Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәткедән Гүзәл Нәҗипова «Елның сыйныф җитәкчесе – 2015» бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе

28 гыйнвар көнне Яңа поселогы урта мәктәбе базасында «Елның сыйныф җитәкчесе - 2015» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Конкурста төрле авыл җирлекләреннән килгән 7 укытучы - сыйныф җитәкчесе көч сынашты. Алар арасында Людмила Рулёва (Кече Шилнә), Рушания Сафина (Түбән Суыксу), Фнүнә Мостафина (Круглое Поле), Елизавета Бухарева (Шилнәбаш), Резидә Гыйлаҗева (Мусабай-Завод),...

Иң яхшы сыйныф җитәкчесен билгеләү өчен укытучыларны 3 бәйгедә сынап карадылар. Финалистларга 3 минут эчендә презентация күрсәтергә, импровизациягә корылган бәйгедә стандарт булмаган педагогик ситуациядән чыгу юлларын табарга һәм укучылар белән бергәләп сыйныф сәгате оештырырга кирәк иде. Барлык укытучыларның да бәйгегә ныклап әзерләнгәннәре күренде.
Нәтиҗәләр буенча «Елның сыйныф җитәкчесе - 2015» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабында I урынны Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, II сыйныф җитәкчесе Гүзәл Нәҗипова яулады.
- «Елның сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә беренче ел гына катнашам. Әлбәттә, җиңәм дип бармаган идем. Әлеге бәйгедә үз эшемне күрсәтермен, башка мәктәпләрдән килгән укытучылар тәҗрибәсе белән танышырмын дип ниятләдем. Бәйгедә катнашкан мөгаллимәләрнең барысы да - үз эшләренең чын осталары. Җиңүемә сөенәм. Хәзерге көндә март аенда үткәреләчәк бәйгенең зона этабына әзерләнәм. Анысы Чаллыда узачак, - дип сөйләде безгә Гүзәл Фоатовна, аның белән телефон аша элемтәгә кергәч.
Бәтке мәктәбенең сыйныф җитәкчесеннән тыш бәйгенең зона этабында Новотроицкоедан Татьяна Гусева һәм Шилнәбаш урта мәктәбеннән Елизавета Бухарева да катнашачак. Район укытучыларына уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф сыйныф җитәкчесе