Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирне бүлгәләп торак төзелеше өчен саталар

    «Югары Суыксу авылы артындагы авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән 25 гектарлы җирне Яр Чаллыдагы күчемсез милек агентлыгы үз белдеге белән 10ар сутыйлы участокларга бүлеп, халыкка шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирләр дип сатып ята. Үзен әлеге фирманың директоры дип таныштырган ир-ат бер участок өчен 150-200 мең сум акча сорый. Халык алданмасын,...

    Яхшы урыннан очсызга участок алып, йорт төзисебез килде

    Авыл җирлеге башлыгының әйтүенчә, элек бу урыннар авыл халкына пай итеп бирелгән булган. Быел андагы 25 гектар мәйданны әлеге дә баягы Яр Чаллы эшмәкәре сатып алган. Участок авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир буларак аның милке итеп рәсмиләштерелгән. Авыл халкы пай җирләрен әлеге эшмәкәргә сатканчы, аларны фермерга арендага биреп торган, анда күпьеллык үлән чәчелгән. Әле хәзер дә кар астында шул үлән монда. Сүз дә юк, тип-тигез, тирә-ягы агач полосасы белән әйләндереп алынган, бик матур, кызыктырырлык урыннар. Әллә кайда басу уртасында да түгел, авылның бәрәңге бакчалары артында гына.
    Бүген әлеге мәйданга казыклар тезелгән. Якынча 150ләп «участок» барлыкка килгән. Сатып алучыларның әйтүенчә, риэлторлар аларның кулларына бердәнбер документ тоттырганнар, ул да булса риэлторлык хезмәте күрсәтү турындагы килешү. Анысын да басуда гына тутырганнар, сатып алучылардан шунда гына имзаларын куйдырганнар. Бернинди сату-алу килешүе дә юк, башкасы да. «Алар участокның тулы бәясен 200 мең сум диделәр, хәзер 250 мең сумга күтәргәннәр бугай инде. Барысын бергә түләргә акчам җитмәгәч, мин башта 50 мең, соңрак тагын 50 мең сум бирдем. Тулысынча түләгәч, җир өчен барлык документларны кулыгызга тоттырабыз дип вәгъдә иттеләр», - дип сөйли бер сатып алучы. Шулай булгач, әлеге сатып алучы риэлторлык хезмәте өчен генә 100 мең сум түләгән булып чыга. Ә нинди милекне сатып алырга җыена ул - билгесез. Чөнки юк ул милек, документы юк. «Ә нигә нәкъ менә моннан җир алырга уйладыгыз?» - дигән сорауга: «Урыны бик яхшы. Аннары, очсыз булуына кызыктык. Шуның өстенә, бүлеп түләргә дә була. Авылда калып йорт төзисебез килде. Яңа участоклар башка урында юк. Авыл эчендәгеләре бик кыйммәт», - дип җаваплады егет. Сатучылар киләчәктә монда барлык инфраструктураларны булдырабыз, юллар төзибез дип вәгъдә иткәннәр. Күчемсез милек агентлыгы ничек итеп юл төзергә, су, газ, электр үткәрергә җыена торгандыр - анысы билгесез. Әле җитмәсә, инфраструктура булгач, участоклар нык кыйммәт торачак дип тә «куркытканнар». Соңрак әзер йортлар сатылачагын да әйтергә онытмаганнар. Бөтенесен аңлатканнан соң, алырга теләмәсәгез, без сезне мәҗбүр итмибез, дигәннәр әле. «Мондый яхшы шартларда яшәргә кем кызыкмасын инде, җитмәсә, очсызга да төшә - үзебез чират торып килешү төзедек», - ди әлеге сатып алучы.

    Акчаңны да югалтасың, йорт төзергә тотынсаң, ай саен штраф та түли башлыйсың

    Участок сатып алам дип риэлторга акча түләгән кешеләрне киләчәктә нәрсә көтә? Бу җирләр чыннан авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгәнме? Әгәр шулай булса, аны үзгәртү көтелмиме? Һәм, ниһаять, теләүчеләр акчаларын кире кайтара аламы? Шул сорауларга җавап эзләп без район Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Татьяна Тедеевага мөрәҗәгать иттек.
    «Сез әйткән участок авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә керә. Гамәлдәге законнар нигезендә, анда төзелеш алып бару тыела. Бакча үстерергә, бәрәңге утыртырга яки башка авыл хуҗалыгы эшләре алып барырга мөмкин.
    Җир участогы сатып алырга теләгән кешегә, әлеге гамәле законлы булсын өчен, беренче эш итеп аңа участокның кадастр паспортын карарга кирәк. Паспортта кишәрлекнең шәхси номеры була. Ул номерда участокның мәйданы языла. Шулай ук категориясе күрсәтелә, ягъни ул авыл хуҗалыгы җирләре, сәнәгать җирләре яки торак пункт җирләре булырга мөмкин. Нинди максатка файдалану рөхсәт ителгәне билгеләнә: әгәр анда авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен дип язылса, кеше шуның белән генә шөгыльләнә ала, торак төзелеше өчен (ИЖС) яки ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (ЛПХ) дип язылса - кеше торак төзи ала. Ләкин шунысы мөһим - категория буенча ул торак пункт җирләре булырга тиеш.
    Еш кына авыл хуҗалыгы җирләрен ярдәмче хуҗалык өчен алып, анда йорт салып була дип ялгышалар. Торак пункт җирләре булмагач, андый участокларда бары тик мал сарайлары, я булмаса авыл хуҗалыгы эшләре алып бару өчен башка биналар гына төзеп була. Мондый урыннарда төзелгән йортка адрес та биреп булмый, шулай булгач, анда яшәүчеләр пропискага да керә алмый дигән сүз. Әлбәттә, газ, су, электр да үткәрә алмаячаклар.
    Иң мөһиме, җир участогы сатып алганда объектның күчемсез милек икәнен истән чыгармаска кирәк һәм үз исемеңә күчергәндә ул росреестр органында дәүләт теркәве узарга тиеш. Ә инде Югары Суыксудагы кебек, сезгә милекнең бер өлешен генә саталар икән, аның шәхси номеры да, участок та юк дигән сүз. Шулай булгач, сезнең җирегез кайсы урында икәнен берничек тә билгеләү мөмкин түгел.
    Шулай итеп, йорт төзү өчен җир участогы торак пункт эченә кергән, торак төзелеше (ИЖС) яки шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) алып бару өчен дип билгеләнгән һәм Росреестр органында теркәлгән булырга тиеш. Югары Суыксу очрагында бу таләпләрнең берсе дә үтәлми. Ә мондый риэлторлык фирмалары гадәттә югала яки сатып алучылар белән элемтәдән качуның башка юлларын таба. Шуңа күрә сатып алучыларның биргән акчаларын кире кайтара алулары да шикле.
    Ә бу җирләрне торак төзелешенә дип үзгәртүгә килгәндә исә, хәзергә җирле пунктны киңәйтү көтелми, чөнки безнең дәүләт фонды юк. Әлеге җирле пунктта аукцион аша сатыла торган участоклар бар, аларны арадашчыларсыз һәм законлы рәвештә сатып алырга була.
    Югары Суыксуның бу участокларында йорт салырга алынучылар исә рөхсәтсез төзелеш алып барган өчен үзләре административ җәзага тартылырга мөмкиннәр. Физик затларга 500дән 2000 сумга кадәр штраф каралган. Объект сүтеп алынмаса, ул штрафны ай саен да билгеләргә мөмкиннәр. Юридик затларга исә 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Хокук бозу төзәтелмәгәндә, ул ел саен да салынырга мөмкин. Шулай ук Росреестрның җирне контрольдә тоту хезмәте рөхсәтсез төзелгән объектны сүттерүне сорап судка гариза да бирергә хокуклы», - дип аңлатма бирде палата рәисе.
    Шулай итеп, Югары Суыксу җиреннән участок сатып алучылар акчаларын гына югалтып калмый, йорт төзергә тотынсалар, ай саен штраф та түли башларга мөмкиннәр. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе райондашларны мондый очраклардан сакланырга, тиешле документлар булмыйча акча түләмәскә, басуда төзегән аңлашылмый торган килешүләргә кул куймаска чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: