Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге муниципаль сайлауларга депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәтте

- Сайлауларга җитди карарга кирәк. Бу - республиканың һәм районыбызның киләчәген хәл итүче мөһим чара. «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе республика җитәкчелегенә дә, муниципаль сайлауларга да үзен эштә күрсәткән, лаеклы кандидатларны тәкъдим итә, - диде «БЕРДӘМ РОССИЯ » сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлеге Секретаре Васил Хаҗиев Партиянең Тукай районы җирле бүлегенең...

Республика күләмендә зур сәяси чарага әзерлек бара. 13 сентябрьдә Татарстан Президентын, җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячакбыз. «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе сайлауларда катнашучы кандидатларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирү уздырды. Районда мондый праймеризлар 23 мәйданчыкта үтте. Партия яшерен тавыш бирү тәртибендә үз арасыннан иң лаеклыларны билгеләде. Сайлаучыларга 304 кеше тәкъдим ителде, 162 кандидат җитәрлек тавыш җыйды, шуның 31е - «Татарстан - Яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләре, дип аңлатты «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлеге Секретаре урынбасары Роза Әбделманова. Конференция делегатлары шушы исемлектәгеләр өчен яшерен тавыш бирде. Анда һәр авыл җирлегендәге праймеризларда иң күп тавыш җыючыларның фамилияләре кертелгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре делегатларның да бу исемлекне хуплавын раслады. Шул рәвешле «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Тукай районы җирле бүлеге муниципаль сайлауларга депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәтте.

Конференциядә «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең җирле бүлегенең сайлау алды программасы кабул ителде. Делегатлар 4 июль көнне башкалабыз Казанда узачак «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең региональ конференциясенә делегатлар сайладылар. Районнан бу чарада Партиянең Тукай районы җирле бүлеге Секретаре Васил Хаҗиев һәм аның урынбасары Роза Әбделманова катнашачак.

Реклама

Конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы биләмәсендә узачак вәкиллекле органнарга депутатлар сайлавында катнашу белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен вәкаләтләрне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең җирле бүлеге сәяси советына тапшыру, «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегенең Тукай районы җирле бүлекчәсе сайлау берләшмәсенең тулы, кыскача исемлеге һәм мөһере турындагы мәсьәләләр каралды.

Конференциянең икенче этабы сентябрь аенда сайлаулардан соң узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: муниципаль сайлаулар депутатлыкка кандидатлар исемлеге