Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рамазан ае тәмам

Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач, анда яшәүче кешеләрнең ике бәйрәме булуын белгән. Бәйрәм көннәрендә алар биеп, уйнап күңел ачалар икән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм моны күргәч: “Аллаһ бу ике бәйрәм урынына алардан хәерлерәген – гайдел-фитыр, ягъни Рамазан гаете һәм гайдел-әзха, ягъни Корбан гаете көннәрен билгеләде”, – дигән. Шул рәвешле, сәгадәт гасырыннан – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм яшәгән чордан башлап, бөтен Ислам дөньясында ел саен ике зур дини бәйрәм билгеләп үтелә.
Рамазан шәрифтә нинди генә мәшәкать булмасын, Аллаһка тәвәккәл кылып, Раббыбызга тапшырып уразаны калдырмадык, әлхәмдүлилләһ. Ахшам намазына чакырып азан әйтелү белән дога кылдык һәм намаз укыдык, ифтар белән хушландык. Бәгъзеләр ифтар ашы уздырып мохтаҗларны, ятимнәрне сөендерү бәхетен татыды. Тәкъвалар тәравих намазларына саф-саф булып бастылар һәм Аллаһ хозурында рөкугъка иелделәр, сәҗдәгә киттеләр, субхәәнАллаһ. Болар барысы да Аллаһ Тәгаләгә итагать итүне, тәкъвалыкны күрсәтә. Ошбу гамәл-гыйбадәтләребезне Аллаһ кабул итсен! Әмииин.
Мөселманнар рамазан шәрифтә кул-аякларын, телләрен, күзләрен, колакларын хәрамнән аеруча нык тыйдылар. Бу гамәл-гыйбадәтләрнең иң күңелле мизгелләре – гает бәйрәме. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык, күршелек, дуслык хисләре аеруча нык беленә. Балалар ата-ана янына кайта, туган-тумача хәл белешә, күрешә. Еракта яшәгән туганнарны рамазан гаете белән котлап телефоннан шалтырату да күркәм эш. Телефоннан шалтыратып, ураза тоткан туган-тумачаны, дус-ишне котлау ул – инсаннарны ихтирам итү белән беррәттән, олы бәйрәмне – Гаетне дә хөрмәтләү була. 
Рамазан гаетендә мохтаҗларның, ятимнәрнең, ире булмаган ханымнарның тормышларын җиңеләйтү өчен матди ярдәм итү аеруча саваплы гамәл. 
Гает – сөенеч, шатлык һәм әдәп кысаларында күңел ачу көне. 
Рамазан гаете көнендә, мөмкинлеге булган һәрбер мөселман иртүк йокыдан торып пакьләнергә, чиста һәм матур итеп киенеп мәчеткә барырга тиеш. Аллаһ йортына – мәчеткә барганда ашыкмыйча, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда барганда Аллаһ Тәгаләне зикер итеп, ягъни искә алып бару бик күркәм гамәл. Ирләр мәчеткә тәкъбир әйтеп баралар. Бәйрәм намазына балаларны алып бару – яшь буынны Исламга өндәү ул.
Гает бәйрәмендә беренче тапкыр намазга баскан инсанга карата  аеруча игътибарлы булып, аларны якты чырай белән сәламлик, сораулары булса җавап биреп, аңламаган нәрсәләрен аңлатыйк.
Гает намазы укып, бәйрәм хотбәсе тыңлап, дога кылганнан соң мәчетләрдә, өйләрдә бәйрәм ашлары уздырыла. Гает табынын безнең халык аеруча яратып әзерли. Хәләл азыклардан әзерләнгән милли ризыклар белән табыннар тула, әлхәмдүлилләһ. Аллаһ Тәгалә биргән ризыклар хәерле-бәрәкәтле булсын өчен ятимнәрне, толларны, мохтаҗларны сыйларга онытмыйк. 
Гает алдыннан мохтаҗлар да бәйрәм рухын сизсен, бәйрәм табыны кора алсын өчен, сәдакаларны мул бирү күркәм гамәлләрдән санала. Хакыйкый мөселман юмарт, киң күңелле була.
Матди яктан яхшы тәэмин ителгән тәкъва мөслим үә мөслимәләр мохтаҗларга акчалата ярдәм итүне үзләренең бурычы итеп саныйлар. 
Елына бер килә торган рамазан гаетен һәр мөселман тиешле дәрәҗәдә бәйрәм итә алсын өчен аңа алдан ук хәстәрләнү кирәк. Ягъни хәер-сәдакаларны, сәдакага лаек кешеләргә, бәйрәм көненә кадәр үк, ягъни бераз алданрак бирү яхшы була.
Юмарт булыйк. Бездә булган һәртөрле нигъмәт –  Аллаһ Тәгалә биргән бүләк ул. Ятимнәрне, мохтаҗларны ашату-эчертү Коръәндә мактала һәм андый изгелек кылган кешеләргә хисап көнендә әҗер-саваплары булышлык итәчәге хакында әйтелә. Болар барысы да Аллаһның хикмәте. Аллаһ – Ганиййун Кәрим, ягъни Юмарт Хуҗа. Әгәр теләсә, бөтен мохтаҗларны да туендыра ала. Ләкин бу дөнья – сынау, имтихан йорты. Аллаһ байларны сыный, байларның мохтаҗларга карата шәфкатьлелек, юмартлык күрсәтүләрен тели.  
Шунысын да онытмыйк, кайбер мохтаҗ кешеләр оялу сәбәпле кешедән берни дә сорамыйлар. Тыйнак, оялчан мохтаҗларны барлау, аларны өлешсез калдырмау өчен мөслим үә мөслимәләр аеруча игътибарлы булырга тиешләр.
Мөслим үә мөслимәләр мөселман дөньясында булган ике олы бәйрәмне – Рамазан гаете белән Корбан гаетен әзерләнеп, көтеп алалар. Каралты-кура тирәсен, өйне җыештыру, тәртипкә салу, гает алдыннан тәнне пакьләү, мөмкинлек булса яңа, матур киемнәр киеп гает намазына бару – халкыбызда элек-электән яшәп килә торган матур гадәт. Мөслимәләр гает намазыннан кайтучы ирләрен бәйрәм табыны әзерләп каршы алалар. Бу яхшы гадәтне буыннан-буынга тапшыра килик. 
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: “Рамазан аенда һәм аннан соң шәүвәлдә алты көн ураза тотучы бер гасыр ураза тоткан кебек санала”, – дигән. Шушы олы нигъмәткә шөкер итеп, Раббыбызның савапларына өмет баглап, мөселманнар Рамазан тәмамлангач та изге гамәл-гыйбадәтләрне дәвам итәләр. 
Ярлыкау һәм мөкяфәт, әҗер-савап казану көннәре – изге Рамазанны биргән,  инсанны Рамазан галиҗәнаб белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбызны әйтеп, Исламны, Коръәнне кешелеккә аңлатып җиткерүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләребезне әйтеп, ел буе көтеп алган Рамазан белән саубуллашабыз. Рамазанны: “Рамазан әлвидагъ, хуш-сау бул!” – дип озатабыз. 

Зәрия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев