Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районының «Биклән»хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлыйлар

    - Егетләр, ашламаны төягез, басуга чыгарга вакыт! - Чыгып киткәнче исәп-хисап дәфтәренә кул куеп кит! Дүшәмбе көнне «Биклән» җитештерү кооперативында менә шундыйрак сөйләшүләрне ишетергә була иде. Һәммәсе дә каядыр ашыга, үзләренә билгеле бер эш белән әрле-бирле йөгерешәләр. Шулай булмыйни! Бикләнлеләр үткән атна шимбәсеннән күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыруга кереште. Яңа атнаның...

    - Шимбә көнне беренче тапкыр басуга чыктык. 60 гектар кындыракка гектарына 2,5 центнер, 100 гектар люцернага 1 центнер исәбеннән аммиак селитрасы сибеп чыктык. Бүгенге көндә 170 гектардагы күпьеллык үләнне тамырдан тукландырдык, - диде хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хаматов. - Барлыгы 400 гектар күпьеллык үлән бар. Һава торышы яхшы булса, шушы көннәрдә тукландыруны тәмамларга планлаштырабыз. Басу үзәннәрендә бераз кар да бар әле, ул урыннарга техника белән узуы авыррак. Шулай да башкарасы эшләрне вакытында үтәргә тырышабыз, - диде ул.
    Рафаэль Габделхәй улы быелгы язның авыл хуҗалыгы өчен башка елдагылардан әллә ни аермалы булмавын әйтте. Әлбәттә, запас частьларга, ашлама, ягулыкка, башка төр ресурсларга бәяләр артты артуын, шунлыктан үткән еллардагы проблемалар бу язда да актуаль. Ягулык-майлау материалларын, ашламаны беткәннән-беткәнгә алып торалар, быел да шулай эшләгәннәр. Чөнки җитәрлек запас туплар өчен финанс мөмкинлекләре чикле. Әйтик, әлегә «Биклән»дә 160 тонна ашлама бар. Ә барлыгы 300 тонна кирәк.
    - Быел кредитлар алу авыр. Берничә банкка барып, кредит ставкалары белән кызыксынган идек. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алар 27-28 проценттан акча бирергә риза, ләкин бу - без күтәрерлек түгел. Шуңа күрә эшкә кирәкле ресурсларны өлешләп, беткәннән беткәнгә сатып алырга мәҗбүрбез, - ди җитәкче.
    Моннан кала, кадрлар мәсьәләсендә дә авырлыклар бар. (Авыл шәһәр катына гына урнашкан бит). Шунлыктан хуҗалыкка эшләүчеләрне башка районнардан да чакырырга туры килә. «Биклән» кырларына ашламаны да Чистай, Аксубай районы егетләре ташый. Техника паркында да авыл механизаторлары белән бергә чит җирләрдән килгән ир-егетләр эшли. Хуҗалык ашханәсендә дә авыл кешесе эшләргә әллә ни атлыгып тормый. Биш ел буе «Биклән» җитештерү кооперативында эшләүчеләр өчен кайнар ашны Зәй районыннан Рәзинә Буханова әзерли. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Рафаэль Хаматов та Рәзинә ханымны мактап: «Яхшы эшли», - дип телгә алды. Быел исә Рәзинә Буханова эшкә кызын - Айгөлне алып килгән. Кыр эшләре вакытында хуҗалык игенчеләренең тамагын алар кайгыртып торачак. Хезмәт хакына килгәндә, анысын биредә айныкын айга биреп барырга тырышалар.
    «Биклән» хуҗалыгының баш агрономы Фидаил Кадыйров үзе Биклән кияве. Аның белән бергә без Никошновка авылы янындагы 45 гектарлы люцерна басуына юл тотабыз. Артыбыздан шунда ук ашлама төягән «КамАЗ» машинасында Рөстәм Гыймаев, тракторда Леонид Грачев ашыгалар. Аларның килүен басуда «Туман» тракторында Илнар Гафиятов көтеп тора. Трактор әрҗәсен ашлама белән тутырып эшкә керешәсе бар.
    - «Туман»ның әрҗәсен, җиңелрәк йөрсен дип, яртылаш кына ашлама белән тутырабыз. Бер заправка 3 гектарга җитә, - дип сөйли Фидаил Кадыйров.
    «Туман» люцерна кырыннан җитез генә йөри. Әрҗә төбендә әйләнүче калаклардан зур тизлектә ашлама бөртекләре ак кар сыман тирә-
    якка чәчелеп бара. Кыштан соң уянып килүче үләннәргә менә дигән азык ул.
    - Шушы вакытта аларны тамырдан тукландыру бик отышлы, файдасы зур. Шуңа күрә вакытында ашлама кертергә тырышып, эшне тиз тотабыз, - ди баш агроном.
    Менә шулай, кыенлыклар булса да, хуҗалыкта бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп, язгы кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда башкарып чыгарга тырышалар. Егетләр белән сөйләшеп торып булмады - эшкә ашыгалар. Чөнки язның бер көне ел туйдыра, диләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: