Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Биш көн җитмәгәнгә, «Тыл ветераны» исеменә ия була алмадык

Редакциягә хат килде.

Классташым Ләйләләрдән кайтып килгәндә юлымда бер мәктәптә эшләгән Хөрия очрады.
- Бик күп азык-төлек күтәреп кайтып киләсең, кайсы кибеттән алдың?
- Авыл советыннан (җирле хакимият) кайтып килүем, Бөек Җиңүне котлап, тыл ветераннарына бирелгән пакетлар алар. Берсе авыл советы, икенчесе район хакимиятеннән җибәргән күчтәнәчләр. Боларны сез дә алгансыздыр бит?
- Хөрия! Ни сөйлисең? Мин тормыш иптәшем Мәдинә белән тыл ветераны категориясенә кермибез. Без - хезмәт ветераны.
Ләйлә Гариповнага тыл ветераны буларак, Бөек Җиңүгә бәйле берсеннән-берсе матур котлау открыткалары җибәргәннәр. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевтан, район башлыгы Васил Хаҗиевның котлаулары бар. Халык әйтмешли, эш бит «Кәҗәсендә түгел, мәзәгендә». Эшләү дәверендә безнең исемгә җибәрелгән мондый открыткаларның гомуми саны меңгә якын. Ә шулай да күңелебез китек. Бөек Җиңү көнен билгеләп үткәндә безнең гаиләне искә алмауларына хәтер кала. Без бит сугыш чоры балалары. Сугыш яшьлегебезне урлады. Тыл фронтының бөтен авырлыгын җилкәбездә татыдык. Күтәрәмгә калган атларны карау, көз ахырына кадәр басу эшеннән кайтып кермәдек. Ипинең ни икәнен оныттык, өскә кияргә юньле киемебез дә булмады. Әниләр бу авырлыкны ничек күтәргәндер. Кесә төбенә салынган арыш яки бодай бөртеге белән тотылсаң сөргенгә җибәрәләр. Ул һәр гаиләгә бирелгән салымнарның очы-кырые юк иде. Болар күңелләрне әрнетә торган хатирәләр.
Әңгәмәдәшем Хөрия сүзен дәвам итте.
- Фалих! Синең Сарманда да, Тукай районында да узган хезмәт юлың минем күз алдында булды. СССР таркалганчы КПСС райкомында штатлы пропагандист, лектор, мәктәпләр инспекторы, үзешчән артист. Сез үзегездән авылыбызга «Халык театры» исемен яулап алуда зур өлеш керттегез. Утыз дүрт ел урта мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдегез. Сарман районының һәм Татарстан республикасының «Мактау тактасы»нда фотогыз эленеп торды. Авыл тарихын, элекке «Мәгариф» колхозының һәм Теләнче Тамак урта мәктәбенең тарихын яздыгыз. Соңгы зур хезмәтегез - «Теләнче Тамак авылы мәчетләре язмышы» дигән китабыгыз дөнья күрде. Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтүдә синең һәм авыру хәлендәге тормыш иптәшегез Мәдинә ханымның искә алынмавы бер дә гадел түгел.
Биш көнебез җитмәү сәбәпле, «Тыл ветераны» исеменә ия була алмадык.
Инде шулай да «Якты юл» газетасы хезмәткәре Алсу Тимерхановага рәхмәтебез иксез-чиксез. Ул гаиләбезгә килеп бездән интервью алды. Газетаның апрель аендагы 25нче санында сез «Теләнче Тамак авылыннан Арслановлар гаиләсе утыз ел «Якты юл» газетасын укый» дигән баш астында, төсле фотолар белән материал урнаштырдыгыз.
Без сайлап куйган депутатлар, югарыдагы җитәкчеләр сугыш чоры балаларын онытмасыннар иде. Безнең күбебезгә хәзер сиксән яшьтән артык, һәр ел саен безнең саныбыз кими бара. Шунысын да әйтергә кирәк: дәүләтебезгә рәхмәтебез чиксез. Пенсияләрне вакытында биреп баралар.
Инде Раббым! Барыбызны сугыш афәтләреннән, табигый бәла-казалардан сакласаң иде. Барыбызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп итсәң иде.
Фалих Арсланов,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Теләнче Тамак авылының указлы имамы.

«Тыл ветераны» исемен суд аша алып була

Редакциябезгә Фалих аганың бу хаты инде шактый күптәннән килсә дә, кызганычка каршы, аңа ныгытып алынырга һич җай чыкмый торды. Хат итеп кенә бастырасы килмәде, авыл өлкәннәрен борчыган сорауларга җавап табу өчен күп кенә хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, аннары бу язмада күтәрелгәннәр бер Фалих аганы гына борчып калмаганын мин яхшы беләм. Сугыш һәм тыл ветераннары гына түгел, бүген сугыш еллары балалары да үзләренә аерым игътибар көтә. Шуны исәптә тотып, хатта күтәрелгәннәрне җентекләбрәк өйрәнергә булдым, аны газета укучыларыбызга тулысынча тәкъдим итүебез дә очраклы түгел.
Иң беренче чиратта, адвокат Әлфия Гәрәевага мөрәҗәгать иттем. Әлфия Раил кызы өметле генә аңлатма бирде. «Ветераннар турында»гы Федераль Законның 2 маддәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны дип, Ватанны саклап сугыш хәрәкәтләрендә яисә сугыш хәрәкәтләре барган районнарда хәрәкәттәге армияне тәэмин итүдә катнашкан; Бөек Ватан сугышы барган 1941-1945 елларда хәрби хезмәт үткән яисә алты айдан да ким булмаган вакыт эчендә тылда хезмәт куйган (оккупациядәге территорияләрдә эшләү керми), яисә Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт иткән һәм фидакарь хезмәт өчен СССР медальләре яисә орденнары белән бүләкләнгән затлар санала. Димәк, сугыш вакытында 6 айдан да ким булмаган вакыт тылда эшләгән кешеләр тыл ветераны исеменә лаек була ала. Бу исемне алу өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайвакыт социаль яклау хезмәтләре сугыш елларында эшләгәнлекне раслаучы документлар булмау яисә аларда төгәлсезлекләр булу аркасында мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләрен кире кага. Шундый очракларда һәм сугыш елларында эшләүне раслаучы архив язмалары, Пенсия фонды идарәсендә мәгълүматлар сакланмаганда судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд, шаһитлар күрсәтмәләре һәм башка документлар нигезендә кешенең сугыш елларында эшләгәнлеген расларга мөмкин. Фалих аганың хатында күрсәтелгән Хөрия ханымның күрсәтмәләре шул вакытта кирәк була ала. Район судында әле шушы көннәрдә генә шуңа охшаш эш каралды. Күзкәй авылында яшәүче 1932 елда туган берәүнең сугыш елларында тылда эшләве мәхкәмә карары белән расланды. Кызганычка каршы, судка мөрәҗәгать итүче үзе дә, аның адвокаты да бу турыда газетага тулырак мәгълүмат бирергә ризалашмадылар.
Фалих абыйны тагын бернәрсә белән юата алабыз: «Хезмәт ветераны» исеме дә бик дәрәҗәле исем. Районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкованың әйтүенә караганда, гамәлдәге кануннар буенча, берничә нигездә дәүләттән социаль ярдәм алу хокукына ия булган гражданнарга аларның берсе, гадәттә отышлырагы буенча, ташламалар бирелә. Хезмәт ветераннарына Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән 63нче номерлы канун буенча түбәндәге ташламалар каралган:
- 380 сум айлык юл түләү;
- Торак өчен түләүнең 50 проценты күләмендә субсидия;
- Коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент күләмендә субсидия;
- Телефон, радио, коллектив антеннадан файдаланганда 50 процент күләмендә субсидия бирелә.
- Бушлай теш һәм ишетүне протезлау каралган
Тыл ветераннарына 566 сумлык айлык түләү һәм бушлай теш протезлау каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тыл ветераны «Тыл ветераны» исеме