Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Районның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра

25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Иртәгә, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да...

25 майдан районда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабын тапшыру башланды. Район мәктәпләренең 9нчы сыйныфын тәмамлаучы өч укучы ул көнне рус әдәбияты һәм география фәннәре буенча сайлап алынган имтиханнарын бирделәр. Иртәгә, 27 майда, тугызынчылар Круглое Поледа урнашкан имтихан бирү пунктында математикадан мәҗбүри сынау тапшыра. Анда тугызынчыны тәмамлаучы барлык 255 укучы да катнаша. 28ендә исә унберенчеләр рус теле буенча мәҗбүри сынауны тапшыра. Алар быел 95 укучы. Унберенчеләр өчен дәүләт имтиханы тапшыру пункты элеккечә үк Яңа поселогы мәктәбендә. Һәр имтиханда контроль буенча дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы һәм дәүләт имтихан комиссиясеннән вәкаләтле вәкил катнаша. Имтихан тапшыручылар узган елдагы кебек үк металл эзләү кабинасы аша үтәләр, видеокүзәтү эшли, сынау барышын җәмәгать күзәтчеләре тикшерә. Тугызынчыларда дәүләт сынауларының төп этабы 5 июньгә, унберенчеләрдә 15 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев