Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн быел районда үзенчәлекле итеп билгеләп үтелде. 15 февральдә "Татарстан" совхозы поселогында Әфганстан, Таҗикстан һәм Чечня җирләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлне ачтылар. Көннең шактый салкын булуына да карамастан, мәдәният йорты каршындагы мәйданга ул көнне меңнән артык кеше җыелган иде. Үз җирлекләреннән генә...

Хәрби хәрәкәтләрдә башын салганнар истәлегенә һәйкәл төзү башлангычын узган ел әфганчылар көнен билгеләп үткәннән соң мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева күтәреп чыга. Озак та үтми, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән берлектә киңәшмә җыела, анда һәр адым җентекләп сөйләшенә, планнар корыла. Иң беренче эш итеп һәйкәлнең нинди буласын күзалларга, аның өчен эшне башкаручы скульптор табарга кирәк була. Тамара Егоровна Яр Чаллы шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать итә. Анда аңа "Россия рәссамнар союзы"ның шәһәрдәге оешмасына барып карарга киңәш бирәләр. Шулай итеп мәдәният йорты директоры әлеге берләшмәнең рәисе Факил Гайфетдиновка чыга. Факил Фоат улы һәм аның ярдәмчеләре булачак һәйкәленең эскизын ясыйлар.

Эшне башкарып чыгу өчен якынча 1 млн сумнан артык акча кирәк булуы исәпләп чыгарыла. Тамара Егоровна үзе социаль проектлар конкурсында катнашып, 350 мең сум күләмендә грант ота. Шулай итеп, һәйкәлгә нигез сала башлар өчен беренче мая кулга керә. Май ахырында авыл җирлегендә хәйрия акциясе игълан ителә. Изге эшкә бар халык алына - олысы да, кечесе дә көченнән килгән кадәр ярдәм итә. Эшмәкәрләр, предприятие-оешма җитәкчеләре турында әйтеп тә торасы юк. Авыл, район белән ниндидер җепләр бәйли икән, берәү дә ярдәм итүдән баш тартмый. Кемдер - 50 сум бирсә, кемдер 50 мең сум кертә. Тамара Егоровна теркәп барган хәйриячеләр исемлеге шулай итеп дәфтәрнең 15-20 битен тутыра. Оештыручы бүген аларның барысына да чын күңелдән рәхмәтен әйтә. Уң кулы булган өлкәннәргә - инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойловка, ветераннар советы рәисе Александр Волковка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Җирләр кардан ачылуга һәйкәл куеласы урынны әзерләү башлана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзләре теләп булышырга алынган авыл кешеләре казыйлар, чистарталар, ком, таш, Бикләннән ак балчык алып кайталар. Кыскасы, бик күп вак эшләр алар ярдәме белән башкарыла. Тамара Тузеева бу урында поселокта яшәүчеләр Павел Чуйкинның, Радик Шәрәфуллинның, Айрат Садыйковның, Ринат Хәйруллинның, Илдар Тәхәвиевның хезмәтләрен атый. Әфганстанда һәлак булган Сергей Поповның сугышчан дусты Илдус Сафинның да һәйкәл урынын әзерләүдәге саллы ярдәмен билгеләп үтә. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмәсен, хәрби комиссар Рәис Юнысов та үз ягыннан киңәшен бирә.

Ә инде җәйгә чыккач, скульпторлар сынны әвәли башлыйлар. Әнә шулай итеп автоматын тотып таш өстенә утырган, карашын еракка төбәгән яшь егет сыны барлыкка килә. Һәйкәлдә "Безне онытмагыз - без Ватаныбызны сакладык!" дигән сүзләр. Мәрмәр ташка исә Кнәз авыл җирлегеннән армия сафларына алынып, Әфган, Таҗикстан, Чечня җирләрендә башын салган өч солдатның исемнәре мәңгеләштерелгән. Бу җирлектән кайнар нокталарда барысы 57 ир-егет хезмәт иткән. Ә район буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләрнең саны 300дән артык. Ни кызганыч, аларның 12сенә сугыш мәхшәрен исән-сау кичәргә, әти-әнисе, туганнары, якыннары белән күрешергә насыйп булмаган.

