Узган җомгада район хакимияте бинасының утырышлар залында Аграр яшьләр оешмасының эшчәнлегенә багышланган семинар узды. Анда яшьләр үз авылларында булган проблемалар турында сүз алып бардылар. Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар яшьләр өчен кызыклы тренинглар үткәрделәр, социаль проектларга багышланган лекцияләр укыдылар.
Сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев башлап җибәрде. "Бирегә иң актив яшьләр җыелган. Районыбызны үстерү, гаиләләр иминлеген ныгыту, яшәешебезне тагын да яхшырту өчен безгә бергәләп эшләргә кирәк", - диде ул.
Команда оешуның максаты, бергәләп эшләүнең өстенлеген дәлилләүгә багышланган тренингны тренер Ксения Спирдонова алып барды. Әйтергә кирәк, ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Башта яшьләр үзләре белән таныштырып китсә, аннары командаларга бүленеп беренче биремне үтәделәр. Семинарга килүчеләрнең төрле яшьтә булуларына карамастан, биремнәргә бик җитди карадылар, җаваплар да кызыклы иде. Бу яшьләр районыбызның төрле оешмаларында, предприятиеләрендә эшлиләр, араларында китапханә, мәдәният йортлары, почта, балалар бакчалары, медицина, социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре, укытучылар, «Кама Беконы», «Чаллы-Бройлер» эшчәннәре бар иде.
Командаларга бүленеп, беренче биремне уңышлы гына башкарып чыкканнан соң, сүзне республиканың Аграр яшьләр советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева алды. Ул кыскача гына оешманың эшчәнлегенә тукталды.
- Республика Аграр яшьләр оешмасы инде өченче елын эшли. Шушы вакыт эчендә инициативалы, максатчан кешеләр белән без күптөрле проектлар уйлап таптык, аларны тормышка ашырдык. Яшь кеше һәрвакыт хәрәкәттә булырга, үзе өстендә эшләргә, яңалыкларга омтылырга, төрле хыяллар белән янып йөрергә, аларны тормышка ашырырга омтылырга тиеш. Безнең оешма исә шундый яшьләрне берләштерә дә, - диде Руфия Рәфкатовна.
Аннары Руфия Мөхәммәдиева яшьләр белән кызыклы әңгәмә оештырып җибәрде, аларны кызыксындыра торган актуаль мәсьәләләрне күтәрде, шуңа күрә сораулар да күп булды. Ул аларга рәхәтләнеп җавап бирде. Яшьләр эшмәкәрлек турында да сүз алып бардылар. Мондый очрашулар кирәк. Киңәшләшеп эшләргә, яңа проектлар уйлап табарга, аларны тормышка ашыру юлларын бергәләп уйлашырга мөмкинлек бирә ул.
ТРның Аграр яшьләр оешмасы рәисе киңәшчесе Илмира Сабирҗанова башка районнарда яшәгән һәм мавыктыргыч эш алып барган яшьләр турында сөйләде. Аеруча да 2011 елның ноябрь аенда үткәрелгән форумга тукталды һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән эшмәкәрләр турында мисаллар китерде.
Авылларда социаль проектны ничек тормышка ашырырга? Аның нигезендә нәрсә ята? Бу сорауларга җавапларны яшьләр тренер Ксения Спирдонова белән бергәләп эзләделәр.
- Һәрбер проект алты мөһим факторны тәшкил итә. Ул - исем, максат, бурычлар, проект нигезе яки аның эчтәлеге, нәтиҗәләр һәм акча мәсьәләсе яисә бюджет. Әлеге күрсәткечләргә таянып, кызыклы һәм социаль яктан әһәмиятле проект уйлап тапкан очракта, зур уңышларга ирешеп була. Монда, билгеле инде, уртак иҗади хезмәт, тәҗрибә уртаклашуның роле зур, һәм бик нык теләк булуы кирәк, - диде Ксения Александровна.
Аннан соң яшьләр, шушы факторларга нигезләнеп, үз проектларын уйлап табарга тиеш иде. Бу көнне нинди генә проектлар тәкъдим ителмәде! Алар арасында экология темасы да, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә багышланганы да, аларның буш вакытларын дөрес оештыра белүе дә, балалар почмагын төзү турындагы проектлар да бар иде. Казан кунаклары барысын да бик югары бәяләделәр һәм аларның киләчәге бар дип белдерделәр.
Әлеге очрашу ахырында муниципаль районының Аграр яшьләр оешмасы рәисе дә сайланды. Әлеге вазыйфаны Яңа поселогы мәктәбендә физкультура фәнен укытучы, моннан тыш, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли торган Анатолий Егоров башкарачак.
- Мине рәис итеп сайлаганнар икән, миңа зур өметләр баглыйлар дигән сүз. Бергә эшләрбез, тырышырбыз дигән теләктә калам. Без, район яшьләре, бер йодрыкка берләшергә тиеш. Бергә булганда гына уңышларга ирешеп була, ярдәмләшеп яшик, - диде Анатолий Михайлович.
Нет комментариев