Артык унбиш сум каян чыга?
Соңгы вакытта районның почта бүлекләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә өстәп 15 сум алынуына зарланып, әлеге сумманың ни өчен алынуын аңлатуны сорап редакциягә шалтыратулар ешайды. Бу җәһәттән без Калмаш авыл җирлегендә урнашкан почта бүлегенә юл алдык. Ләкин, алдан сөйләшүгә карамастан, почта бүлеге башлыгы Алия Хафизова, районара почтамттан рөхсәт булмауга ишарә ясап,...
Почта бүлегенә халык килгәнне озак көтәргә туры килмәде. Урамнан ук күңелле чөкердәшеп кергән өлкән апалар белән танышам. Почта бүлеге башлыгыннан аермалы буларак, аларның әйтер сүзләре дә, фикерләре дә бар.
Илһамия апа Шәйхутова гомере буе шушы хуҗалыкта сыер сауган, сыерын да бозаулаткан, кышкы салкыннарда төннәр буе яңа туган малны саклап чыккан чаклары да күп булган. Сабыр холыклы бу апа бүгенге көндә күпфатирлы йортларның берсендә гомер кичә. "Түләүләр бик күп. Кайнар суы, газы, җылылыгы, уты, башка төр түләүләр белән бергә ике бүлмәле фатир өчен 2000 сумга җыела. Үзем өчен хафаланмыйм, Аллаһыга шөкер, пенсиям начар чыкмады. Пенсияләре бик аз, хезмәт хаклары 4000 сумнан да артмаган авылдашларым өчен йөрәк яна. Икешәр баласы мәктәптә укыган яки балалар бакчасына йөрткән, үзләре бюджет оешмаларында эшләүче яшьләр ничек итеп җиткерсен ул акчаны, әле бит кеше арасында эшләгәндә начар киемнән дә йөреп булмый. Һәр сум, һәр тиен исәптә булганда, 15 сум түгел, 15 тиен дә ачуны китерә. Бер елга 180 сумга җыела бит."
Әңгәмәне Тәзкирә апа Халитова дәвам итә. "Фермага эшкә төшкәндә әле үсмерлектән дә чыкмаган идем. Өлкәннәр янәшәсендә кул белән сыерын да саудым, бозаулар да карадым. Инде картлыкта борчуларсыз гына гомер итәсе иде. Тик шәһәр кешесеннән күбрәк түләп яшисе дә килми. Без, өлкәннәр, үзара сөйләшкәндә, авылга карата мәрхәмәтлерәк законнар чыксын иде, илне бит авыл туйдыра, дибез. Иң бәгырьгә төшкәне - безнең белән исәпләшмиләр. Әлеге дә баягы 15 сумны да аңлатып биргән кеше юк. Кесәсенә рөхсәтсез керү итеп кабул итә моны халык," - диде ул борчылып.
Тәзкирә апа хаклы. Калмашның почта бүлеге башлыгы Алия Хафизова: "Миңа бернинди аңлатма бирергә дә кушмадылар," - дип сорауны Районара почтамт башлыгы урынбасары Дилбәр Әхмәтовага юллады. Ә Дилбәр Әхсән кызы, үз чиратында, Казанга - "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегенә "аударды". Калмаш почта бүлеге башлыгы, төрле түләү үрнәкләре белән бергә яткан кәгазьгә ишарә ясап: "Безгә шушы кәгазьне җибәрделәр. Анда барысы да язылган, без уйлап чыгарган закон түгел," - ди.
Чыннан да, әлеге документ бүген барлык элемтә бүлекләрендә дә иң күренеп торган җиргә эленгән. Эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: "ТР Министрлар кабинетының 16.03.2012 ел, 396нчы боерыгыннан чыгып һәм өстәмә килешүләргә кул куелуга нигезләнеп, 2012 елның 2 июленнән - торак-коммуналь хезмәтләр өчен Минзәлә шәһәренең "Бердәй исәпләү үзәге" ҖЧҖенә һәм "Тукайтораксервис" ҖЧҖенә түләүләрне башкарганда һәм 2012 елның 1 сентябреннән "Шәһәр исәпләү үзәге" ААҖ адресына торак-коммуналь түләүләрне кабул иткәндә түләүчедән 1 процент күләмендә, ләкин 15 сумнан ким булмаган сумма алына."
Сүз дә юк, шәһәр халкы да түли бу сумманы, почта бүлекләрендә дә, барлык банкларда да әлеге 1 процентны алып калалар. Ләкин анда үзләренең хезмәт күрсәткәннәре өчен алына торган түләү икәнен аңлаталар.
"Татарстан почтасы" идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләүче белгече Наталья Кузнецова биргән аңлатмада да махсус гриф астына салырдай сер юк. "Элек торак-коммуналь компанияләр почта бүлекләре һәм банклар белән килешү төзиләр һәм әлеге килешү нигезендә алар күрсәткән хезмәтләр өчен түләү һәр гражданинның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли торган исәп-хисап фактурасындагы гомуми суммага кертелә иде. Бүгенге көндә килешүләр төзелми, шул сәбәпле почта бүлекләре һәм банклар үз хезмәтләре өчен түләүне турыдан-туры гражданнардан ала һәм әлеге сумма торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап фактурасына кертелми," - диде ул. Тукайлылар өчен тагын бер мөһим мәгълүмат: торак-коммуналь хезмәтләр өчен "Тукайтораксервис" ҖЧҖ исәп-хисап үзәгендә түләгән очракта, бүгенге көндә әлеге 15 сум түләтелми. Үзәк ГЭС бистәсе, 8/22 йорты, Тукай Эчке эшләр бүлеге бинасында урнашкан. Димәк, шәһәргә берәр йомыш төшеп килгән чакта, түләүләреңне комиссия җыелмасыннан тыш та башкарырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев