Гаеплеләр иректә дә үз җәзасын ала
Җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша узган ел 248 хөкем ителгән кеше үткән. 2011 елда бу сан 277 булган, 2010да - 306. Хокук бозучыларның 140ы былтыр инспекциягә исәпкә куелган, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Әлеге саннарны редакциягә филиалның җитәкчесе Рамис Бегишев хәбәр итте. Әлеге инспекциядә исәптә торучылар районның һәр...
Җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша узган ел 248 хөкем ителгән кеше үткән. 2011 елда бу сан 277 булган, 2010да - 306. Хокук бозучыларның 140ы былтыр инспекциягә исәпкә куелган, алар арасында балигъ булмаганнар да бар. Әлеге саннарны редакциягә филиалның җитәкчесе Рамис Бегишев хәбәр итте.
Әлеге инспекциядә исәптә торучылар районның һәр авылында диярлек бар. Андыйларның иң күбе Круглое Поледа - 15 кеше. Бу җирле пункттан хөкем ителгәннәр арасында 5 хатын-кыз да бар. 15 кешенең 10ысы ике яки аннан да да күбрәк тапкыр хөкемгә тартылган. Бәткедән - 12, Татарстан поселогыннан - 11, Бикләннән 4 кеше инспекциядә исәптә тора. Алар кылган җинаять төрләренә килгәндә исә, урлау очраклары күп, алимент түләмәүчеләр дә шушы исәптә, законсыз рәвештә наркотик матдәләр җитештергән, аларны саклаган, тараткан өчен дә 7 кеше җаваплылыкка тартылган, кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен хөкем ителүчеләр шактый. Шартлы хөкемгә тартылган 4 кеше, инспекция куйган таләпләрне үтәмичә, иректән мәхрүм ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 11:20Юристка сорау бирегез Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.1800
-
3 март 2021 - 10:55Коррупциягә каршы Татарстанда 2020 ел дәвамында коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. Ришвәтчеләр барлыгы 400 млн сумнан артык зыян китергән. Бу турыда республика коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.3200
-
3 март 2021 - 10:36Районның туристик командаларының традицион 3 слеты узды Кышкы чаңгы туризмының комплекслы-катнаш маршруты сынау булды.3400
-
3 март 2021 - 10:00Прививка ясау дәвам итә Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.3800
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.7800
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.10900
-
2 март 2021 - 09:34Равил Шәрәфиев: Мин сатылмадым Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевнең тормыш кагыйдәләре.9000
-
2 март 2021 - 08:26Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта Әстерхан чикләвегегезнең кан составын яхшыртуын һәм аны яшәртүен ачыклаганнар. Моннан тыш, әлегечикләвек кан тамырлары тышчасын ныгытып, кан басымын нормада тотуга ярдәм итә. Әлеге продукт йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм тамырларда төерчекләр хасил булуны кисәтә.7000
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12900
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.20700
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.23300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.27900
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.3100
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!12900
-
28 февраль 2021 - 12:05Баш агроном Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.11400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика