Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Гаиләдә баланың сәләтен вакытында күрә алу, мәктәпнең аны үстерә белүе мөһим

Район укытучыларының август киңәшмәсе быел «Мәгариф муниципаль системасының заманча стратегик үсеше: тәҗрибә, уңышлар, бурычлар» дигән тема астында үтте. Мөгаллимнәр заманча укыту буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, нәтиҗәләр ясадылар, укытуның яңа стандартлары нинди уңышларга китерүе хакында сөйләштеләр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр. Ләкин нинди генә ысул белән укытма, иң әһәмиятлесе - ата-ана,...

Һәр елдагыча, быел да мәгариф хезмәткәрләре белән бергә, конференциягә тармак ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Киңәшмә эшендә район башлыгы Васил Хаҗиев, башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Рамил Хәлимов, социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина катнаштылар.

Район мәгариф челтәре бүген барысы 50 мәгариф учреждениесен берләштерә. Яңа уку елында балаларга 639 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк, аларның 9ы хезмәт юлын быел гына башлаячак. Мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев бүген әлеге учреждениеләрдә укыту һәм тәрбия бирү системасының торышы, тармакның нәтиҗәләре, уңышлары, проблемалары, киләчәктә нәрсәгә йөз тотуы турында сөйләде.

Бүген район мәгариф учреждениеләрендә эшләүчеләрнең 71,2 проценты югары һәм беренче һөнәри категориягә ия, 26 проценты төрле исемәргә һәм бүләкләргә лаек. Укучылар да төрле конкурс-олимпиадаларда катнашып, район данын яклап киләләр, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча да республика дәрәҗәсеннән калышмыйлар. Муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре рейтингында тукайлылар узган уку елында 22нче урынны яулаган. Бу 2013-2014нче уку елы белән чагыштырганда бераз түбәнрәк булса да, яхшы күрсәткеч булуын билгеләп үтте министр урынбасары.

«Ләкин баланың уңышын олимпиададагы җиңүе, БДИны 100 баллга бирүе белән генә бәяләү һич тә дөрес түгел, бала тормыш алдында, башка кешеләр, башка халыклар, туган теле, тарихы алдында җаваплылык тойсын. Бары шундый шәхес кенә тормышта актив һәм дөрес юнәлеш ала ала», - дип үз фикерен җиткерде август конференцияләренең даими кунагы, район педагогларының даими хезмәттәше Фәйрүзә Мостафина. Шуңа күрә укытучының авыр һәм җаваплы хезмәте баланың тормыштагы уңышында күренә дә инде, диде ул.

Киңәшмәдә яңача укытуның бер төре - белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары кертүгә дә кагылдылар. Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре әлеге стандартларны кертү шартларында инде елдан артык эшлиләр. Бу стандартларны кертү буенча төрле фикерләр булды, без укытучылар әле аларны кертүгә психологик яктан әзер түгел, дигән фикер дә яңгырады очрашуда. Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Рамил Хәлимов дәүләт стандартларын кертү буенча район һәм шәһәр мәктәпләре базасында берничә семинар үткәреп карау тәкъдимен кертте.

Район башлыгы Васил Хаҗиев район белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләренә тукталды. Яңа программаларны гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар булуның мәҗбүрилеген билгеләп үтте. Бу юнәлештә республика программалары зур роль уйнаса, район көче, иганәчеләр, хезмәт коллективлары, ата-аналар ярдәме белән зур эшләр башкарыла, диде ул. Бу максатка үз өлешен кертүчеләрнең һәрберсенә рәхмәт әйтте, мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде.

Конференциянең тантаналы өлешендә ел дәвамында аеруча уңышларга ирешкән, балалары олимпиадаларда, конкурсларда җиңгән укытучылар һәм тәрбиячеләр, ветераннар, мәгариф тармагы белән хезмәттәшлек иткән оешма җитәкчеләре, Мактау билгеләре, грамоталары, күкрәк билгеләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәсе