Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Көтеп алган Корбан гаетенә килеп җиттек, әлхәмдүлилләһ. Шушы изге бәйрәмгә ирешүебез белән барлык мөэмин-мөэминәләрне тәбрик итәм. Корбан бәйрәме – ул башкалар турында да кайгыртуны күрсәткән гамәли бәйрәм. Корбан чалу – Аллаһка якынаю – үзеңне, гаиләңне кайгырту белән беррәттән, янәшәңдә, тирә-ягыңда булган кешеләрне сөендерү дә ул.

Корбан гаете иманнарыбызны, ниятләребезне, эш-гамәлләребезне пакьләндерергә, бер-беребезне гафу итәргә һәм изгелекләр кылырга сәбәпче булган олугъ бәйрәм. Адәм баласы хаталы-гөнаһлы, шул кимчелекләребездән арынырга, тәүбә итәргә һәм Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышыйк. Чалган корбан итләре, күчтәнәчләребез һәм бүләкләребез белән мохтаҗларны, ятимнәрне, мескеннәрне сөендерик!
Аллаһ Тәгалә гөнаһларыбызны кичереп, кылган гыйбадәтләребезне: укыган намазларыбызны, кылган хаҗларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, чалган корбаннарыбызны – барлык изгелекләребезне кабул итсә иде!

Корбан гаете иманнарыбыз куәтләнүгә сәбәпче булсын!
Районның имам-мөхтәсибе 
Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев