Фермерлар җитештергән продукцияләрен сату өчен һәр атнада Сарман трактына чыгу мөмкинлеген сорыйлар
Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр үз товарларын сату өчен Яр Чаллының Сарман трактына һәр шимбә-якшәмбедә чыгу мөмкинлеген сорыйлар. Районның крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклар ассоциациясенең гомуми җыелышында фермер Таһир Хөрмәтуллин күтәргән бу мәсьәләне барлык эшмәкәрләр дәррәү яклап чыкты.
«Безгә Южный паркы кирәкми. Анда сату бармый. Халык Сарман трактына йөрергә өйрәнгән инде», - диделәр алар. Әлеге сөйләшү ассоциация рәисе Минталип Миңнехановның 30 гыйнвардан бу агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануын, алга таба аларның һәр шимбәдә үтәчәген, фермерларга һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга анда ташламалы шартларда урыннар тәкъдим ителәчәген игълан иткәннән соң килеп чыкты. «Бүген әле Сарман трактына керергә рөхсәт юк. Тиз арада бу мәсьәлә хәл ителсә иде», - диде Таһир Хөрмәтуллин. Район башлыгы Васил Хаҗиев фермерларның теләген шәһәр мэры Наил Мәһдиевка җиткерергә, аның белән сөйләшергә вәгъдә бирде.
Фермерлар юкка борчылмый, чөнки җитештергән продукцияне сату, аннан табыш алу иң мөһиме. Бүген районда 60 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар узган ел дәвамында 493 млн сумлык товар җитештергән. Аның 337 млн сумы терлекчелек продукциясенә, 122 млн сумы - бөртеклеләргә (152 мең центнер), 34 млн сумы бәрәңгегә (43 мең центнер) туры килә. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны да исәпләгәндә, барлык җитештергән продукция күләме 500 млн сумга җитә. «Әгәр фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, эшмәкәрләр булмаса, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, инвесторлар белән генә мондый күрсәткечләргә җитә алмас идек», - дип бу җәһәттән үз фикерен белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев та. Район башлыгы хезмәтләре өчен залдагыларның һәрберсенә олы рәхмәтен җиткерде. Бу тармактагы кайбер проблемаларга да кагылды. «Фермерларда эшкәртелми ята торган, чүп баскан җирләр бар - алар бөтен район күренешен боза. Аңлыйм, кемнеңдер мөмкинлеге юк. Шулай икән, үзегез килешкән шартларда җирне эшкәртердәй кешегә бирегез. Аннары, кайдадыр терлекчелек биналары буш тора, эшләгән кешегә бина юк, дисез. Бу юнәлештә дә эш бара. Андый объектларның кайберләрен без эшмәкәрләргә бирә алдык. Ләкин барысы да җиңел генә түгел, закон кысаларында эшләүне сорый», - диде ул.
Узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда ассоциация рәисе Минталип Миңнеханов аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешә алган фермерларны да атап үтте. Андыйлар рәтенә ул Мөнәвир Шәйхетдинов, Ренат Ханов, Наил Фәррахов, Минталип Миңнеханов, Анатолий Касакин, Газинур Вилданов, Таһир һәм Рәшит Хөрмәтуллиннар, Мария Миңнехуҗина, Илфат һәм Айрат Хөснуллиннар, Илдар Әшрәфуллин, Рифкать Шәфигуллин хуҗалыкларын кертте.
Минталип Миңнеханов үз чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә катнашырга мөмкин булган дәүләт программаларына да тукталып үтте. Республикада гамәлгә ашырылучы ярдәм төрләренең барысын да пунктлап санады, аларда катнашырга чакырды. Субсидия төрләрен авыл хуҗалыгы идарәсеннән яки аның үзеннән алырга мөмкин дип белдерде. Ләкин бу программаларда катнашу өчен төгәл итеп документлар пакетын әзерләү кирәк. Һәм тагын бер мөһим момент: фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кооперативлары тиз арада җир участогына документларының нотариус раслаган күчермәләрен авыл хуҗалыгы идарәсенә алып килеп тапшырырга тиешләр. Шунсыз программаларда катнашу мөмкин түгел, дип кисәтте ассоциация рәисе. Ул шулай ук һәр фермер хуҗалыгы җитәкчесеннән үзе турында мәгълүматларны күрсәтеп, анкета тутырып тапшыруын сорады. Формасын шулай ук авыл хуҗалыгы идарәсеннән алырга була.
Тагын бер яңалык: ассоциация рәисе өчен хакимият бинасында аерым кабинет бүленде. Минталип Миңнехановка сораулары булган эшмәкәрләр 129нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә алачаклар.
Җыелыш барышында фермерлар субсидия һәм грантлар алу буенча программаларда катнашу һәркемгә дә үтемле булсын иде дигән теләк белдерделәр, «Россельхозбанк»ның Яр Чаллыдагы филиалы идарәчесенә кредит алганда заявканы озак карауларын, әйе яки юк дип әйтмичә вакытны үткәрүләрен әйттеләр. Банк җитәкчелегеннән бу мәсьәләне хәл итүен таләп иттеләр. Район мәшгульлек үзәге башлыгыннан фермер хуҗалыкларының кадрлар белән тәэмин ителешен белү өчен урынга чыгуын сорадылар.
Очрашу ахырында 11 февральдә үтәчәк РФ фермерлар съездына һәм 18 февральдә үтәчәк ТР фермерлар съездына делегатлар тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев