Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Прокуратура юл хәрәкәте законнарын бозуларны тикшерде

Юл кырыйларында урнашкан хезмәт күрсәтү объектларын эксплуатацияләү барышында юл хәрәкәте иминлеге законнарын бозу фактлары буенча ТР ЭЭМ Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсенә мөрәҗәгатьләр эзеннән район прокуратурасы объектларны тикшерде.

Региональ дәрәҗәдә гомуми кулланудагы Чаллы-Сарман трассасы юл кырыена урнашкан И. З. Йосыпов шәхси предприятиесенә караган "Юсил" ягулык салу станциясе һәм федераль дәрәҗәдә гомуми кулланудагы "Волга М-7" трассасының Тукай муниципаль районы территориясендәге юл кырыена урнашкан Р. Р. Гаязов шәхси предприятиесенә караган "Экспресс" кибете тикшерелде.

Тикшерүләр барышында 10.12.1995 елда кабул ителгән "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы 196нчы Федераль законны, шулай ук Җир законын бозуның күпләгән очраклары ачылды.

Тикшерүләрнең нәтиҗәсе буларак, район прокурорының Р.Р. Гаязов шәхси предприятиесеннән "Экспресс" кибетенә кадәр территорияне үз эченә алган юл кырые полосасын техник паспортта күрсәтелгән беренчел халәтенә кайтартуны таләп иткән дәгъва гаризасы район судына юнәлтелде.

Реклама

Район судының 2012 елның 29 февралендә чыгарган карары нигезендә прокурорның дәгъва-таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Район прокуроры шулай ук И. З. Йосыпов шәхси предприятиесенең юл хәрәкәте иминлеген бозуны төзәтүгә битарафлык күрсәтүен законсыз дип танырга, ягулык салу станциясе урнашкан урында юл хәрәкәтен оештыру буенча проект (алдан ТР ЭЭМ ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесе белән килешеп) төзергә, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге законын бозуларны төзәткәнче ягулык салу станциясе эшчәнлеген туктатып торырга дигән таләпләр язылган дәгъва гариза белән район судына мөрәҗәгать итте.

Район судының 2012 елның 14 мартында чыгарган карары нигезендә район прокурорының дәгъва-таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе

2
X