Якты юл
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем,  әссәләмүгәләйкә вә рәхмәтуллаһү вә бәракәтүһү!

    Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем,  әссәләмүгәләйкә вә рәхмәтуллаһү вә бәракәтүһү!

    Менә тагын бер изге ай – Рамазан ае җитте. Барча мөэминнәргә бу айда ураза тоту фарыз кылынды. 
    Ураза кешене нәфес теләкләрен тыярга өйрәтә һәм нәфес колына әйләнүдән коткара. Димәк, ураза кешеләрне җәзалау өчен йөкләнмәгән һәм ул адәм баласы үти алмаслык авыр гамәл дә түгел. 
    Ураза вакытында кеше тыелырга тиеш булган нәрсәләр – ашау-эчү һәм җенси якынлык. Болар авыз ачкач рөхсәт ителә. Димәк, ураза тоту белән табигый ихтыяҗлар инкяр ителми. Ялган, гайбәт һәм кешеләргә зыян китерүдән тыелып тору да уразага керә.
    Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Аллаһының әҗер-савапларын өмет итеп, Рамазан аенда ураза тотучының үткәндәге барлык гөнаһлары гафу ителәчәк.»
    Ләкин берәү гамәлен матди файдасы өчен дип кылса, Аллаһ аннан ул гамәлне кабул кылмас. Һәрбер гамәл фәкать Аллаһ ризалыгы өчен кылынырга тиеш. 
    Ураза тоткан кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә. Сусау, ачлык авырлыгын татып фәкыйрь мескеннәрне искә төшерә. Нәтиҗәдә аның күңелендә шәфкать, мәрхәмәт хисе уяна. Без үзебезгә бирелгән нигъмәтләрнең ләззәтен алардан тыелмыйча торып белмибез. Ләкин: «Әгәр бер кеше ялган сөйләүдән һәм ялган белән гамәл кылудан туктамаса, Аллаһы Тәгалә каршында аның ашамый-эчми торуыннан файда юк», – дигән пәйгамбәребез с.г.в. 
    Уразада чакта онытылып китеп, нәрсәдер капсаң, нәрсәдер ашап куйсаң, яки эчеп куйсаң, уразам бозылды дип уйларга ярамый. Тиз генә (искә төшүгә) авызны чайкап уразаны дәвам итәргә кирәк.
    Рамазан аенда аеруча игътибар белән билгеләнеп үтә торган көннәр бар. Айның 21нче көне Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Рәсүлебез с.г.в. 12 мең гаскәр белән Мәккә-и-Мөкәрәмәне кәферләр кулыннан азат итә, кыйблабыз кәгъбәдән сыннарны, потларны чыгара. Шулай ук Рамазан аенда пәйгамбәребезгә Коръән иңә башлады.

    Уразаның фарызлары:
    1. Ният кылу;
    2. Ашау-эчүдән тыелу;
    3. Җенси якынлыктан тыелу;

    Уразадагы кешегә шушы эшләр сөннәттер:
    1. Таң атканчы сәхәр ашау;
    2. Ураза тоту белән нәфесне гөнаһ эшләрдән тыю;
    3. Буш вакытларда Коръән уку – чөнки бу Коръән ае да;
    4. Кояш баткач, ифтар кылу (авыз ачу).

    Уразада булган кешегә түбәндәге эшләр гөнаһтыр:
    1. Файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү;
    2. Мунчага кереп озаклап утыру;
    3. Суга чумып коену;
    4. Чәер чәйнәү;
    5. Бер нәрсәгә телеңне тидереп, татып карау;
    6. Үбешү;
    7. Ифтар кылмыйча ике көн рәттән ураза тоту;
    8. Авыруы артачагын белә торып, ураза тоту;
    9. Гөнаһ эшләр кылу.

    Уразадагы кешегә түбәндәге эшләр дөрес:
    1. Сатып алыначак малны татып карау;
    2. Балага азык чәйнәп бирү;
    3. Күзгә сөрмә тарту;
    4. Тешләрне пакьләү;
    5. Кан алдыру;
    6. Сөлек салдыру;
    7. Мунчага кереп аягүрә тирләп чыгу;
    8. Сабын белән юыну;
    9. Госел алу.

    Ураза икәнлеген истә тоткан хәлдә уразаны бозучы гамәлләр:

    1. Борчак кадәр генә булса да бер тәгам, йә дару йоту;
    2. Бер тамчы булса да су яки дару йоту;
    3. Якынлык кылу.


    Рамазан ае:

    1. Шатлык ае;
    2. Бәракәт ае – ризыкларыбыз бәракәтле, гамәлләребезгә карата әҗер-савап күп була торган ай;
    3. Уңыш ае – бер изгелеккә 1000 изгелек языла торган ай;
    4. Сугыш ае – явыз нәфесләребез белән сугышып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә торан ай. 
    5. Котылу ае – бозыклардан тыелып, Аллаһы Тәгаләнең ут газабыннан котыла торган ай. 
    6. Догалар кабул була торган ай. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Сезнең догаларыгызны кабул итүдә һәрвакыт сезгә якынмын».
    7. Сәламәтлек ае – тәннәребезне ачлык белән дәвалап, рухларыбызны Аллаһының боерыгын үтәп, явыз нәфесебезне җиңеп, Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләдән югары җәннәтен көтәбез – насыйп итсә иде.

    Рамазан аеның соңгы 10нчы көнендә бер так кичә – Кадер кичәсе бар. Ул кичә аяз булыр, бик артык суык, йә эссе булмас, җил исмәс, тын, нурлы булыр. Кадер кичәсе шартлы рәвештә Рамазанның 27нче кичәсендә билгеләнеп үтелә. Бу кичне нәфел намазлары уку бик саваплы. Намаздан соң 70 мәртәбә «Әстәгүфируллаһ» дип әйтсәк, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтле мизгеле булып, безнең гөнаһларыбызны гафу итәр, тәүбәләребезне кабул кылыр. 
    «Кадер кичәсендә ничек итеп дога кылу әйбәт була?»– дигәч, пәйгамбәребез с.г.в. шушы доганы әйтеп калдырган: «Әллаһүммә иннәкә гәфүү үүн түхиббүлҗ-гәфүә фәгфү гәннә» – «Әй, Аллаһ! Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – безне гафу ит, гөнаһларыбызны ярлыка!» 
    Ислам дине шулкадәр хак дин ки, ул беркайчан да кешене эштән тыймый, хезмәтне гыйбадәт дип атый. Гает намазы вакытында гына эшләү ярамас. Намазны үтәдең – рәхәтләнеп эшлә. Гает вакытында эш эшлим дә малым арта дип уйлау – зур саташу. Бу хәрам. Намаз укуны дөнья шөгыле белән алыштырабыз икән – моның өчен ахирәттә газап булыр.
    Әлхәмдүлилләһи, елдан-ел ураза тотучылар саны арта бара, Раббыбыз кабул итсен, тиешле догаларыбызны, бурычларыбызны, игелекләребезне эшләргә Үзе ярдәмче булсын.
    Уразага ният сүзләрен татарча әйтергә ярый: «Иләһи, ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан аеның уразасын тотмакка, таңнан алып кояш батканга кадәр» – бу сәхәр ашагач, ашка амин иткәч укыла. Ә инде ифтар кылганнан соң, шушы дога укыла: «Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйә әфтартү фәгүфирли йәә гаффәәру, мә каддәмтү үә мә әххартү». Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да ярлыка».
    Бу айда Аллаһының кешеләргә тагын бер рәхмәте бар: кем дә кем ураза тоткан кешеләрне чакырып авыз ачтырса – аңа бик зур савап булачак. Өч кешене генә булса да чакырып авыз ачу табыны үткәрергә тырышырга кирәк. Монда Коръән укыла, ураза тоткан кешеләрнең савабы кимеми, әмма хуҗага, аның гаиләсенә – ничә кеше чакырса – шулкадәр кешенең уразасының савабы языла. Менә шундый сәгадәтле ай Рамазан! Аллаһы Тәгалә телләребезне йомшаклык, күңелләребезне пакьлек, иманнарыбызны ныклык белән баетсын; йортларыбызга муллык, әти-әниләргә түземлелек, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга да сәламәтлек, сырхауларга шифалар насыйп итсен; тәүфыйксызлыкта йөргәннәргә хак юл күрсәтсен. Сугыш афәтләреннән, бәла-казалардан, балалар хәсрәтеннән Үзе сакласын. 
    И Раббым, тоткан уразаларыбызны, гамәл-гыйбәдәтләребезне кабул итсәң иде, догаларыбызны кабул кыл. Әссәләмүгаләйкем вә рахмәтуллаһү вә бәракәтүһү.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: