“Чаллы яшелчәсе” көзге ярминкәгә әзерләнә
Бәрәңгенең килограммын 7 сумнан сатарга ниятлиләр Тиздән көзге ярминкәләр башланып китәчәк. Ит, сөт, йомырка, бал ише авыл хуҗалыгы продукциясен бу вакытта очсызрак бәядән алып булачак. Аннан кала бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләргә дә халыкның ихтыяҗы зур. Аны канәгатьләндерер өчен, райондагы зур хуҗалыкларының берсе - "Чаллы яшелчәсе" ел саен күпләп бәрәңге,...
Хуҗалыкта бәрәңге, кәбестә, аш чөгендерен алуга шушы көннәрдә генә тотынганнар. 100 гектар мәйданда үскән "невский" сортлы яшь бәрәңгенең без килгән көнне 30-40 гектарын казып алганнар иде инде.
- Узган ел бәрәңгенең уңышы гектарыннан 200-220 центнер булды. Быел исә ул - 150 центнер тирәсе. Көненә 4-5 гектар бәрәңге казып алабыз, - ди "Чаллы яшелчәсе" хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Хатыйпов. - Әлбәттә, уңыш түбәнрәк. Төп сәбәбе - җәйнең коры килүендә, дым җитмәүдә. Югыйсә, бәрәңгене җәй эчендә даими сугарып торырга тырыштык. Булганына шөкер кылырга кирәк. Алынганы да район, шәһәр халкын туйдырырга җитәчәк, - диде.
Хуҗалыкның баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов белән бәрәңге басуына да бардык. Биредә ике МТЗ-82 тракторларына тагылган "Гримме ДР-1500" бәрәңге казу һәм җыю агрегатларында механизаторлар Рәмис Хәкимов белән Рамил Сәгъдиев басу киңлекләрен иңли. Һәр агрегатта, бәрәңгене балчыктан чистартып торучы лента янында, икешәр кеше эшли. Бригадирлары Мөршидә Сабитова һәр эшне күзәтеп, тикшереп тора. Безнең белән бергә тигезләшкәч, алар, эшләреннән туктап торып, казып алынган бәрәңгене күрсәтте. Уртача зурлыктагы, чип-чиста, түгәрәк бүлбеләрне күргәч: "Бәрәңгеләре начар түгел", - дигән фикердә калдым. Казып алынган бәрәңгене складларга илтергә басуга "КамАЗ" машиналары ашыга иде. Йөртүчеләре Равил Фәйрушин, Хәлим Баһманов һәм Александр Лобач басу белән склад арасында көненә әллә ничәшәр рейс ясыйлар. Без дә, Илдус Фидус улы белән бергә алар артыннан яшелчә складына юл тоттык.
Килү белән борынга таныш эчкелтем-татлы җир, бәрәңге исе керде. Кай якка башыңны борма - һәркайда "икенче икмәк" өемнәре.
- Әлеге склад 1996 елда голландия белгечләре белән төзелгән иде. Монда һәрнәрсә уйлап эшләнгән, европача. Техника гына таушала, искерә, ләкин аларны яңартып торырга тырышабыз, - ди Илдус Газизов. - 5 тонна яшелчә һәм бәрәңге сыйдырышлы бу складта без яшелчә, бәрәңгене кышкы саклауга салып куябыз, бер ишен сатуга әзерлибез, - диде ул.
Склад мөдире Гөлҗиһан Бәшәрова белән бәрәңгене кабул итү линиясенә узабыз. Биредә 15-16га якын хатын-кыз, басудан кайткан бәрәңгенең эресен вагыннан аерып, җитез эшлиләр. "Пенсионерларыбызның ярдәме зур, алардан башка үзебезнең көч белән генә җитешеп булмый", - дип, Гөлҗиһан ханым эш барышы белән таныштырып уза.
Бәрәңгедән кала бу көннәрдә 40 гектардагы "бордо", "двусемянка" сортлы аш чөгендерен, 50 гектар җирдәге кәбестәне алу белән дә мәшгульләр. Татлы тамырның уңышы быел әйбәт. Гектарыннан 160-180 центнер чыга. Хуҗалыкка килгән көнне аның инде 20 гектарын казып алганнар иде. Кайткан чөгендернең бер өлешен складка саклауга салалар, икенчесен сатырга әзерлиләр. Атна ахырында 40 гектар җирдәге кишерне алуга керешергә ниятләре бар.
- Хәзер кәбестә үстерү белән шөгыльләнүчеләр ишәеп китте. Көндәшләр арта, шуңа күрә быел узган елга караганда кәбестәне әзрәк утырттык. Узган елгы 80 гектардан 50се генә калды, - дип сөйләде Ришат Хатыйпов. - Кәбестәнең "бурбон", "кастелла" дигән сортларын алабыз әлегә. "Бузоний" дип исемләнүче соң өлгерешлесен дә аласы бар, - диде.
Җитештерелгән продукцияне сату турында сүз чыккач, бәяләр белән дә кызыксынам. Җитәкченең сүзләренә караганда, чөгендернең килограммын 9 сумнан саталар. Бәрәңгенең бер килосы да шул ук хактан сатуга җибәрелә. Ришат Сәхәбетдин улы ышандырганча, халыкның мөмкинлеген истә тотып, көзге ярминкәдә хуҗалык бәрәңгене 7 сумнан гына сатачак. Кәбестәгә килгәндә, күпләп сатып алучыларга аның килограммын 5-8 сумнан җибәрәләр. Аларны якын арадагы Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килеп алалар. "Чаллы яшелчәсе" шулай ук Яр Чаллыдагы мәктәпләрне, балалар бакчаларын үз продукциясе белән тәэмин итә.
Җитештерелгән продукцияне сату быел начаррак барса да, ул хуҗалыктагы чыгымнарны капларга, хезмәт хакын вакытында түләргә җитә, - дип ышандырды җитәкче. Кадрлар мәсьәләсендә дә кыенлыклар юк түгел. Хуҗалыкта күбесенчә пенсия яшендәге белгечләр эшли. Эшче куллар җитми. Шул сәбәпле быел эшчеләрне Удмуртия республикасыннан, Алабуга шәһәреннән китерткәннәр.
Сөйли башласаң, проблемалар бар инде ул. Ләкин нинди генә кыенлыклар туса да, авыл хуҗалыгы өчен икътисадый яктан авыр шартларда, агрофирмада төшенкелеккә бирелмиләр. Эшләргә, яшәргә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев