Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Экстремистларның активлыгы кимеми

Экстремизм - бүгенге җәмгыяттә иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе. Террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепләре булмаган бик күпләрнең гомере өзелә. Соңгы елларда Идел буе регионында ислам экстремистик төркемнәре үз эшчәнлекләрен көчәйтте. Әлеге төркемнәрнең үз карашларын яшьләр арасында таратуы аеруча куркыныч тудыра. Бу җәһәттән, районда яшәүчеләрдән, аеруча яшьләрдән, дини-экстремистик чакыруларга...

Экстремизм - бүгенге җәмгыяттә иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе. Террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепләре булмаган бик күпләрнең гомере өзелә. Соңгы елларда Идел буе регионында ислам экстремистик төркемнәре үз эшчәнлекләрен көчәйтте. Әлеге төркемнәрнең үз карашларын яшьләр арасында таратуы аеруча куркыныч тудыра.

Бу җәһәттән, районда яшәүчеләрдән, аеруча яшьләрдән, дини-экстремистик чакыруларга бирелмәүләрен сорыйсы һәм мондый оешмаларда катнашучыларга карата законда каралган җаваплылыкны искә төшереп үтәсе килә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.28 маддәсе нигезендә, туктату турында карар кабул ителгән эшчәнлекне оештырган яисә дини, я булмаса җәмәгать берләшмәсендә катнашкан гражданнар 500 сумнан 2000 сумга кадәр штрафка тартыла.

Федераль исемлеккә кергән экстремистик материалларны әзерләгән (күчермәсен ясау да керә), саклаган, тараткан өчен әлеге Кодексның 20.29 маддәсе буенча 1000 сумнан 3000 сумга кадәр штрафка тарту яисә материалларны һәм аларны әзерләү өчен кулланылган җайланмаларны конфискацияләп 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү яный. Әлбәттә инде, экстремистик характердагы аерата җитди хокук бозулар өчен җинаять җаваплылыгы һәм иректән мәхрүм ителү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун. хокук. җәмәгать тәртибе канун канун џђм хокук тђртибе экстремизм