Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Ак каен” балалар бакчасында музыка залы ачылды

Түбән Суыксу авылының "Ак каен" балалар бакчасында күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - биредә яңа музыка залы ачылды. Бакча бинасының бу дүртенче канатында элек авыл җирлеге урнашкан булган. Алар мәктәп бинасына күчкәч, 60 квадрат метрлы бу бүлмәне музыка залы итеп үзгәртү өчен ремонт эшләре башланган. Иганәчеләр, әти-әниләр һәм бакчаның үз...

Түбән Суыксу авылының балалар бакчасы бинасы 1976 елда салынган булган. Инде берничә буын нәниләрне тәрбияләп мәктәпкә озаткан. Бүген биредә өч төркемгә яшь ярымнан җиде яшькә кадәрге 70 бала йөри. Төркемнәрдә һәм, гомумән, бакча эчендә һәм территориясендә кулдан килгәнчә уңай шартлар тудырылган. Ике төркемдә җылы идәннәр җәелгән, бакчада барлыгы 30 иске тәрәзә пластикка алмаштырылган. Әле тагын 17 тәрәзәне яңартасы бар.
Музыка залын төзекләндерүгә 2011 елда ук тотынганнар. Эшне әлеге зур залны берничәгә бүлеп торган стеналарны алудан башлаганнар. Аларны сүтәргә ата-аналар булышкан. Аннары бакча җитәкчелеге авыл җирлеге башлыгы Хәсән Ягъфәров аша "АвтоСтрой" төзелеш оешмасына мөрәҗәгать иткән. Залны яңартуда әлеге фирма бакча хезмәткәрләренең төп ярдәмчесенә һәм иганәчесенә әверелгән. Күп төзелеш материаллары белән ул тәэмин иткән. Гомумән, нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итмә, булдыра алганча кире какмаганнар. Идәнгә линолеум җәйгәндә әти-әниләр килгән, стенага обой ябыштыру, түшәмне ремонтлау кебек эшләрне бакчаның үз хезмәткәрләре башкарган.
"Музыка залы безгә бик кирәк иде инде. Балаларыбыз сәләтлеләр. Алар белән талантлы, үз эшенең остасы булган музыка белгечебез Гөлмира Хәйретдинова эшли. Бакчада тәрбияләнүчеләр, район күләмендә генә түгел, шәһәр, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашып, призлы урыннар алалар. Менә хәзер махсус шөгыльләнү урыныбыз да булды - бу эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт", - диде бакча мөдире Эльмира Мортазина залны ачу тантанасында. Ләкин әле бүлмә белән генә түгел, уен кораллары, музыка аппаратурасы да искереп бара, аларны яңарта алсак бик яхшы булыр иде, диләр хезмәткәрләр.
Тантанага ул көнне район мәгариф бүлегеннән кунаклар, "АвтоСтрой" оешмасы вәкилләре, "Тукай азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Мөсәнниф Ханов, ата-аналар комитеты әгъзалары килгән иде.
"Бүген авылның бар нәниләрен, аларның әти-әниләрен шатландырып зур эш эшләнде. Балаларның бик күп вакыты, чыннан да, шушы залда үтә бит", - диде мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Венера Шакирова. Район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге исеменнән бу эшне башкаручыларга рәхмәтен белдерде. "АвтоСтрой" вәкилләре исә киләчәктә дә нәниләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырдылар. "Тукай азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Мөсәнниф Ханов балаларны һәм коллективны котлап, яңа залның идәненә җәяргә келәм бүләк итте. Балалар да, үз чиратында, җавапсыз калмадылар - абый-апалар каршында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф