Якты юл
  • Рус Тат
  • «Авырлыктан куркып тормыйбыз», – диләр басуда эшләүче яшьләр

    Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре бүген тулы куәттә дәвам итә. Укуларын тәмамлап, авылга кайтып, үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь райондашларыбыз да аз түгел монда.

    - Хуҗалыгыбызда 30 яшькә кадәр булган яшьләр шактый. Егетләр тракторда, комбайнда эшләсә, кызларыбыз фермаларда сыер сава, - ди хуҗалык бухгалтеры Лена Дәүләтгәрәева. - Яшь егетләребез кыш айларында гаражда техника ремонтласалар, бүген кырда. Константин Горшков, шәһәрдән кайтып эшкә урнашкан Руслан Зарипов, көллият тәмамлап кайткан Александр Щербаков, Булат Гатиуллиннар тракторларда җир эшкәртүдә эшлиләр. Яңа гына армия сафларыннан кайткан шофёр Азат Сәгыйдуллин - тракторларны ягулык-майлау материаллары, Риф Гатиятуллин чәчүлек орлык белән тәэмин итә. Бүгенге көндә тагын бер яшь механизаторыбыз Рөстәм Фәрваев магазиннарга кайнар икмәк ташый, басуда игеннәр өлгерүгә ул комбайнга утыра.
    Барысы 343 гектар җирне биләгән арпа басуына килеп туктадык.
    - Хәзерге вакытта егетләребез трактор агрегатлары белән җир эшкәртәләр. Алга таба әлеге җирләргә арпа чәчеләчәк. Аннары катоклыйбыз, - дип аңлата миңа кыр эшләре нечкәлекләрен агроном Илдар Мөхәммәдиев.
    Шул арада яшьләрнең үзләрен күреп алдым. Аларның аз гына вакытлары булудан файдаланып, үзләре белән әңгәмә кордым.
    - Мин үзем әлеге хуҗалыкта Останково авылыннан өченче ел килеп эшлим. Мәктәптән соң Чаллыда политехника көллиятен тәмамладым, урта һөнәри белемем - слесарь-электромонтер, - ди Константин Горшков.
    - Эш авыр түгелме соң? Нигә шәһәрдә укып кайтканнан соң, кире авылга кайтырга булдың? - дип кызыксынам.
    - Шәһәрдә укысам да, мине барыбыр авыл үзенә тарта. Әти-әнием шушы хуҗалыкта эшли. Бүгенге көндә әтием белән бергә тракторда эшлибез. Басуга иртәнге 6да чыгабыз, кичке 9га кадәр шунда. Арытса да, күңелгә якын эшне башкару җанга рәхәтлек бирә, - дип җавап бирде Костя.
    Без тагын бер егет Булат Гатиуллин янына киләбез. Башта сөйләшергә, сорауларыма җавап бирергә теләмәсә дә, тора-бара ачылып китте:
    - Мин Мерәс авылы егете, Иске Абдул урта мәктәбен тәмамладым. Теләсә нинди авыл малае кебек үк, кечкенәдән техниканы яраттым, әтием Рәсим дә техникага хирыс кеше, мин аннан бик күпкә өйрәндем. Әтиемә бик рәхмәтле мин. Төрле чаклар була, авырлыктан куркып тормыйм. Эшемне белеп, яратып башкарам. Хуҗалыкта эш кешесенә игътибар зур: эшләгән өчен акчасын вакытында түлиләр, ике тапкыр бушлай кайнар аш ашаталар, бергә эшләүче ир-егетләр дә бик әйбәтләр, ярдәм сорасаң, һәрвакыт булышлык итәргә генә торалар. Хәзер басуда кызу эш вакыты, ә кыш көннәрендә исә мин слесарь хезмәтен башкарам, - дип сөйләде ул.
    Әлеге язманы басмага җибәрер алдыннан Лена Дәүләтгәрәева белән тагын элемтәгә кердек.
    - Хуҗалык зур булу сәбәпле, мин әле сезне барлык яшь механизаторларыбыз белән таныштыра алмадым. Бүгенге көндә чәчү соңгы гектарларда бара. Механизаторларыбыз игеннәрне өстәмә тукландыруга кереште, - диде Лена ханым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: