысаларыннан читкә тайпылмаганмы, коррупция гамәлләре кермәгәнме - шулар тикшерелә. Тугыз айда кагыйдәләргә туры килмәгән 6 норматив-хокукый акт, 4 норматив булмаган хокукый акт төзелгәнлеге билгеле булган.
    9 декабрьдә БМО Генераль Ассамблеясы раслаган коррупциягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Бүген ришвәтчелек нык киң таралган күренеш һәм аның белән көрәшү сәяси дәрәҗәдәге төп бурычларның берсе, дип билгеләп үтте бу җәһәттән прокурор. «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законда әлеге терминга хезмәт вазифасыннан законсыз файдалану, физик затның ришвәт алу һәм ришвәт бирүе дип аңлатма бирелә. РФ Җинаять Кодексында мондый хокук бозулар өчен 10нан да ким булмаган маддә бар.
    Прокуратураның коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә төп эшчәнлеге норматив-хокукый актларны тикшерү, муниципаль һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен дәүләт милкен кулланганда, товар китерүгә заказлар урнаштырганда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә законнарның үтәлешен контрольдә тоту, күзәтчелек органнарының юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшергәндә закон кысаларыннан чыкмавын, оператив-эзләү эшчәнлеге, җинаятьләрне ачыклау, тикшерү эшләре алып баручы органнарның закон кушканча эшләвен тикшерү һ. б.лардан тора.
    2012 елның декабрендә «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законга 13.3 маддә өстәлгән иде. Ул барлык милек формасындагы оешма һәм предприятиеләрдә коррупцияне кисәтү буенча чаралар кабул итүне күздә тота. Район прокурорының билгеләп үтүенчә, әлегә безнең территориядәге оешма һәм предприятиеләр бу эшкә тотынмаган, норматив документлар кабул ителмәгән, оешмаларда коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча җаваплы затлар билгеләнмәгән, ягъни федераль законның бу маддәсе үтәлмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: