Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәт хакын вакытында алмасаң...

Район прокуратурасы узган елда үз эшчәнлегендә район предприятиеләре, учреждениеләрендә, муниципаль районда теркәлгән башка оешмаларда хезмәт турындагы законның хезмәт хакын вакытында түләүгә кагылган өлешенең ничек үтәлүенә җитди игътибар бирде. Үткәрелгән тикшерүләр вакытында 989 закон бозу очрагы ачылды. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алуга булган хокукларын бозуны булдырмауны таләп иткән 20 тәкъдим кертелде....

Район прокуратурасы узган елда үз эшчәнлегендә район предприятиеләре, учреждениеләрендә, муниципаль районда теркәлгән башка оешмаларда хезмәт турындагы законның хезмәт хакын вакытында түләүгә кагылган өлешенең ничек үтәлүенә җитди игътибар бирде. Үткәрелгән тикшерүләр вакытында 989 закон бозу очрагы ачылды. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алуга булган хокукларын бозуны булдырмауны таләп иткән 20 тәкъдим кертелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча 21 гаепле хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 15 вазыйфаи затка хезмәт хакын түләү срокларын бозган өчен административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 5.27 маддәсенең 1нче өлешендә каралганча, прокурор карарлары буенча штраф салынды, район судына эшләүчеләрнең хокукларын яклап, барлыгы 1037 мең сумлык хезмәт хакын юллап алу турында 954 гариза җибәрелде, суд аларның барысын да канәгатьләндерде. Район прокуратурасы үткәргән тикшерүләр барышында түбәндәге оешмаларда әлеге законны тупас бозу очраклары ачылды: "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, "Чаллы яшелчәсе", "Кама" агрофирмасы. Шулай ук "ЧМУС-2", "Татсантехмонтаж", "Продукты от Солодова", ПФФ АиН", "ОРТ", "Круиз", "Трубопроводстрой", "ФинАгроТрейд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә, СНП "Бриз" оешмасында, Л. Шәмсетдинованың шәхси предприятиесендә дә хезмәткәрләргә эш хакы түләү сроклары бозыла.

Әлеге юнәлештәге эш 2013 елда да дәвам итәчәк. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында һәм тулы күләмдә алу хокукларының үтәлеше - район прокуроры контролендә.

Эш хакы түләнмәгән яки вакытында бирелмәгән очракта, түбәндәге адрес буенча район прокуратурасына хәбәр итәргә мөмкин: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 52 нче йорт, (ГЭС бистәсе, 8/4 йорты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун хокук тђртибе канун џђм хокук тђртибе хезмђт хакы