Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Эш өчен вакытында түләнергә тиеш

Предприятие һәм оешмаларда хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләү буенча законнарның үтәлешен район прокуратурасы һәрдаим контрольдә тота. Узган ел районда бу рәвешле закон бозуның 989 очрагы теркәлде. Граҗданнарның хокукларын бозмауны таләп итеп 20 мөрәҗәгать төзелде. Гаепле булган 21 хезмәткәр - дисциплинар җаваплылыкка, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 1...

Предприятие һәм оешмаларда хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләү буенча законнарның үтәлешен район прокуратурасы һәрдаим контрольдә тота.

Узган ел районда бу рәвешле закон бозуның 989 очрагы теркәлде. Граҗданнарның хокукларын бозмауны таләп итеп 20 мөрәҗәгать төзелде. Гаепле булган 21 хезмәткәр - дисциплинар җаваплылыкка, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 1 өлеше буенча, прокурор карары нигезендә, вазыйфаи 15 зат штрафка тартылды. Хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү йөзеннән, гомуми 10327 мең сум күләмдә акча түләүне сорап район судына 954 дәгъва гаризасы җибәрелде. Гаризалар суд тарафыннан канәгатьләндерелде.

Аеруча зур җитешсезлекләр "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Кама" агрофирмаларында, "Чаллы яшелчәсе" җәмгыятендә ачыкланды. Шулай ук "ЧМУС-2 Татсантехмонтаж", "Продукты от Солодова", ПСФ "АиН", "ОРТ", "Круиз", "Трубопроводстрой", "Бриз", "ФинАгроТрейд" җәмгыятьләрендә хезмәт хакының вакытында түләнмәве, шәхси эшмәкәр Л.Шәмсетдинованың да бу яктан законны үтәмәве билгеле булды.

2013 елда да бу юнәлештә эш дәвам итә. Хезмәт хакының вакытында бирелмәве буенча дәгъвалары булган гражданнар Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52нче йорт (ГЭС бист., 8/4 йорты) адресы буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун канун џђм хокук тђртибе эш хакы зарплата