Чарага килгән Яр Чаллының "Калкан" һәм 82нче кадет мәктәбе укучылары һәлак булганнарның фоторәсемнәрен тотып һәйкәл янәшәсенә үтәләр. Сурәтләрдә - 20-25ен генә тутырырга өлгергән егетләр. Татарстан поселогыннан Сергей Попов, Валерий Максимов, Валерий Пучинин, Бәткедән Сергей Ивыгин, Круглое Поледан Владимир Глухов, Марат Фәйзуллин, Комсомолецтан Сергей Тимашев, Иске Гәрдәледән Рәис Гайнуллин, Калмиядән Равил Хаҗиев, Шилнәбаштан Сергей Атаманов, Кече Шилнәдән Анатолий Цыганов туганнары, якыннары, дуслары күңелендә дә мәңге картаймас, мәңге яшьләр. Ә каршыда - кулларына канәфер чәчәкләре тоткан, күзләре яшькә чыланган Әниләр. Дистә еллар дәвамында кипмәгән ул яшьләргә бүген тыелып тору мөмкинме соң?! Армиядән килгән сирәк хатларның һәр юлын кабат-кабат укып ятлап бетергән, күзенә йокы кермичә таңнар каршылаган, малаеның кайтуын минутларны санап көткән, ә аннары... нарасыеның үлем хәбәрен ишетеп бер төн эчендә чәчләре агарган, хәсрәттән бер елда 20 еллык картайган бөек Аналар бит алар! Хөрмәтнең иң зурысы, сүзләрнең бүген иң җылысы - аларга. Район башлыгы Васил Хаҗиев та тантананы ачу сүзен уллары хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган әниләргә мөрәҗәгатеннән башлады. Аларга олы рәхмәтен җиткерде, түземлек теләде. Сугышчы-интернационалистларга зур хөрмәтен белдерде, үсеп килүче яшь буыннан тарихыбызны, хәрби бурычларын намус белән үтәгән абыйларының, әтиләренең батырлыгын онытмавын сорады.

... Россия һәм Татарстан гимннары яңгырый. Әфган һәм Чечня сугышлары ветераны, запастагы подполковник Руслан Иванилов, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Васил Гайфуллин, скульптура эше авторы Факил Гайфетдинов һәйкәлне ачалар.

Аннары сүз Яр Чаллының Комсомол һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Рәис Юнысовка бирелде. Ул лачындай уллар үстергән барлык аналарга, илне саклаган барлык солдатларга һәм бүген хәрби хезмәт үтүче егетләргә исәнлек теләде, олы рәхмәтен җиткерде.

Хәрби комиссар чыгышыннан соң сүзне 82нче кадет мәктәбе укучысы Валерия Жилкина ала. Аның башкаруындагы "Әфганчылар" шигыренең һәр сүзе йөрәккә үтеп керә, йөзләгән кешенең күзеннән яшь бәреп чыга.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының район оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов һәм "Гиндукуш" патриотик музее директоры Әбүзәр Габдрахманов оешманың иҗтимагый тормышында аеруча актив катнашкан, һәйкәлне торгызуда зур ярдәм күрсәткән Әфган һәм Чечня сугышлары ветераннарына Әфган сугышы ветераннарының Бөтенроссия союзы исеменнән орден-медальләр тапшырдылар. Кнәз авыл җирлегеннән Җиһангир Сабитов, Таһир Хәсәнов, Илшат Заманов, Илфат Насифуллин, Владимир Воронов - "Әфган сугышында катнашучы" орденына, Фәнис Хаҗиев, Васил Гайфуллин, Артур Де, Сергей Арсеньев - "Чечня сугышында катнашучы" медаленә, Түбән Суыксудан Наис Шәйхетдинов, Иске Дөрештән Илгиз Зиннәтуллин, Таулыктан Әзһәр Гыйниятуллин "Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен" медальләре лаек булды.

Айбулат Якупов һәйкәлне төзүне башлап йөрүче, бүгенге зур чараны оештыручы, алып баручы, гомумән, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына олы хөрмәт белән караучы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеевага чиксез рәхмәтен белдерде, ветераннар әлеге мөлаем ханымны чәчәкләргә күмде.

Район башлыгы Васил Хаҗиев скульптура авторына һәм аның ярдәмчеләренә үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара ахырында район хакимияте, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның район оешмасы, Кнәз авыл җирлеге, хезмәт коллективлары, хәрби комиссариат һәм башка оешмалар исеменнән һәйкәлгә веноклар салынды, аерым кешеләр куйган канәфер чәчәкләрен дә санап бетерерлек түгел иде.

Тантанага килгән халык соңыннан зиратка поселок егетләре Сергей Поповның, Валерий Максимовның, Валерий Пучининның каберләренә барып батырларны искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев