Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Алкоголь куллану-кулланмауны тикшерүдә шаһитлардан баш тарту бәхәсле хәлләргә китермәсме?

Ноябрьнең 15еннән Административ хокук бозулар турындагы кодекстагы үзгәрешләрне үз эченә алган 307нче Федераль закон гамәлгә керде. Анда юл хәрәкәтенә кагылышлы пунктлар да бар. Бу турыдагы мәгълүматны газета укучыларга район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев җиткерә.

Төп үзгәреш машина йөртүченең алкогольле эчемлек куллану-кулланмавын тикшерүгә кагыла, дип билгеләп үтәләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Хәзер мондый тикшерү шаһитларсыз гына үтә ала. Элек юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына ким дигәндә ике кешене шаһитлар итәргә кирәк иде. Ә хәзер барлык гамәлләр видеокамерага төшерелә һәм беркетмәгә яки актка теркәлә.
Яңа кагыйдәләр хәзер ЮХИДИ инспекторларына хокук бозуга эләккән транспорт чарасының номерларын салдыруны тыя. Шулай булгач, иминият полисының срогы чыкса, тонировка тиешледән артык булса, хәзер номерлар үз урынында кала, мондый хокук бозулар өчен башка төрле җәзалар карала.
КоАПның 20.25 маддәсенә дә үзгәрешләр кертелде. Юл йөрү кагыйдәсен бозу факты автомат режимда эшләүче техник чаралар аша теркәлгән булса, мондый штрафны вакытында түләмәүчеләрне 14 ноябрьдән соң кулга алмаячаклар. Чөнки карар соңга калып килә яки бөтенләй килми. Ягъни машина йөртүче үзенең штрафы бар икәнен белми дә. Штрафларын вакытында түләмәүчеләр хәзер әҗәт суммасын икеләтә арттырып түләргә тиеш булалар яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылалар.
Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннәргә кабат правалы булу өчен хәзер, беренчедән, барлык штрафларны түләп бетерергә кирәк булачак. Шулай ук таныклыкны яңадан алыр алдыннан аның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен дә тикшерәчәкләр.
КоАПның 12.1 маддәсенә кертелгән өстәлмә мопед йөртүчене дә башка төр транспорт чарасын йөртүчегә тиңли һәм җаваплылык та шундый ук булуын искәртә. Мопед теркәлергә һәм дәүләт техник каравын үтәргә, аның белән идарә итү өчен йөртү таныклыгың булырга тиеш. Бу төр транспорт белән идарә итүче юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә автомобиль йөртүчеләр кебек үк җаваплылыкка тартыла. Мәсәлән, М категорияң булмаган килеш скутерга утырсаң 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Эчкән килеш скутер йөртсәң, 1,5-2 елга правадан мәхрүм ителәсең һәм 30 мең сум штраф түлисең дигән сүз.
Транспортының номеры сөртелсә яки бозылса да, хәзер йөртүчене җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Номерын яшерүчегә, КоАПның 12.2 маддәсе буенча, 5 мең сумга кадәр штраф яки 1дән 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Транспорт чарасының техник карау үтүенә кагылышлы 14.4.1 маддәсенә ике пункт өстәлде. Техник тикшерү узмаган яки тикшерү үткәндә кимчелекләр ачыкланган килеш юлга чыгарга рөхсәт итүче диагностик карта биргән юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Шунысын да әйтергә кирәк, юридик белеме булмаган эшмәкәрләр дә бу очракта юридик зат буларак җавап тота.
Үзгәрешләр хакында райондашлар ни уйлый, берничә машина йөртүченең фикере белән сезне дә таныштырабыз. Теләге булганнар үз комментарийларын газетаның рәсми сайтында калдыра алалар.
Ринат, 42 яшь: «Мопед, скутерларга кагылышлы кагыйдәләр белән тулысынча килешәм. Штрафларны тагын да зуррак итеп билгеләсәләр дә яхшы булыр иде. Алайса, кайбер ата-аналар улларына-кызларына скутер алалар да, баласының куркынычсызлыгы турында уйламыйлар. Бәлки аларны штрафлар куркытыр иде».
Миләүшә, 44 яшь: «Алкогольгә тикшергәндә һәм башка шундый очракларда шаһитлар булмау бәхәсле хәлләргә китермәсме? Сүз бит җитди җәзалар турында бара. Аеруча исерек килеш рульгә утыручыларга карата. Видеоязманы монтажларга да була бит.
Мопед һәм скутерлар йөртүчеләргә җаваплылык кертү бик кирәк гамәл. Кагыйдәне белеп, махсус мәйданчыкта йөреп карап кына права алсалар, бәлки, җитдирәк карарлар иде. Әле кайберләренә укытып та таманга гына туры килә. Аннары, мопед һәм скутерчыларның шлем белән йөрүләрен дә контрольгә алсыннар иде».
Илгизәр, 50 яшь: «Скутер һәм мопедлар йөртүчеләргә мондый кагыйдәләр кертүне күптән көтә идек. Авыл җирендә яшьләр кайвакытта бигрәк чамасыз чабалар. Җаваплылык булмагач, аларга сүз әйтеп тә, правасын да сорап булмый. Ничә тапкыр мопедлар белән әйләнделәр инде. ЮХИДИ инспекторлары авылга килеп тә тикшерсеннәр».
Гөлия, 35 яшь: «Номерларны салдыру белән бәйле кагыйдәгә тукталасым килә. Россиядә автомобиль номерларын урлау очраклары күбәйгәч, машина йөртүчеләргә аның дубликатын ясарга рөхсәт иттеләр. Әлбәттә инде, хокук бозучы өчен үз номерларын закон белән кайтару артыннан йөргәнче, дубликатын ясатып кую җиңелрәк. Тизрәк тә була, сәламәтлегең дә янга кала. Шулай булгач, ЮХИДИ инспекторларының ул номерларны салдыруыннан ни файда?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге